12.12.2013 - Көнүзәк

Максат зурдан, ә мөмкинлекләр бармы?

10 декабрьдә Президент Рөстәм Хәмитов үткәргән республика Хөкүмәте Президиумы утырышында агымдагы елда торак төзүнең якынча йомгаклары каралды һәм 2014 елга бурычлар билгеләнде.

— Торак төзү буенча без Идел буе федераль округында алдынгылар сафында. Бүгенге көнгә 2 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылды. Узган ел белән чагыштырганда үсеш 13 процент. Сафка баскан торакның 78 проценты шәхси төзелешкә туры килә, — диде Рөстәм Хәмитов. — Бер кешегә исәпләгәндә торак белән тәэмин ителү күрсәткече ул кадәр югары түгел. Русиядә бу күрсәткеч буенча без уртада. Быел бер кешегә исәпләгәндә якынча 0,52-0,53 квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. Гамәлдә исә бер кешегә бер квадрат метр төзеп, торак белән тәэмин итү проблемасын хәл итәргә мөмкин. Ләкин сорау туа: кешеләрнең бу кадәр торак сатып алырга мөмкинлеге бармы соң?

Ихтыяҗ зур булганда торак җитмәү бәяләрнең үсүенә китерә. Бүген күпләрнең фатир сатып алу һәм йорт төзү мөмкинлеге юк. Уртача керемле кешеләр дә моңа ирешә алмый. Торак байлыкка әйләнә. Болай булырга тиеш түгел. Күпләр бер-ике ел гына түгел, ә дистә еллар тулай торакларда яши. Бик күпләренең инде оныклары бар. Бездә 90 меңгә якын кеше  торакка чиратта тора.

Рөстәм Хәмитов республикада торак белән тәэмин итү өлкәсендә күрелгән чараларга тукталды. Торак төзелешенә һәм сатып алуга чыгымнарны субси­дия­ләү буенча социаль программа гамәлгә ашырыла. Агросәнәгать комплексы, социаль өлкә, авылда яшәүче һәм эшләүче яшь белгечләр өчен социаль түләүләр торак бәясенең 70 процентына кадәр җитә. Эконом класслы торак алганда кредитларның бер өлеше субсидияләнә. Яшь гаиләләргә һәм укытучыларга ярдәм күрсәтелә. Өч һәм аннан да күбрәк, шулай ук инвалид бала тәрбияләүче 12 меңнән артык гаиләгә бушлай җир участогы бирелгән.

— Без 2011 елдан социаль торак төзи башладык. Бу юнәлештә барлык  муниципаль берәмлекләрдә дә эш бара. Узган елда 74 мең квадрат метр төзегән идек, быел исә 100 мең квадрат метр шундый торак файдалануга тапшыру планлаштырыла. “Авылны социаль үстерү”, гражданнарны авария хәлен­дәге торактан күчерү һәм йорт комплектлары бирү программаларын исәпкә алып, бу сан 210 мең квадрат метрга җитәргә тиеш. Социаль торак төзелешенә җир  участоклары ташламалы шартларда бирелә, — диде Рөстәм Зәки улы. — Торакны күбрәк төзү өчен төзелеш материаллары җитештерү тармагын үстерергә кирәк. Быел Уфада елына 30 мең кубометр тимер-бетон конструк­цияләр җитештерүгә сәләтле  “Евробетон” комбинаты эшли башлады. Тагын берничә предприятие төзү планлаш­тырыла.

Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Камил Мансуров сүзләренә караганда, быел Башкортстанда 2 миллион 470 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылачак. 2014 елда 2 миллион 640 мең квадрат метр торак төзү планлаштырыла. Октябрьский һәм Нефтекама шәһәрләрендә төзелеш темпы югары, 2012 елдагы белән чагыштырганда 155,8 һәм 148,2 процент. Иң түбән күрсәткеч Агыйдел шәһәрендә — 71,3 процент. Торак төзелеше буенча Башкортстан Русиядә алтынчы урында. Торак кредитларын бирү арта. Агымдагы елның гыйнвар-сентябрендә республика халкына 22 миллиард 642 миллион сум ипотека кредиты бирелгән. Шул ук вакытта Башкортстанда ипотека кредитларының проценты Идел буе федераль округы буенча иң югарысы – 13,1 процент. Мисал өчен, Татарстанда — 12,6, ә Ырынбур өлкәсендә 11,7 процент тәшкил итә.

Фәнүз Хәбибуллин.

* * *

“Русия гражданнарына — арзанлы һәм уңайлы торак” гомүмдәүләт проектын тормышка ашыру юлында Башкортстанда эзлекле һәм нәтиҗәле эш алып барыла, ягъни республика Хөкүмәте тарафыннан 2011-2015 елларга торак төзелешен үс­терүне стимуллаштыру про­граммасы гамәлгә ашырыла. Архитектура һәм төзелеш буенча дәүләт комитетыннан алынган мәгъ­лүматларга караганда, 2012 елда барлыгы 2,3 милллион квадрат метр торак төзелгән, бу аннан алдагы елдагыдан 10 процентка күбрәк.

Быел 44 районда һәм 6 шәһәрдә, торак төзү арткан.  Бу җәһәттән Күмертау, Сибай шәһәрләрен, Кыйгы, Учалы, Илеш, Гафури, Әбҗәлил, Туймазы, Нуриман һәм Әлшәй районнарын билгеләп үтү кирәк. Ә менә Күгәрчен, Дуван, Бәлә­бәй, Калтасы, Мәчетле, Тә­тешле, Куергазы, Баймак рай­оннары күрсәткечне ки­меткән.

2013-2018 елларда республика буенча торак төзү күләме 18 миллион квадрат метрга  җитәргә тиеш. Шул исәптән 2018 елда 3 миллион 450 мең квадрат метр булыр дип көтелә.

Торак төзү өчен 2011 елда гомум мәйданы 11 мең гектар булган  252 перспектив мәйдан билгеләнгән иде.  Бүгенге көндә аларның 56сы актив үзләш­тере­лә.

Моннан тыш, республикада анык мәйданнары, инженерлык инфраструктурасы, фи­нанслау күләме билгеләнгән 3 еллык программа эшләнгән. Уфа районында 206,3 гектарлы өч җир участогы бүленгән. Монда 170 мең квадрат метр торак тө­зеләчәк. 

Республикада халыкны авария хәлендәге йортлардан күчерү буенча да күләмле эш алып барыла. 2008-2012 ел­ларда  бу юнәлештә сигез программа гамәлгә ашырылган. 2013-2015 елларга гражданнарны авария хә­лендәге торактан күчерү буенча тагын ике программа га­мәлгә ашырылачак.

Республикада төзелеш буенча бишьеллык программа эшләнә. Торак, социаль-мәдәни һәм сәнәгать төзелеше, ин­женерлык һәм транспорт инфраструктурасы, шулай ук торак фондын һәм сәнәгать объектларын модернизацияләүне тәэмин итү максатында 2018 елга кадәр махсус программа эшләнде.

Республиканың төзелеш материаллары сәнәгате күп төрләр буенча Идел буе федераль округы субъектлары арасында иң алдынгылардан. Шул ук вакытта цемент, известь, стена материал­лары, шәхси төзелеш өчен яңа конструкцияләр җитештерүне арттырырга кирәк.

Куелган программаларны  гамәлгә ашыру 2020 елга кадәр рес­публикада яшәүче һәр кешегә 1 квадрат метр торак төзергә мөмкинлек бирәчәк. Эконом класслы торак төзү исәбенә бер квадрат метр торакның бәясе 20 процентка арзанаячак һәм үзенең торак шартларын яхшыртырга ниятләгән гаилә­ләрнең 60 проценты уңайлы торакка ия булачак.

 Ләйсән Кәшфиева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»