03.11.2010 - Көнүзәк

“Суны сатып алып эчегез!”

Мәчетле районында халык җыены үткәрергә нәрсә этәргеч биргән?

Олы Устьикинда 300дән артык кеше катнашлыгында халык җыены узды. Аны оештыручылар һәм  аларга теләктәшлек белдерүчеләр район хакимияте башлыгы һәм прокурорының үз теләкләре белән вазыйфаларыннан китүен катгый рәвештә таләп итте.

Җыенны оештыручы эшкуар Дамир Хаҗиев сүзләренә караганда, 2008 елда хакимият башлыгы Юнир Солтанов башлангычы белән районда сөт заводы оештырыла. Аның кушуы буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән сөт фәкать шушы заводка гына тапшырыла. Тик завод үз эшчеләренә — хезмәт хакын, ә хуҗалыкларга һәм хуҗалыкка тапшырылган сөт өчен акчаны, төрле сәбәпләргә сылтанып, әле булса түләми.  Нәтиҗәдә, завод бүген аларга якынча 8 миллион сум бурычлы. Зур суммаларга алданганнар исемлегендә “Ленинский”, “Родник”, “Соловьиный родник” кооперативлары, Әҗекәй, Коргат, Тимербай, Тәкә, Яңа Мөслим авыллары халкы. Алар фикеренчә, әлеге акчалар район хакимияте башлыгы кесәсенә кергән һәм аның бу гамәле җинаятькә тиң.

Былтыр Юнир Солтанов тәкъдиме һәм күзәтүе астында Свердловск өлкәсенең Первоуральск шәһәрендә ит ризыклары сату өчен “Башкирский привоз” кибете ачыла. Монда да шул ук хәл кабатлана. Ышанучан авыл халкыннан җыелган шактый итнең хакы һаман түләнмәгән.

Тир түгеп җитештергән ит-сөт өчен тиешле акчаны сорап, хуҗалык җитәкчеләре һәм халык кая гына мөрәҗәгать итмәгән: республика Прокуратурасына, Авыл хуҗалыгы министрлыгына, Дәүләт җыелышы депутатларына, хәтта Премьер-министрга! Тик аларның зарын берсе дә ишетми дә, күрми дә. Төрле югары инстанцияләрнең шушы  битарафлыгы халыкны соңгы чиккә — урамга чыгып, район башлыгы һәм прокуроры эшчәнлегеннән канәгатьсезлек белдерергә мәҗбүр иткән.

Җыенда катнашучыларның район җитәкчелегенә ризасызлыгы моның белән генә дә бетми. Мәсәлән, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре Ильяс Галимов һәм Рафаэль Әсмәндияров раславынча, район хакимияте барлык хуҗалыкларга тигез карамаган. “Үгисетелгән” хуҗалыклар  күп мәсьәләләрдә ярдәмсез калган һәм, шул сәбәпле, әллә ни алга китә алмаган. Бу җитәкчеләр район Советы депутатларының районны социаль-икътисади үстерүгә бертөрле дә йогынты ясый алмавын, аларның тик хакимият сүзен сөйләп, җитәкчеләрнең мутлашуларына күз йомып килүен ассызыклап үтте.

Шул ук Дамир Хаҗиев әйтүенчә, районда эшкуарлардан һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләрдән төрле чаралар үткәрү өчен ун мең сумга кадәр акча җыю һәм бер көнлек эш хакын тотып калу гадәткә кергән. Мондый “салымнар” ел саен берничә  тапкыр җыелган һәм алар зур сумма тәшкил иткән. Бу “мәҗбүриле-ирекле” акчаны түләүдән баш тартучыларны бизнесларыннан мәхрүм итү һәм эшләреннән куу белән куркытканнар. Җыелган акчаның нинди максатта сарыф ителүе хакында хакимият халык алдында җавап бирмәгән.

Пенсионерка Лена Ганиева да әлеге сөт заводында эшләп, хезмәт хакы алмаган. Шуңа аның район хакимиятенә дәгъвалары күп булды. Әйтик, район мәктәпләрендә югары белемле яшь укытучыларга эш урыннары, гаилә корып, яшәү өчен фатирлар юк. Шул ук вакытта хакимият башлыгы күп белгечләрне читтән китертә, аларга фатирлар, яки  торак субсидияләре тарата. Гомумән, әлеге җыенда, районда торак субсидияләрен түрәләр арасында үзара бүлешеп алу, мохтаҗ булмасалар да, аларны балаларына, таныш-белешләренә тарату киң колач алган, дип сөйләүчеләр күп булды.

Җаваплылыгы чикләнгән “Строитель” унитар предприятиесе директоры Владимир Топычканов та Мәчетледә төзелеш комплексының юкка чыгуында район хакимиятен гаепләде. Хакимият башлыгы алып барган махсус сәясәт нәтиҗәсендә тимер-бетон заводы банкротка әйләндерелә һәм милке арзан хакка сатыла, кирпеч заводы читләр кулына күчә. “Сельхозхимия” оешмасы да тезләндерелә, аның транспорты, жиһазлары “эреп”, билгесез кешеләр кесәсенә акча булып чума. Нәтиҗәдә, берничә йөз кеше эшсез кала.

Аның каравы, хакимият башлыгы район үзәген, бигрәк тә хакимият бинасы  тирәсен  төзекләндерү, заманча төс кертү өчен байтак көч, чыгымнар сала. Шул ук вакытта, авылның күпчелек урамнары, аның “промзона” дип аталган өлеше игътибарсыз кала. Юллар бөтенләй каралмый, алар чокыр-чакырга әйләнеп бетте. Промзонада яшәүчеләр ничәмә еллар эчәр суга интегә. Аларның күп вакытлары башка урамнардан,  чишмәләрдән, хәтта күрше авыллардан су ташып үтә. Халык су проблемасы буенча хакимият башлыгына күп тапкырлар мөрәҗәгать итә, тик... “Сатып алыгыз да эчегез”, дигән җавап ишетә.

Энергетиклар урамында да эшләр яхшыдан түгел икән. Биредә яшәүчеләр электр энергиясенең түбән вольтлы булуыннан даими зыян күрә. Алар борчылулары белән хакимияткә килгәч, башлык аларга үзара акча җыеп, үз проблемаларын үзләре хәл итәргә кушкан.  Шулар хакында җыенда Мөршидә Заһидуллина һәм  Данил Закиров ачынып сөйләделәр.

Җыенда чыгыш ясаучылар район авылларында сугыш ветераннарына тиешле ярдәм булмавын, кулайлаштырабыз дип күп мәктәпләрнең ябылуын, шул сәбәпле тәҗрибәле укытучыларның кыскартылуын, тугыз авылны хезмәтләндерүче Әләгәз участок дәваханәсенең  стационар режимда эшләүдән туктатылуын, шулай ук үзәк дәваханәдәге  җитешсезлекләрне дә искә алып үтте. Бөтен республикага билгеле “Карагай” шифаханәсе дә (аның директоры — хакимият башлыгының хатыны)  тәнкыйтьтән читтә калмады. Пенсионерка Наилә Сираҗиева район эшчәннәре өчен төзелгән бу дәвалау учреждениесенең урындагы халыкка ташламалар булдырмавы өчен хакимият башлыгын тәнкыйть утына тотты.

Гомумән, Олы Устьикиндагы халык җыены күп “кайнар” мәсьәләләр күтәрсә дә, тыныч һәм эшлекле узды. Анда республика Президенты Рөстәм Хәмитовка мөрәҗәгать кабул ителде һәм район Советына район хакимияте башлыгының вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында референдум үткәрүне таләп итеп имзалар җыелды.

Фуат Галәветдинов.

Мәчетле районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»