07.04.2011 - Көнүзәк

Американы куып җитү ай-һай

Авылда проблемалар беркайчан да кимемәде. Минемчә, аларның нигезендә нәкъ шул халыкның күмәк булмавы, битарафлыгы ята да инде. Битарафлык белән колхозлар таралуын, җитәкчеләрнең урлашуын күзәттек. Малына ризык таба алмаганда да крестьян түрә алдына баруны файдасыз дип кабул итте. Хәтерегездәме икән, Ельцин хакимлек иткән чорда илнең финанс министры Федоров парламентта шундый белдерү ясады: “Русиянең авыл хуҗалыгы гомер буе зыянга эшли. Шунлыктан аңа ярдәм итүне туктатып, төп байлыгыбыз булган нефть, газ, күмер, металл сатып, азык-төлекне читтән кертү дөрес булачак”. Җавапсызлык белән әйтелгән сүзләргә аңлатма бирү артык. Гомумән, ул чорда авыл хуҗалыгына “аллергия” булган илдә аның терелүенә өмет аз иде. Сәясмәннәр арасында авыл хуҗалыгына ниндидер яңалык кертергә омтылучылар күп түгел. Столыпин һәм Хрущевлар шулар исәбендә. Әлбәттә, аларга бәя бирү бертөрле генә түгел. Монысы минем шәхси фикер.

Милли тәкәбберлек белән чирләгән кайбер җитәкчеләребездән аермалы буларак, Никита Хрущев үз вакытында Америкадан үрнәк алырга чакырды. АКШтагы билгеле фермер Росуэлл Гарст белән дуслык элемтәсе булдыруга, әлбәттә, каршы кешеләр дә аз түгел иде.

1959 елда Америкага баргач Гарстның хуҗалыгы белән якыннан таныша Хрущев. Исеме билгеле бу фермерның җир биләмәләре генә ике мең гектардан артып китә. Ул 3 мең баш сыер малы, 2,5 мең дуңгыз һәм өч миллион тавык асрый. Җирне нәтиҗәле файдалануы зур табыш бирә.

Шөгыленең берничә юнәлештә булуның сере дә бик гади. Елы елга туры килми, кайсыдыр тармак зыянга эшли. Югалтуларны төшемле тармак каплый, ди фермер.

Гарст селекция эше белән дә уңышлы шөгыльләнә. Кукуруз гибридлары булдырып, аларны башка фермерларга сату әйбәт төшем бирә. Америка фермеры үз эшендәге серләрне Совет белгечләре белән уртаклашырга әзер булуын белдерә.

“Агроном җибәрсәгез, ул кукуруз гибридларын үстерергә өйрәнер. Зоотехник килсә, иткә симертелүче мал үрчетү серләренә төшенер. Совет биохимиклары өчен дә яңалыклар бар. Механизаторыгыз минем улым белән фермада эшләп, ничек итеп 100 гектарлы кукуруз мәйданында бер генә кеше эшли алуына өйрәнер. Әнә, минем 800 гектарлы кукуруз плантациясендә нибары 6 кеше эшли”, — дип мөрәҗәгать итә фермер Совет иле җитәкчесенә...

Колхоз кирәкми, авылга фермерлар хуҗа булырга тиеш, киләчәк алар кулында, диләр бүгенге икътисадчылар. Күрәсез, фермерлар хәрәкәте АКШта гасырлар дәвамында үсә, камилләшә. Безнең халык мондый үзгәрешләргә әзерме? 20 ел элек фермерлык хәрәкәтенә юл ачылды. Дәүләт ярдәм итте. Дөрес, барысы да аягында басып тора алмады. АКШ үрнәгендә чын мәгънәсендә агрокультурага ирешү өчен зур күләмле — меңнәрчә гектарлы җиргә хуҗа, меңнәрчә баш мал асрауга сәләтле хуҗалыклар кирәк. Ә без һаман да моннан бер гасыр элек булган аерым хуҗалыклар (единоличник) системасына өстенлек бирәбез. Авылларны мондый алым белән терелтергә тырышуның файдасы булырмы соң?

Мәсгуть ГАЛИМОВ.

Туймазы районы,

Гафур авылы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»