07.04.2011 - Көнүзәк

Җирдән нәтиҗәле файдаланабызмы?

Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитетының җир сәясәте буенча комиссиясенең март ахырында үткән киңәйтелгән утырышы авыл халкы гына түгел, республикада яшәүчеләрнең барысы өчен дә аеруча мөһим булган шушы темага багышланды. Илебездә дәүләт власте органнары инициативасы белән, җәмгыятьнең фикерен исәпкә алмыйча, 20 елдан артык төрле реформалар, шул исәптән җир-аграр  реформасы барганда Башкарма комитетның бу мәсьәләне күтәрүе хуплауга лаек.

Күпмиллионлы авыл халкы мәнфәгатьләрен, илебезнең азык-төлек иминлеген хәл итәргә тиешле шушы реформалар 20 ел дәвамында халык арасында тикшерелмичә, халыкның фикерен исәпкә алмыйча үткәрелә. Шуны әйтү дә җитә, бу мәсьәлә илебезнең иң югары җитәкчелеге һәм крестьяннар катнашлыгында бер тапкыр да тикшерелмәде. Реформаларны үткәрүнең нигезе булган төп законнар — Русия Федерациясенең Җир кодексы һәм “Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр әйләнеше турында” Федераль закон Дәүләт думасы депутатлары тарафыннан җиде елдан артык тикшерелде. Атап үтелгән законнарны кабул иткәнгә кадәр авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр продукция җитештерүнең төп чыганагы булып тора иде. Законнар кабул ителгәч, җир күчемсез милек, ягъни товарга әверелде һәм аның белән сәүдә итү мөмкинлеге туды.

Моның өчен эре авыл хуҗалыгы оешмалары җирләре норматив-хокукый актларда билгеләнгән исемлек буенча өлешләргә (пай) бүленде. Русиядән аермалы буларак, безнең республикада әлеге хосусыйлаштыру процессы соңрак, 2006 елның 1 гыйнварыннан гына башланды. Ул ике ел эчендә төгәлләнергә тиеш иде. Соңыннан хосусыйлаштыру вакыты 2010 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылды. Әмма ул да бу эшне төгәлләүгә китермәде һәм күптән түгел ул өченче тапкыр — 2012 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылды. Чөнки крестьяннарның күпчелеге җирләрне хосусыйлаштыруга битарафлык күрсәтте. Җирләр хуҗасыз калган кебек булды. Болар барысы да авыл хуҗалыгында хәлнең кискен начарлануына китерде.

Илебездәге җир пайлары белән эшләрнең чынбарлыктагы торышы, аларны нәтиҗәле, максатка ярашлы файдалану һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү турында Русиядәге иң күренекле икътисадчыларның берсе, академик Евгений Абалкин “Русиянең аграр трагедиясе” дигән мәкалә язган иде. Фаҗига чыннан да, булды һәм ул дәвам итә. Илебездәге, шул исәптән Башкортстандагы сөренте җирләрнең өчтән бере эшкәртелми, аларны чүп баскан. Бу — Русиядә 40 миллион гектар, Башкортстанда — 1 миллион 250 мең гектар дигән сүз. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең күпләп банкротлыкка төшүе, аларның дистә еллар дәвамында тупланган милкен туздыру нәтиҗәсендә хуҗасыз калган авылда катлаулы мәсьәләләр килеп туды. Шул ук вакытта илнең власть органнары чит илләрдән азык-төлек сатып алуны арттыра барды. 2009 елда илдә иген уңды. Крестьяннар ашлыкның бер тоннасын хәтта 3 мең сумга да сата алмады. Ил җитәкчелеге исә страховка резервлары туплау хәстәрен күрмәде. Быел исә чит илдән бодайның тоннасын 12 мең сумга алабыз. Дәүләт дәрәҗәсендәге  гаҗәеп җавапсызлык бу!

Дәүләт аграр сәясәтенең, дөресрәге, аның булмавының авыл өчен зур проблемалар тудырган кайбер нәтиҗәләре шундый.

Үткән елгы халык исәбен алуның  якынча мәгълүматлары авыл халкының, аеруча аның актив өлешенең кимүен генә түгел, ил буенча берничә мең авылның бетүен күрсәтте. Гамәлдәге авылларның да күбесендә  пенсия яшендәге 5-10 кеше калган.

Безнең республикада күп кенә районнарда чәчүлек мәйданнары  1990 елдагы белән чагыштырганда 60-80 процентка  кимеде. Шул ук вакытта шәхси ярдәмче хуҗалыклар малга ашату өчен ашлыкны башка төбәкләрдән кайтартырга мәҗбүр. Иң аянычлысы шул, бу процесс әле дә дәвам итә. Республиканың берничә районында мегафермалар төзү генә авылның гомум проблемасын хәл итми. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу бәяләрен билгеләүдә җитди дәүләт сәясәте булмаганда бигрәк тә. Соңгы  ун елда ашлык һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу бәяләре артмады, киресенчә, кимеде. Мәсәлән, ашлык бәясе 5-7 мең сумнан 2009 елда 3-3,5 мең сумга кадәр төште. Ә ягулык-майлау материаллары һәм башка сәнәгать товарлары бәяләре күп тапкыр артты. Мондый шартларда авыл хуҗалыгына инвестицияләр салуның файдалы булмавы аерымачык. Беркем  дә зыянга эшләргә теләми.

Илебез җитәкчеләре җирләрне хосусыйлаштыру, ипотека турында законнар кабул ителгәч крестьяннарның банк кредитларын иркенләп алачагын күп тапкырлар әйтә килде. Бу законнар кабул ителде. Ун ел үтте, әмма республика Милли банкы хезмәткәрләре әйтүенчә, шушы вакыт эчендә җирне ипотекага биреп, банк кредиты алуның бер генә очрагы да булмаган. Чөнки законнар эшләми. Ни өчен? Бу эшнең башында торучылар бүген эндәшми.

Моннан тыш, утырышта катнашучылар билгеләп үтүенчә, җир паен рәсмиләштерүдә, җирдән файдалану өчен аренда килешүе төзүдә авырлыклар күп. Мәләвез, Куергазы, Кырмыскалы һәм башка районнар фермерлары әйтүенчә, хакимият башлыклары һәм җир хезмәте белгечләре бәләкәй генә мәсьәләне хәл итүне дә суза яисә бу эшкә җавапсыз карап, аны бөтенләй хәл итми. Ә бу эшкә контрольлек итүче юк.

Җирне күз карасыдай саклагыз! дигән өндәмә онытылды. Республикада авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр торышына контроль юк. Авыл хуҗалыгы, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыклары, Русия реестрының Башкортстан буенча идарәсе  һәм күп кенә районнар җитәкчеләре җирләрнең ташландык хәлдә ятуына күз йома.

Аларның бөтен эшчәнлеге авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне виртуаль өлешләргә бүлү белән чикләнде. Җир паеннан нәтиҗәле файдалануны оештыру өчен бармакка-бармак сугучы булмады. Ә хәзер исә җир паен милек итеп рәсмиләштерү өчен авыл кешесеннән 35 мең сум акча каералар. Бу бит ике сыер бәясе! Ул акчаны авыл мужигы каян алсын инде?

Аскын, Мишкә, Благовещен, Ишембай һәм башка күп кенә районнарда чәчүлек җирләрен күптән чүп үләне  баскан, алар авыл хуҗалыгы җирләре буларак, кыйммәтен югалткан.

Җир мөнәсәбәтләрен көйләүче законнар даими үзгәртелеп, аларга күпсанлы өстәмәләр кертелеп тору сәбәпле, авыл халкы үзенең җирдән куллану хокукларын һәм бурычларын  бөтенләй белми. Авылдагы аягында нык кына басып торучыхуҗаның җир пае исәбенә шәхси  хуҗалыгын 3 гектарга кадәр киңәйтү мөмкинлегеннән файдаланмавын башкача ничек аңлатасың инде?!

2010 елның 31 декабрендәге “Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр әйләнеше турында” Законга үзгәрешләр кертү турында” соңгы Федераль законда өч ел дәвамында файдаланылмаган җир паен суд аша хуҗасыннан тартып алу мөмкинлеге билгеләнгән. Әйтергә генә җиңел, әмма  җирләр өч ел дәвамында файдаланылмаса, халык нәрсә ашап яшәр? Эш судка барып җитеп тә, аның күп елларга сузылуы мөмкин. Җирнең өч кенә түгел, 4-5 ел һәм аннан да озаграк  файдаланылмавы ихтимал. Федераль законга кертелгән шушы төзәтү буенча фикер йөрткәндә авыл хуҗалыгы җирләреннән файдалану нәтиҗәлелегенең перспективалары шундый.

Корылтай Башкарма комитеты комиссиясе утырышында югары җитәкчеләр һәм республикадагы җир биләүчеләр катнашлыгында хәл итүне яисә төзәтмәләр кертүне таләп итүче байтак мәсьәләләр күтәрелде. Җир-аграр мәсьәләләрне бергәләп хәл итү максатында аграрийлар, дәүләт һәм муниципаль власть органнары җитәкчеләре катнашлыгында конференция яки съезд үткәрү зарурлыгы турында Башкортстан Президенты Р. З. Хәмитовка мөрәҗәгать итү турында тәкъдим кертелде.

Бу мәсьәләне бергәләп тикшерү һәм  уртак карар кабул итү  республикада авыл хуҗалыгын үстерүдә уңай нәтиҗәләр бирер иде. Шуны да онытмаска кирәк, алда республиканы җаваплы чор — корылыклы елдан соң язгы чәчү көтә.

Рәдил Мөхәммәтдинов,

Башкортстан Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе профессоры,

Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

 

Авыл хуҗалыгы, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыклары, Русия  реестрыныңБашкортстан буенча идарәсе һәм күп кенә районнар җитәкчеләре җирләрнең ташландык хәлдә ятуына күз йома.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»