06.04.2011 - Көнүзәк

Туган җирнең тузаны да кадерле

“Инкыйлаби күтәрелеш, милли азатлык хәрәкәтенең янә бер дәртләнгән чоры” дип ярсыган романтикларга тынычланырга туры килә инде. Гарәп илләрендә һәм, гомумән, мөселман дөньясында быел кыш “гөлт” итеп кабынып китеп, ахыры әле дә күренмәгән чуалышларның изелгән халыкларга хөррият китерү, фәкыйрьләргә мул тормыш бирү һәм социаль гаделлек урнаштыру белән һич кенә дә уртаклыгы юк. Хәер, бу турыда 25 мартта басылып чыккан мәкаләдә сүз булган иде инде.

Байлык ул гомер бакый адәм баласын шаштырып та, талаштырып та килгән нәрсә. Фәкыйрьлектә көн итеп тә кулына көтелмәгәндә мал төшсә, кешеләрнең күпчелеге, җыйган мөлкәт белән ризалыкка калып тынычланыр урынга, тагы һәм тагы баю зәхмәте белән чирли башлый икән.

Кешенең мөлкәткә булган мөнәсәбәте белән әхлак кануннары, зыялы яшәү гадәтләре арасында турыдан-туры бәйләнеш бар. Бу турыда уйлану зарурлыгы шунда, чөнки илебез тарихының билгеле бер чорында мөлкәткә хуҗа булу, хәлле яшәү мәдәниятен югалттык, ахры. Мәгълүмат чыганаклары Америка Кушма Штатларында, Европа дәүләтләрендә зур байларның миллиардларча доллар һәм евро акчаларын хәйрия, ярдәм итү фондларына күчерүе турында хәбәр итеп тора. Мондый киңкүңеллелек артта калган гасырларда урыс, татар, башкорт фабрикантларында, купецларында, гомумән, хәлле һәм халык рухлы кешеләрдә — бездә дә булган. Хәзерге олигархларга мондый мәрхәмәтлелек һәм зыялылык “чире” йокмагач, без байлык белән миһербанлылык арасында уртаклык күрми дә башладык.

Чыннан да, иленең хуҗалыгы һәм социаль инфраструктурасы көнләп түгел, сәгатьләп кыйралганда, дәүләтне — дәүләт, халыкны халык итеп күтәреп торучы җир-су, урманнар, казылма хәзинәләр җилгә җилгәрелгәндә, шушы гамәлләргә фатыйха бирүче хакимнәр ни уйлый икән дә безнең кебек гади кешеләрнең миен нинди уйлар кайната икән?

Мартның соңгы көнендә Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитетына җыйнаулашып, җиребезнең язмышы, димәк, шул җир белән гомер итүчеләрнең хәл-әхвәлләре турында уфтанышып утырдык. Армиядә элек ППР — партийно-политическая работа дигән төшенчә була торган иде. Безнең әлеге утырыш та ППР булды инде, ягъни посидели, поплакали и разошлись сымаграк. Очрашып киңәшләшү, әлбәттә, язык эш түгел, әмма һәр сүзнең артыннан гамәл йөрергә тиеш. Иосиф Виссарионовичны өзелеп сагынганнан әйтмим, ләкин илленче еллар уртасыннан ил җәмгыятендә сүз — бер төшенчә, эш — икенче мохит булып яши. Хакимнәр үз ниятләренең асылын, максатларының тәгаен-ләнешен халкына җиткерә баруны электән дә мотлак санамаган. Планнар, программалар кабул ителгәч кенә ул җәмәгатьчелек алдына “де-факто” куелган. Һәр олы эшнең ил өчен зарури булуын халык аңлап һәм йөрәге белән кабул итеп тотынмаса, ул я кәгазьдә кала, я формаль рәвештә башкарыла. Соңгы елларда Владимир Путин һәм Дмитрий Медведев тәкъдим иткән өстенлекле проектларның, тәүге карашка дәүләт корылышын яңартып җибәрердәй программаларның, чиновниклар һәм депутатлар дәррәү хуплаган хәлдә дә, тын гына онытыла килүе — аларның халык күңелен кага алмавындадыр. Бу яктан гражданнарны  битарафлыкта, хокукый нигилизмда гаепләп була, ләкин власть җәмәгатьчелек фикерен ишетергә дә, халыкны карарлар әзерләү процессына җәлеп итәргә дә теләми икән, җәмгыятьтә халык идарәлеге турында фәлсәфә куерту урынсыз.

Гомернең иң үкенечле мәлләре үзеңнең олыгаюыңны тою да түгелдер. Эчне пошырганы — тырышып-тырышып та бу дөньяны яхшы якка үзгәртә алмавың. Наҗар Нәҗми абыйны илһамландырган шар ачык капкалар тәмам ябылды. Хәтта кадаклап та куелды сыман. Гашыйк егетләр сөйгәне яшәгән йортның тәрәзәсенә караса, анда — тимер рәшәткә. Хәер, мәчет һәм чиркәү тәрәзәләре дә кыршаулы, аларда да каравыл. Йомылуның, үз эчебезгә бикләнүләрнең чиге булыр ул, ләкин, яңадан дөньяга чыга алуыбыз гына шикләнү уята. Вакыт эзсез үтми, аның тирә-як мохиткә йогынтысы котылгысыз, дип үз-үзебезне юатсак та, үзгәрүнең югалту булып әверелүен күңел кабул итми.

Нинди генә дәлилләр китереп, фикеремне икенче юлга борырга тырышсагыз да,  инануның иманга якынлашуын инкарь итә алмассыз. Галимнәр, әлбәттә, кояшта аңлашылмаган галәмәтләр булып ятуы турында үз фаразларын тылкый. Мәңгелек кояш та мәңге рәвешендә кала алмагач, океан-диңгезләр дә элеккечә чайкалмыйдыр, Җир үзәгендә Гефест саклап тоткан ут-ялкынның ешрак ургылып чыгуы да гаҗәпләндермидер. Җилләр исә, язлар-көзләр килә дә китә, яфраклар элеккечә яшел — табигатьнең гомерлек агышында кинәт кенә күзгә ташланырдай үзгәрешләр юк та кебек.

Корылтайга җыенып уфтанышып утыруыбыз әнә шул югала барган җиребез, урманнарыбыз, елга-күлләребез язмышы турында иде. Анда мин дә сүз каткан булдым, ләкин мондый  корларның киледә су төю белән бер икәнлеген барыбыз да аңлыйбыз. Алай гына да түгел, узган җәй III Бөтендөнья башкортлары корылтаенда җир-су, урман мәсьәләләрен янә күтәреп, харап ярсып алган идек. Андагы янып-көюләребез дә, пароход гудогы кебек, яр буйларын яңгыратты да су өстендә эзсез таралды.

Җир дигәннән, аңа кагылышлы мәсьәләләр дә мәңгелек. Планетабызны урап чыгу нияте белән сәфәр кылган мосафирлар да ахыр килеп тәүге урынына әйләнеп кайта бит. Шуның сыман, җирдә эшләгән, аңа күз терәп торган кешеләр дә гомер бакый, асылда, бер үк мәсьәлә тирәсендә бөтерелә. Гадиләштереп әйткәндә, җир аны эшкәртүче өчен — эш коралы һәм ризык алу чыганагы. Димәк, ул коралын вата, ризыгын кисә алмый. Шулай булгач, җирне башка көчләр бөлдерә. Дөнья булгач, дәүләтләр һәм халыклар арасында низаг, сугышлар купмый тормаган. Сугыш яланы да үз куенына корбаннарны гына сыендыра, корал-мазарлар кояш астында, җил-яңгырда ятып тузанга әверелә. Шушы хакыйкатьне белә торып, йөзләрчә мең гектар җирне хәрби полигоннар итәбез, аны сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеге, көнкүреш калдыклары белән агулыйбыз. Әллә үзебезне, әллә Аллаһны ялгыштырырга теләпме, иң хәтәр агуларны тирәнгә, янә җир төпкеленә яшерергә тырышабыз. Ләкин табигатьнең логик кануннар белән ныгытылган үз хөкеме бар. Аны инкарь итү, я урап үтәргә тырышу кешелек җәмгыятенә моңача күрелмәгән давыллар, җир тетрәүләр, ташкыннар, кышны белмәгән тарафларда ыжгыр суыклар булып кире кайта. Бар әйбернең кадере юк шул.

Хатын-кызның табигатен мәңге ачылмас сер дип атыйлар. Шул ук вакытта җәмгыятьтәге кайбер серләр, ачылыр урынына, яшеренә генә бара. Мәсәлән, сез, кадерле укучылар, икътисадта эшләр мөшкелләнә барган бер вакытта икътисад фәннәре докторларының, академикларның ишәя баруын ни белән аңлатыр идегез? Авыл хуҗалыгы юнәлешендәге галимнәрнең исәбе-саны юк, ә авыл хуҗалыгы дистәләрчә ел элек ничек бөлгән булган, хәзер аннан да мөшкелрәк. Гаскәр чаклы укымышлы кешеләрнең диссертацияләрендә нинди проблемалар күтәреләдер, болар авылда эшләүчеләргә мәгълүм түгел. Шулай итеп, гыйльми тикшеренүләр гамәли эш өчен түгел, дәрәҗә, исем, шөһрәт өчен генә үткәрелә. Зур гыйльми исем иясе булу хәзер хобби, коллекцияләү төсен алды.

Яшьрәк чакта, Мәскәү вузларының берсендә укып йөргәндә, миңа җирне файдалану буенча белгеч Сергей Алексеевич Колбасов атлы профессорның лекцияләрен тыңларга насыйп булган иде. Хәтерем ялгышмаса, җитмешенче елларда, торак йортларыннан башка, сәнәгать предприятиеләре, инфраструктура объектлары өчен иген игәрлек, яшелчә-җимеш үстерерлек җирләрне бүлү катгый тыелган иде. Бүген бу мәсьәләләрдә һичнинди чикләү юк. Кулыңда хакимлек тезгене һәм акча булганда, җирне алырга да, теләсә нәрсә төзергә дә, теләмәсәң, ташлап китәргә дә була. Сез аркадашсыз ир, түлсез хатын, ашлык үсмәгән җирдән дә кызганычрак хәлне күз алдына китерә аласызмы? Мин — юк.

Инкыйлаблар юрамыйк. Фетнәләр безне урап үтсен. Бервакыт, горурлык тойгысы кабаттан уянып, гаҗәеп олы һәм бай илебез, җиребез барлыгын хәтергә төшерербез. Яшел суган, бәлки, Эквадордан ук килмәс, үзебездә дә суганга маһир Иглин бар. Йортларны да төрекләрдән түгел, үз осталарыбыздан күтәрттербез. Хоккейда Салават Юлаев исемендәге командада Патрик Торесен урынына Батыр Торсынов уйнар. Ә нигә, без кемнән ким?

Марсель Котлыгалләмов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»