06.04.2011 - Көнүзәк

Вәгъдә һәм эш

Социаль-икътисади күрсәткечләр дип сөйләгәндә республикада хуҗалык итү һәм тормыш дәрәҗәсе күз уңында тотыла. Гади генә берничә санны чагыштыру, әйтик, икътисадның бүгенге халәтен һәм перспективасын, халыкның яшәү сыйфатын күзаллау мөмкинлеген бирә. Әлбәттә, хәзер җәмгыять катламнарга бүленде. Берәүләрнең акчалата кереме уртача дип исәпләнгән ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек кенә булса, икенчеләрнеке, ерак диңгез буйларында ял итәрлек. Гади эшче белән югары җитәкчеләрнең хезмәтенә түләүдәге аерма 18-20 тапкырга җиткән очраклар бар. Хәер, сүзебез социаль гаделлектән бигрәк, икътисади күрсәткечләр хакында. Шуңа күрә темага якынрак килик.

Икътисади, ягъни хуҗалык итү күрсәткечләре аерым тармаклар эшчәнлеген чагылдыра. Бүген  нефть бәясенең күпме булуына карап, киләчәккә планнар корыла, чөнки икътисадның тотрыклылыгы “кара алтын” һәм ярымфабрикатлар сатуга бәйле. Ә башка тармаклар җәмгыятьнең яшәү сыйфатына уңай тәэсир итүдән ерак тора. Дөрес, бу машиналар эшләү, төзелеш һәм авыл хуҗалыгы тармакларының икътисади ролен киметү түгел, аларның тиешенчә үсеш ала алмавын ассызыклау гына.

Төзелеш — икътисади механизмны хәрәкәткә китерүче тармак. Ул шулай булырга тиеш. Төзелештәге бер эш урыны башка тармакларда (төзелеш материалы, транспорт, хезмәтләндерү һ.б.) 9-10 кешене эш белән тәэмин итә. Социаль максатларга тәгаенләнгән объектлар һәм торак төзү исә гомум социаль картинага чагу бизәкләр өсти. Икенче төрле әйтсәк, халыкның социаль-көнкүрешен яхшырта, аның алга карап яшәвен чагылдыра.

Башкортстанда 3 мең чамасы эреле-ваклы төзелеш оешмасы бар. Ә икътисади процессларга тәэсир итә торганнары бармак белән генә санарлык. Барлык оешмаларның әйләнешен акчага күчереп исәпләсәк, ул 80-90 миллиард сум килеп чыга. Бу — бик зур сумма. Республиканың еллык бюджетыннан аз гына кимрәк. Тулай төбәк продуктында исә төзелеш тармагы өлеше 6,5 процент кына. Бу инде аның нәтиҗәсезлеген күрсәтеп торучы сан, чөнки алга киткән илләрдә ул 20-25 процентка җитә, югарыда билгеләнүенчә, икътисади механизмны хәрәкәткә китерүче булып тора.

Төзелешнең бүгенге хәлен 2008 ел кризисы белән бәйлиләр. Әмма сәбәп анда гына түгел. Төп сәбәп — тармакның системалы кризиска таруында, аның заман таләпләренә җавап бирә алмавында. Соңгы ике елда төзелеш темплары 20 процентка кимеде. Икътисад кризистан чыгып килә дип сөйләнелсә дә, бу тармакта алга китү күренми. Кризис нәтиҗәләре бетерелә барган саен халыкта акча барлыкка килә, яңа торакка ихтыяҗ үсә башлый. Ә төзелеш бу ихтыяҗны канәгатьләндерә алмый. Нәтиҗәдә, икътисади өзеклек чорында арзанайган квадрат метрлар кабат үсә башлады. Узган елда халыкның торак белән тәэмин ителүе буенча Башкортстан илдә 56нчы урында иде. Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында 12нче позициядә торабыз.

Дистәләрчә ел дәвамында торак төзелеше буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала өченче урында барабыз дип сөйләдек. Әйе, төзелеш темплары буенча мактанырлыгыбыз бар иде. Ләкин ул чорда торак белән тәэмин итү ягыннан тагын да арттарак идек. Үткән биш ел дәвамында киң колач алган шәхси төзелештә  дә сүлпәнлек сизелә башлады. Аңа этәргеч бирүче төп фактор — халыкның акчалата кереме, шуңа бәйле ипотека кредитлавы кимеде. Торак төзелешен җанландыру өчен тәү чиратта кайсы проблемаларны хәл итү таләп ителә соң?

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов әйтүенчә, халыкның акчасы күбәйгән саен (алдагы 3-4 елда аны 1,5 тапкырга үстерү планлаштырыла) торакка сорау тагын да артачак. Ел башыннан, мәсәлән, ипотека кредиты бирүдә уңай тенденция күзәтелә. Әгәр дә шушы чорда төзелеш тармагы квадрат метрларны сафка кертүне арттырмый икән, торак бәясе янә үсәчәк дигән сүз. Төзүчеләр темпларны үстерсен өчен торак салыначак мәйданнарны бүлүдә тиешле тәртип урнаштыру таләп ителә. Күпчелек төзелеш оешмалары җир бүлүдәге башбаштаклык аркасында эшкә тотына алмый. Икенче проблема — бүленгән мәйданнарда инженерлык инфраструктурасы (юл, электр һәм коммуникацияләр) булдыру. Моны, аеруча социаль торак төзелгән урыннарда, дәүләт үз өстенә алырга тиеш. Юкса, шушы коммуникацияләрне сузуны төзүчеләр торак бәясенә кушарга мәҗбүр була. Бу инде аның бәясен 25-30 процентка кыйммәтләтә.

Социаль торак төзү көнүзәк мәсьәлә санала. Хәзер халыкны бу төр торак белән тәэмин итүдә уңай үзгәрешләр булыр дип ышанырга кирәк. Әлегә кадәр банклар торак сатып алуга тәгаенләнгән ипотека кредитларын 14-15 процент белән бирә иде. Республика Хөкүмәте процент ставкасын 8-10 проценттан арттырмаска дигән позициядә тора. Кредит учреждениеләре исә зыянга эшли алмый, шуңа күрә процент ставкаларының бер өлешен (якынча 5-7 процент) Хөкүмәт үз өстенә ала. Шушы максатка дип агымдагы ел бюджетыннан 120 миллион сум акча бүленде.

Гомумән, социаль торак төзелешендә уңай үзгәрешләргә ирешү республикада торак базарын тотрыкландыруга хезмәт итәчәк, ди белгечләр. Башкортстан Республикасы Торак төзелеше фондының генеральный директоры Рәүф Ногманов әйтүенчә, торак күбрәк төзелгән саен, аның бәясе дә арзанрак булачак. Мәсәлән, Фонд үз клиентлары өчен ипотека кредитының ставкасын 8 процент күләмендә билгеләгән һәм социаль торак алучыга тәүдә бәянең 10-30 процентын каплап, калган сумманы 10 ел дәвамында түләп бетерү мөмкинлеге биргән. Шундый мөм-кинлектән 15 мең кеше файдаланган да инде.

Торак төзелеше фонды тәҗрибәсен киң кулланышка кертү юнәлешендә мөһим адым ясалды. Дәүләтнең социаль торак заказлары бары тик шушы Фонд аша гына үтәчәк. Бу, үз чиратында, чиратларны тәртипкә китерү, тулы ихтыяҗны ачыклау, бәяләрнең нигезсез үсүенә юл куймау өчен кирәк. Ә иң мөһиме — республика җитәкчелегенең алдагы биш елда торак төзелешен ике тапкыр арттыру максаты тормышка ашарга тиеш. Чөнки халык властька бәяне социаль-икътисади күрсәткечләргә карап кына түгел, ә тормышны яхшырту, хезмәт хакын арттыру, торак төзү буенча вәгъдәләрнең үтәлүеннән чыгып бирә.

Идрис Сәетгалиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»