05.04.2011 - Көнүзәк

Cыерлының табышы мул булыр

Борай районы хуҗалыкларында кышлату чорына кергәндә мал азыгы запасы узган еллардагыдан күпкә  аз иде. Шуңа аны нәтиҗәле куллануга зур игътибар бирелде. Бер үк вакытта малларны өстәмә тукландыру өчен жом куллану да артты. Нәтиҗәдә ит, сөт җитештерүне киметүгә юл куелмый. Әлеге вакытта районда көн саен 22 тонна сөт җитештерелә һәм аның 19 тоннасы кулланучылар базарына чыгарыла. Сатуга чыгарылган сөтнең күпчелеге беренче сортлы, майлылыгы һәм аксымга байлыгы эшкәртүчеләр таләп иткән стандартларга туры килә.

Узган елгы корылык районга зур кыенлыклар алып килде. Әмма моңа карап маллар санын киметүгә юл куелмады, киресенчә, сыер малы 1291 башка артты, шуларның 463е савым сыерлары. Маллар нигездә токымлы таналар исәбенә ишәйде. Соңгы вакытта ит җитештерү юнәлешендә дә тоемлы адымнар ясалды. Кош ите җитештерү дә елдан-ел арта. Бигрәк тә каз үрчетүчеләр байтак, елкычылык белән шөгыльләнүчеләр дә бар.

Шулай да күмәк хуҗалыклар кассасына акча нигездә сөт сатудан керә. “Урожай” кооперативы, “Кристалл” крестьян-фермер хуҗалыгы әле көн саен 4 тонна тирәсе сөт саталар. “Ленин” крестьян хуҗалыклары берләшмәсе, “Колос”, “Кама” кооперативлары да бу юнәлештә нәтиҗәле эшли.

“Кама” кооперативында соңгы елларда сөт җитештерүне арттыру юнәлешендә байтак чаралар күрелгән. Хуҗалык рәисе Рәиф Галләмов сүзләренә караганда, 2010 елда сөтчелек фермасында 1 миллион 500 мең сумлык яңартып кору эшләре башкарылган. Сыерларны бәйсез асрау ысулына күчкәннәр. Абзарда сөт үткәргеч, суыткычлар урнаштырылган. Тирес түгү, чыгару механикалаштырылган. Шуңа электән — 30 кеше башкарган эш күләмен, хәзер 15 кеше аткара. Нәтиҗәдә хезмәт хакы арттыру мөмкинлеге туган һәм ул вакытында түләнә. Әлегә кооперативта 361 баш сыер малы бар, шуларның 160ы савым сыеры. Ел азагына малларны 500 башка җиткерү күзаллана, шул исәптән савым сыерлары да артачак.

 Хуҗалыкның  баш зоотехнигы, бер үк вакытта сөтчелек фермасы мөдире Әсхәт Карамов сүзләренә караганда, төп көтүне яңарту, тулыландыру өчен таналарны үзләре дә үстерәләр. Нәтиҗәдә таналарны токымчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыклардан да алалар. Узган елда Дүртөйле районыннан 31 баш кара-чуар, Баймак районыннан 61 баш “Симменталь” токымлы тана алганнар. Таналар үстерү, ит җитештерүгә кооперативның Касияр фермасы махсуслашкан.

Кышлату чорына хуҗалыкта бер баш малга исәпләгәндә 16 центнер  азык тупланган. Мал азыгы аз булса да, аны баетып, төрләндереп ашату исәбенә сөт җитештерүне киметүгә юл куелмаган. Әлеге вакытта тәүлегенә бер тонна сөт җитештереп, шуның 8 центнердан артыграгын кулланучылар базарына чыгаралар. Сөт җитештерү арта бара. Кышлату чорында 118 бозау алынган. Аларның үлеменә юл куелмый. Бозау караучы Альберт Сафинны үз эшенең остасы диләр. Савучылар Әминә Вәлитова, Венера Сабирҗанова, мал караучылар Ринат Карамов, Мәгафур Муллагалиев, оператор Фәнәзиф Нурисламов, тана үстерүчеләр Фидаил Галимов, Валерий Әхмәдиев турында да җитәкчеләрдән бары тик мактау сүзләре генә ишеттек.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң” ның үз хәбәрчесе.

Борай районы.  


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»