02.11.2010 - Көнүзәк

Авылга да салым түләүчеләр кирәк

131нче Федераль закон үз көченә кергәннән соң урындагы идарә органнарының эшчәнлеге киңрәк колач алды. Хәзер аларның үзләренә бирелгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен үз бюджеты бар. Ләкин әле закон тулы көченә эшли, дип әйтергә иртәрәк. Чөнки авыл җирендәге күп муниципаль берәмлекләрнең финанс-икътисади, ягъни салым салу базасы үсешмәгән, шул сәбәпле аларга үз вәкаләтләрен файдалану, урындагы халыкның тормыш-көнкүрешенә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү авырга төшә.

Ярмәкәй районы Кызыл Яр авылы биләмәсендә үзидарәне реформалаштыру юлында нинди адымнар ясалган соң? Кызганычка каршы, бу якларда инфраструктура һәм муниципаль икътисад яхшы үсеш алмаган, шуңа соңгы еллардагы ниндидер уңай үзгәрешләр турында да сүз йөртүе кыен. Биредә хәтта авылларның картаюы күзгә ташлана.

— Безнең биләмәдә Кулбай, Сөярмәт, Кызыл Яр, Кушкаран авыллары урнашкан. Барлыгы 302 хуҗалык исәпләнә, — ди җирле хакимият башлыгы Суфия Сәхипгәрәева. — Соңгы вакытта халык саны кимеде. Быел авыл Советы буенча 663  кеше теркәлгән, бу былтыргыдан 28 кешегә азрак. Халыкның өчтән бере — пенсионерлар. Әйтик, Кушкаран авылында 38 йортта 61 кеше яшәсә, аларның дүрт дистәсе пенсия ала. Авыллар картаю аркасында балалар саны кими. Кушкаранда уку йорты 15 ел инде эшләми. Өченче ел Кызыл Ярда башлангыч мәктәп ябылган иде. Былтыр Сөярмәттәгесе шундый язмышка тарыды. Шушы өч авылдан балалар хәзер Рәтамакка йөреп укый. Ярый, Кулбайда гомуми белем бирү мәктәбе эшләп килә. Әлеге көндә анда 38 бала белем ала. Әмма бу мәктәпнең перспективасы турында да авыз тутырып сөйләп булмый. Быел яз Кулбайда 8 үсмер 9нчы сыйныфны тәмамлаган иде. Ә 1нчегә 3 бала гына төште. 2015 елга кадәр фараз ясаган идек. Биредәге мәктәптә 25 укучы гына калачак. Демографик курсәткечләр дә артык куандырмый. Бүгенге көндә дүрт авылда мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларның саны 25тән артмый. Былтыр нибары ике бала туды. Быел исә алты гаиләгә балалары туу турында таныклыклар тапшырдык.

  Ләкин, гомум алганда,  безнең якларда тормыш әллә ни күңелледән түгел. Авыллар ни өчен картая? Чөнки яшьләргә эш урыннары аз, шуңа бәхет эзләп читкә чыгып китү ягын карыйлар. Кулбайда һәм Сөярмәттә болай күмәк хуҗалыкларны таркатуга юл куймадык, тик алар базар шартларында авырлык белән көн күрә. Ике ел рәттән килгән корылык авыл икътисадына зур зыян салды. “Сөярмәт” җәмгыятендә моңарчы кечкенә булса да сөтчелек фермасы бар иде. Хуҗалыкта савым көтүен яңартырга да хәлләреннән килмәде, шул сәбәпле продуктлылык түбән булды. Рентабельле түгел, дип ферманы бетерделәр. Әйтүләренчә, елкычылык белән шөгыльләнергә телиләр. Әле 23 баш ат җыйганнар, дип ишеттем. “Кулбай” җәмгыяте фермаларында 200 баш маллары бар шикелле, анда инде зур булмаган савым көтүен ике савучы хезмәтләндерә. Шуннан безнең биләмәдә ике крестьян-фермер хуҗалыгы эшләп килә. Кулбайдан Фәнүр Мифтахов сөт терлекчелек һәм елкычылык белән уңышлы гына шөгыльләнә. Кушкаран авылында эшкуар Линар Ахунҗанов җир эшкәртүдән тыш шулай ук елкы үрчетә. Ләкин алардан башка җирдә үзаллы хуҗалык итәргә, агробизнеста үз көчен сынап карарга теләүчеләр бигүк күренми. Шәхси сектор да бездә үз мөмкинлекләрен тиешенчә файдалана алмый. Тагын бер санны игътибарга алып үтик: авыл Советы буенча бүген шәхси ихаталарда 367 баш сыер малы асралса, савым сыерлар 162 баш кына торып калган. Ни өчен дигәндә, олы яшьтәге күп кешеләр мал тотмый. Шул ук Кушкаран авылында 38 хуҗалыкның 14е генә мал асрый. Халыктан сөт җыю буенча планны безгә быел 3330 центнер күләмендә төшергәннәр иде. Без аны 80 процентка гына үтәдек. Чөнки соңгы ике елда шәхси секторда сыерлар 38 башка кимеде. Авылларның картаюы, яшьләр өчен туган төякләрендә перспектива ачылмавы әнә шундый күңелсез күренешләрне тудыра да инде.

Әлеге көндә “Сөярмәт” хуҗалыгында 8 кеше генә штатта тора икән. Сөтчелек фермасы бетерелгәч, дүрт эш урыны кимегән. Кышын механизаторлар да эшсез утырачак. Ә фермасыз  хуҗалыкның киләчәктә иркен сулыш алып яшәве икеле. “Кулбай” җәмгыятендә эшләүчеләрнең саны ике дистәгә дә тулмый. Муниципаль берәмлектә 17 кеше шәхси малтабар булып теркәлгән, әмма 8е генә монда үз кәсебен ачып, сәүдәгәрлек, автосервис кебек эшләр белән шөгыльләнә. Чынлап та, Кызыл Ярда җитештерүчәнле хезмәт белән шөгыльләнүче халык аз.

— Кешеләр барыбер җаен табып, бүгенге тормышка яраклашырга тырыша, — ди җирле үзидарә органы җитәкчесе. — Чөнки авыл җирендә дә акчасыз яшәп булмый. Безнең авыллардан кырыклап кеше вахта ысулы белән Себергә йөреп эшли. Хәтта ике гаиләдән шул тарафларга ирле-хатынлы бергә чыгып китәләр. Шунысы яхшы, акчалы эштә йөргәч, “вахтачылар”ның дөньялары да бөтен. Булдыклы кешеләр җитеш яшәргә омтыла. Ләкин мин барыбер авылларыбызның йөзе күзгә күренеп яңара, дип әйтә алмыйм. Дөрес, соңгы елларда дәүләттән субсидия алып, өч гаилә йорт салып керде. Шул ук вакытта авылларда буш ихаталар күп. Бүген безнең биләмәдә шулай 48 йорт бар. Җәй көне шәһәрдән кайтып торучылар бар, әлбәттә. Көз инде алар китәләр, цивилизацияле тормышта яшәүне хуп күрәләр. Менә Кулбай авылында барлыгы 147 йорт исәпләнсә, әле шуларның 15е буш тора. Ә табигать безнең якларда матур, әмма хәзер кеше акчалы эш һәм тормыш шартлары яхшы булган төбәкне сайлый.

Шундый сорау туа: үз бюджетларында керем алуны арттыру өчен Кызыл Ярда җирне ничек файдаланалар соң? Муниципаль берәмлек барлыгы 7754 гектар мәйданны били. Шуның 3794 гектары — авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр. Бу инде үзе дә зур байлык. Шәхси хуҗалыкларга 142 гектар җир беркетелгән. Федераль законга ярашлы, авыл Советында сөренте җирләрнең 1357 гектары хосусыйлаштырылган. Монда бер пайга 4,9 гектар мәйдан туры килә. Тик пай җирләрен бүлү формаль рәвештә генә башкарылган кебек. Шул эшнең файдасын күрмәгәнгә, икътисад теле белән әйткәндә, җир рентасын алмаганнарына халык ризасызлык белдерә башлаган.

— Әйе, аренда килешүе нигезендә пай җирләрен эшкәрткән күмәк хуҗалыклар халыкка дивиденд түли алмыйлар, — дип аңлатты Суфия Мәхәсим кызы. — Натуралата бирергә быел ашлык, фураж да юк. Кушкараннан фермер Линар Ахунҗанов кына җир өлеше хуҗалары белән әзме-күпме исәпләшә алды. Бер пайга ул 1 центнер ашлык тараткан. 

Ә базар икътисадының законнары каты. Кешеләр пай җирләренә үзләренең милек хокукын рәсмиләштереп кулларына танытма алганнар икән, хәзер алар урындагы казнага салымын да түләргә тиешләр. Аның күләме гадәттә җирнең уңдырышлылыгыннан чыгып билгеләнә. Кызыл Яр муниципаль берәмлегендә җир салымы Кушкаранда 342 сум булса, Кулбайда ул 310 сум тәшкил итә. Быел авыл Советы буенча салымның шул төре 91 мең сум җыелган, ягъни югарыдан төшерелгән план 3 тапкырга арттырып үтәлгән. Саннар түгәрәк кебек, әмма шатланырга ашыкмый торыйк. Чөнки 3800 гектар тирәсе авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләре булган муниципаль берәмлек өчен бу суммадагы салым күп түгел. Гомумән, быелгы бюджетта авыл биләмәсенең үз керемнәре төзәтмәләр керткәннән соң 469 мең сум күләмендә расланган. Шул саннардан ук аның финанс-икътисади базасы йомшак булганы ачык күренеп тора. Елның 9 аенда Кызыл Ярда бюджет 549 мең сумга, ягъни 117 процентка үтәлгән, дип әйтүләре бар. Ләкин шуның 392 мең сумы җирне аренда шартларында файдаланган нефтьчеләрдән кергән. Бу якларда “кара алтын” чыгаручылар быел үзләренең яңа участогын ачкан. Ә менә бюджет буенча отчет күрсәткечләрендә бер сан зур борчылу тудыра. Җирле казнага физик берәмлекләрнең керем салымыннан 27 500 сум тирәсе генә акча кергән, шушы статья буенча еллык план 65 процентка гына үтәлгән. Бу сан, без югарыда телгә алганча, Кызыл Ярда җитештерүчәнле хезмәт белән шөгыльләнүче халыкның аз, колхозчыларның, шулай ук бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең керемнәре түбән булуы турында сөйли түгелме? 

Сүз дә юк, үз мөмкинлекләреннән чыгып, биредә авылларны төзекләндерүгә күпмедер акча бүләргә тырышалар. Кулбайда бер урамда юлны тәртипкә китерүгә бюджеттан 250 мең сум акча тотынганнар. Ә инде зуррак проектларны гамәлгә ашыруда республика ярдәменә өмет итәләр. Шушы Кулбай авылында суүткәргеч 70нче еллар башында салынган булган. Хәзер аны капиталь ремонтларга, торбаларны тулысынча алыштырырга кирәк. Шушы эшләр өчен 20 миллион сум акча таләп ителә. Әле шул объектны республика инвестиция программасына кертү турында сүз кузгатуы да урынсыз. Чөнки бүгенге көндә аның проекты да юк. Аны эшләтү өчен генә дә миллион сумнан артык акча кирәк.

— Барлык эшләр финанс мәсьәләсенә килеп терәлә, — ди җирле хакимият башлыгы. — 131нче Федераль закон безнең вәкаләтләрне киңәйтте болай. Ләкин салым базасының ярлы булуы кулны тота. Авыллардагы тормышка ничек ямь өстәргә, халык саны кимүен туктатырга? Сез барып күрергә теләгән Кушкаранда мәктәп тә, клуб та юк. Хәтта райпо кибетен дә ябып куйдылар. 2004 елларда анда социаль-мәдәни үзәк сала башлаганнар иде. Авылның бернинди перспективасы юк, дип төзелешне туктаттылар. Әле стеналары котсыз серәеп утыра. Хәзер шул беркемгә дә кирәкмәгән объект белән ни эшләргә дә белмибез. Быел реклама биреп, сатарга уйлаган идек. 5-6 кеше килеп карады, тик барысы да кул селтәп китеп барды. Авыл бәләкәй булгач, үз эшләрен монда ачарга теләмиләр.

“Перспективасыз” мөһере сугылган Кушкаранда без дә булдык. Авыл старостасы, пенсионер Тәлгать Морзабаев белән сөйләштек. Ул 90нчы еллар башында Мурманскидан кайтып, бу якларда төпләнгән икән. Үкенечкә каршы, күптән түгел каты авырып, 42 ел бергә гомер кичергән хатыны вафат булган.

— Үз хуҗалыгым белән яшим, — ди ул. — Сыер малы, ат асрыйм, умартачылык белән шөгыльләнәм. Авылда яшәгәч, кул кушырып утыра алмыйсың. Ә теге бина, социаль-мәдәни үзәк безгә кирәкми. Чөнки Кушкаранда яшьләр юк. Башта ук ул төзелешкә тотынмаска кирәк иде. Авылда бит пенсионерлар гына торып калды диярлек.

— Сезнең карашка, авылның киләчәге бармы соң? — дип сорадым.

Сүзгә юмарт Тәлгать Якуп улы беразга тынып калды.

— Юк, мин бу сорауга уңай җавап бирә алмыйм, — диде ул. — Күңелдә өмет пыскымаган кебек. Үземнең балаларым да читтә яши, ә район үзәгендә нигез корган улым Себергә йөреп эшли.

Мидхәт Шәрипов, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Ярмәкәй районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»