01.04.2011 - Көнүзәк

Талантлылар дөньясына рәхим итегез!

“Кызыл таң”ның 25 февраль санында “Республикада татар теле һәм әдәбиятын укытуны үстерүгә нәрсә комачаулый?” дигән темага “түгәрәк өстәл” янында сөйләшү нәтиҗәләре басылды. Шул уңайдан мин дә үз уйлануларымны укучыларга тәкъдим итәм. Узган гасырның уртасында Башкортстан дәүләт университетында “Татар теле һәм әдәбияты” бүлеге ачылды. Казан дәүләт университетында кандидатлык диссертациясе яклаган Фәрит Хатыйпов, Әхәт Нигъмәтуллин, Казан дәүләт педагогия институтыннан Габделхәй Әхәтов (ул да кандидат) укытырга килде. Ләкин алар гына җитми. Барлыгы унлап кеше кирәк. Казан дәүләт педагогия институтындагы татар бүлеген мин 1955 елда тәмамлаган идем. Кызыл диплом белән. Әлеге өч яшь кандидат мине Казанда чакта ук яхшы беләләр иде. Габделхәй Әхәтовны монда кафедра мөдире итеп куйдылар. Минем хакта ул БДУ ректоры Ш. Х. Чанбарисовка әйткән. Әйдә, эшкә чакырыйк, дигән.

Чакырдылар. Мин ризалашмадым. Чөнки максатым — язучы булу. Ике көймәнең койрыгын тотам дип, берсеннән дә мәхрүм калуың ихтимал. Шулай да Әхәтов җиңде. Өлкә комитет аша китерделәр кафедрага. 1960 ел. Ләкин кадрлар һаман җитми. “Кызыл таң”да тәрҗемәче булып эшләгән Бәйнә Сәлимгәрәеваны чакырдык. Казанда бергә укыган идек. Ул да кызыл диплом белән тәмамлады. “Совет Башкортостаны” гәзитендә каләм тибрәтүче Риф Мөхәммәтҗановка мөрәҗәгать иттек. Бер-бер артлы кандидатлык диссертацияләре якладык. Фән тавына үрмәлибез. Казаннан доцент Фазыл Фасеев, Хәләф Гарданов килде.

Мин “Татар әдәби теле тарихы”, “Хәзерге татар әдәби теленең стилистикасы”, “Сүз сәнгате” кебек фәннәр буенча лекция укыйм. Белгеч булмаганлыктан, морфологияне дә бирделәр.

Ничек кенә булмасын, бөтен авырлыкларны җиңә-җиңә кафедра алга атлады. Озак еллар “Кызыл таң” гәзитендә баш мөхәррир урынбасары вазыйфасын алып барган Үзбәк Гыймадиев, шунда ук тәрҗемәче булып эшләгән Радик Сибәгатов, кандидатлык диссертациясе яклап, безгә эшкә килделәр. Тора-бара Габделхәй Әхәтов белән Фәрит Хатыйпов докторлык диссертациясе якладылар. Акрынлап бу дәрәҗәне без дә (Гыймадиев, Сибәгатов, мин) яуладык. Җай өстенә җай, май өстенә май, дигәндәй, КДУдан соң шунда ук аспирантура  тәмамлап һәм кандидатлык диссертациясе яклап Камил Дәүләтшин белән Сәгыйдулла Хафизов килде. Әдәбиятчылар. Лекцияне яхшы укыйлар. Килеш-килбәтләрен студентлар да яратты. Камил Дәүләтшинга хәзер 75 яшь. Һаман эшли әле. Тик нигәдер докторлык диссертациясе якламады. Сәгыйдулла Хафизов 65 яшьтә. Докторлык диссертациясе нишләптер аңа елмаеп карамады шикелле. Хәзер ул лаеклы ялда, әдәби әсәрләр язу белән мәшгуль.

Кадрлар әзерләү дә кафедра җилкәсенә төшә. Шулай эшлибез дә. Элекке студентыбыз Алмаз Шәйхулов хәзер филология фәннәре докторы, профессор, кафедра мөдире. Төрки телләр белгече. Төрки телле халыкларның фән дөньясында билгеле кеше. Яшь кандидатлар Марат Шәрипов, Рәүф Идрисов, Илдус Фазлетдинов, Лилия Сәгыйдуллина, Зәбирә Кәримова, Гөлсинә Кәлимуллина, Эльмира Зарипова, Рамил Миңнеәхмәтов — безнең элекке студентлар. Аларның да докторлык диссертациясе яклаячакларына иманым камил. Бирсен Ходай!

Яхшылыкның әҗере — яхшылык. Казан ярдәмен онытмыйбыз. Безнең элекке студент Рамил Исламовны Казанга аспирантурага җибәргән идек. Кандидатлыкны да, докторлыкны да шунда яклап, хәзер Татарстан Фәннәр академиясендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары. Элекке студентыбыз Рифкать Әхмәтҗанов та шунда хезмәт итә. Академик. Илдар Низамов — КДУ профессоры. Студентларның йөзек кашы булган Ләйсән Кәшфиеваны да  Казанга җибәргән идек. Аспирантураны “отлично”га тәмамлап, Уфага кире кайтты. Әмма фән дөньясына түгел, “Кызыл таң” гәзитендә хәбәрче хәзер. Элекке студентларыбыз Татарстанның Яр Чаллы шәһәрен дә ямьләп йөри. Аспирантура тәмамлагач, Рәиф Закиров кандидатлыкны яклап, кафедра мөдире, проректор булып эшләде, озакламый докторлыкны яклаячак. Тормыш иптәше Рәзинә Мөхиярова да нурландыра Яр Чаллыны. Фән белән шөгыльләнә. Укыта. Әдәби әсәрләр иҗат итә. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Стәрлетамак педагогия академиясендә Илшат Насыйпов татар теле бүлеге ачып җибәрде. Күптән түгел генә докторлык диссертациясе яклады. Аллага шөкер!

Үткән уку елында бишенче курсның ун кызы кызыл диплом алды. Бу — кафедра укытучыларының белемле, тырыш, таләпчән булу, педагогик осталык белән нык кораллану нәтиҗәсе. Талантлы укытучылар эшли безнең кафедрада. А. Шәйхулов үзе өчен шигырьләр яза. К. Дәүләтшин повесть һәм җырлар иҗат итә. М. Шәрипов опера театрында җырлый. Л. Сәгыйдуллина, И. Фазлетдинов — берничә шигырь китабы авторы, Р. Миңнеәхмәтов — “Тулпар” журналының баш мөхәррире. Р. Идрисов — гәзит-журналларга мәкаләләр яза. Башкалар да әдәбият, сәнгать дөньясында иркен йөзә.

Исле гөл янында иссезе дә хуш исләнә, дигәндәй, укытучыларда булган талант нуры студентларга да төшә. Бу нурда коенырга теләүчеләр безгә укырга килегез. Хәзер ул “Татар-урыс филологиясе кафедрасы” дип атала. Өч төрле  һөнәр иясе булачаксыз: татар теле һәм әдәбияты укытучысы, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, журналист.

Безнең бүлектән зур талантлар чыгып, прозаиклар Х. Саръян, В. Исхаков, Э. Әгъзамов, Д. Булатова, Х. Мөдәрисова һ.б.), шагыйрьләр Ф. Габдрәхимов, М. Сираҗи, Р. Идиятуллин, Р. Тимершин, М. Закиров, М. Сәлимов, М. Вафин, И. Муллаянова һ.б.; журналистлар Ф. Фаткуллин, Г. Гәрәева, Ф. Гәрәев, И. Сәетгалиев, Р. Вәлитова, Г. Галикәева һ.б., тормышта лаеклы урыннарын тапты.

Талантлылар әле укучылар арасында да бар. Килегез безгә. Талантлар дөньясына рәхим итегез!

Суфиян Поварисов,

Башкортстан дәүләт

университеты профессоры.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»