27.08.2013 - Көнүзәк

Кешеләр өчен эшләү - чынбарлык

Мәгълүм булуынча,  Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов югары вазыйфада  тәүге көннәрдән үк власть эш­чәнлеген халык ихтыяҗ­ларына юнәлтүне республикада үткәрелүче дәүләт сәясәтендә төп өстенлек итеп билгеләде. Ә халыкны борчыган мәсьәләләрне эчтән белү һәм, шуннан чыгып, тиешле чаралар күрү өчен, аңлашыла ки, власть вәкилләре үзләре дә һәрдаим халык арасында булырга, кешеләр белән аралашырга, аларны тыңларга, ишетергә тиеш. Бу җәһәттән  Президент эшчәнлеге башка дәрәҗә власть органнары җитәкчеләре өчен дә чын-чыннан үрнәк булып тора. Рөстәм Хәмитов көн саен диярлек гади халык, предприятие-оешмалардагы хезмәт коллективлары белән очраша, шулар нәтиҗәсендә социаль-икътисади үсешкә бәйле анык карарлар кабул ителә.

Бу уңайдан узган атна да вакыйгаларга бай булды. Атап әйткәндә, 19 августта Рөстәм Хәмитов Благовар районы халкы белән аралашты. Языково авылында үткән очрашуда республика һәм район үсешенә бәйле бер генә мәсьәлә дә игътибардан читтә калмады, благоварлылар үзләрен кызыксындырган һәр сорауга Президенттан тулы һәм эзлекле җавап алды.

Очрашу алдыннан исә Президент “Дмитриевка” дуңгызчы­лык комплексы төзү буенча инвестиция проекты белән танышты. Бу проект Башкортстанда дуң­гыз ите җитештерү һәм эш­кәртү буенча заманча биш дуңгызчылык комплексы төзүне күз уңында тота. Ул елына 70 мең тонна дуңгыз ите җитеш­терүгә исәпләнә. Проектны “Таврос” идарә итү компаниясе” җәмгыяте тормышка ашыра. Проект, шулай ук, елына 230 мең тонна продукция җитеш­терүгә исәпләнгән катнашазык цехы, 90 мең тонна ашлык саклауга сәләтле элеватор, елына 1 миллион  башка исәпләнгән чалу-эшкәртү комплексы төзүне эченә ала. Объектларны 2015 елда файдалануга тапшыру күздә тотыла. Аның гомум бәясе — 12,5 миллиард сум. Әлеге вакытта шуның 3,4 миллиард сумы инвестицияләнгән. Проектны тулы куәтенә тормышка ашырганнан соң,  төбәктә 1 мең яңа эш урыннары барлыкка киләчәк. Әлеге вакытта дуңгызчылык комплексының беренче чираты файдалануга тапшырылган, анда 156 кеше хезмәт сала.

Президент белән очрашуда благоварлылар заманча җитеш­терү куәтенең  район икътисады үсешендә генә түгел, мөһим социаль әһәмиятен дә сызык өстенә алды һәм республика җитәкчелегенә  рәхмәт белдерде. Чөнки, алар билгелә­венчә, комплекс тулы куәтенә файдалануга тапшырылганнан соң, йөзләрчә кеше эшле, аларның гаиләләре исә тотрыклы керем белән тәэмин ителәчәк. Заманча комплекс янында ярдәмче хуҗалыклар булдыру исә бу өлкәләр үсешенә уңай йогынты ясаячак.

Үз чиратында, Президент комплекс төзелешенә респуб­ликаның зур ярдәм күрсәтүен һәм алга табан да шулай була­чагын сызык өстенә алды.

20 августта исә Рөстәм Хәмитов шундый ук очрашуны Күмертау шәһәре халкы белән үткәрде. Күмертаулылар да борчыган һәр мәсьәлә буенча Президенттан тулы һәм эзлекле җаваплар ишетте.

Президентның Күмертауга эш сәфәре дә бай эчтәлекле булды. Атап әйткәндә, тәүдә ул “Башкортстан азык-төлек комбинаты” җәмгыятенең производство цехларын һәм тегермәнен карады. Арытаба Күмертау авиация производство предприя­тиесендә эшләр торышы белән танышты, физкультура-сәламәт­ләндерү комплексы төзелешен күздән кичерде, шәһәр үзәгендә төзелүче биш катлы ике торак йортта эшләр барышын карады, мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләрне реаби­литация­ләү үзәгендә булды.

Әйтергә кирәк, Президентның мондый эш сәфәрләре хезмәт коллективлары белән очрашу, яңа төзелешләр барышын күзәтү максатында гына оештырылмый. Кешеләр мәнфәгатендә башкарылучы эшләрдә җитешсезлек­ләр ачыкланган очракта, Президент җитди кисәтү ясый һәм тиз арада аларны гамәлдән чыгару таләбе куя. Мәсәлән, Күмер­тауда төзелүче физкультура-сәламәтләндерү комплексын караганнан соң Рөстәм Хәмитов байтак кимчелек атады. Берен­че­дән, төзелеш озакка сузылган. Президент билгеләвенчә, ни­гез­дә, мондый объектлар бер елда файдалануга тапшырылса, биредә “Стройтрейдинг” подряд оешмасы инде ике ел эшләрнең очына чыгалмый. Моның белән бергә сыйфат та аксый.

— Сез кем өчен төзисез? Кешеләр өчен түгелмени? Мин исә әлегә биредә тиешле сыйфат күрмим. Аннары, бүген инде бу объектта эшләр тәмамланып, халык анда шөгыльләнергә тиеш иде. Кулыгыздан килми икән, мондый эшкә алынмаска кирәк, — дип төзүчеләрне тәнкыйть утына тотты Президент һәм шәһәр хакимиятенә барлык җитешсезлекләр гамәлдән чыгарылганнан соң гына объектны кабул итәргә боерды.

Биш катлы ике торак йорт төзелеше барган участокта да Рөстәм Хәмитов балалар мәйданчыкларын үзгәртеп төзергә кушты.

— Кара җирдә балалар мәйданчыклары эшләү яхшы түгел. Моның өчен хәтфә үлән яисә ком, башка заманча япма файдаланырга кирәк. Ә гомум алганда, йортлар начар түгел,— диде Президент.

21 августта Уфаның Октябрь проспектындагы “Үсмерләр китапханәсе” тукталышында җәяүлеләр өчен җир асты юл кичүе ачу тантанасында да Рөстәм Хәмитов, тәү чиратта, яңа объектка киңкатлам халык мәнфәгатьләреннән чыгып бәя бирде. Атап әйткәндә, объект бе­лән танышканнан соң ул тө­зүчеләр алдында җир асты ки­чүенә төшү юлын инвалидлар һәм бәби коляскасы эткән аналар өчен уңайлы итү бурычы куйды.

Шушында ук ул башкала халкы белән дә аралашты. Уфалылар, үз чиратында, әлеге мөһим объект өчен республика һәм башкала җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм, яшәешне уңай­лырак итүче шундый төзелешләр киңрәк колач алсын иде, дигән теләк белдерде.

Хәер, алдагы чорда да андый төзелешләр, һичшиксез, күпләп файдалануга тапшырылачак. Һәрхәлдә, соңгы берничә елда республикада һәм Уфада җәел­дерелгән колачлы төзелеш эш­ләре шулай дияргә тулы нигез бирә. Әйткәндәй, Президент башлангычы белән җәелде­релгән янә бер мөһим төзелеш үткән атнада сафка керде дә инде. Башкаланың Дим районына баручы юлда файдалануга тапшырылган тимер юл аша күперне дә, һичшиксез, тәү чиратта, кешеләр мәнфәгатен күздә тотучы объект дияргә кирәк. Эш шунда: байтак еллар Дим районыннан Уфа үзәгенә килеп эшләүчеләр юл тыгыннарында иза чикте. Хәзер исә мондый күренеш тарихта калды. Заманча сыйфатлы материаллардан төзелгән иркен, киң күпер һәркемгә юл йөрүдән ләззәт алып хәрәкәт итү мөмкинлеге бирә.

— Без алга табан да мондый объектлар төзүне дәвам итә­чәкбез. Алар халык өчен кирәк һәм мөһим. Минем эш өстәлендә күпер яисә юл төзүне үтенеп язган хатлар бихисап. Димәк, алда да зур эш көтә, — диде бу җәһәттән күпер ачу тантанасында Рөстәм Хәмитов.

Күренүенчә, республика җитәкчелегенең, атап әйткәндә, Президентның, һәр эш-гамәле халык мәнфәгатьләрен кайгыртуга юнәлтелгән. Һәм иң мөһиме — Президент башлангычы белән һәм Президент үрнәгендә га­мәлгә ашырылучы дәүләт сәя­сәте республикада һәр дәрәҗә власть органнарында да гадәти эшкә, нормага әверелеп бара. Дөрес, әле шәхси баюны алга сөрүче җитәкчеләр дә юк түгел. Әмма, күренүенчә, Президент андыйларны “чиста суга тиз чыгара”. Һәрхәлдә, республика башлыгыннан бер тапкыр кисәтү алган җитәкчеләр икен­чегә хилаф адымга бармыйдыр, хаталарны төзәтү чарасы күрә­дер, дигән фикердәбез. Бер сүз белән әйткәндә, “власть кешеләр өчен эшли” дигән гыйбарә — республикада бүген чынбарлык. Ә инде шушы гаять катлаулы идарә итү механизмын эшкә ку­ша алу Рөстәм Хәмитов коман­дасының нәтиҗәлелегенә ачык мисал булып тора.

Илдар Фазлетдинов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»