24.08.2013 - Көнүзәк

Башкортстан тәҗрибәсен илдә таратырга кирәк

— Экология мәсьәләләрен хәл итүдә журналистлар белән берлектә эшлибез. Халыкка дөрес мәгълүмат бирү, күләмле аңлату эше алып бару — алар иңендә. Шуңа без журналистлар белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, — диде республиканың табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Марат Вәкилов, Идел буе федераль округының табигатьне саклау ведомстволары матбугат хезмәткәрләренең Уфада үткән I съезды эшендә катнашучыларны сәламләп.

Чарага Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Пермь краеннан, Казаннан һәм башка төбәкләрдән вәкилләр килде. Беренче көнне “түгәрәк өстәл” артында фикер алышу булды, икенче көнне съезд делегатлары Күгәрчен районына юлланды. Башта кунаклар Түбән Биккуҗа авылында төзелүче “Башкорт авылы” туристик базасы белән танышты.  Кунакханә комплексында тө­зе­леш  эшләре ахырына якынлашкан. Киләчәктә спорт мәй­даны, чаңгы комплексы төзү дә күз уңында тотыла. Шулай ук бирегә ял итәргә килүчеләр өчен тарихи урыннарга сәяхәт оештырылачак. 

— Бу комплекс табигать кочагында ял итәргә яратучылар күңеленә хуш килер, дип ышанам. Гадәттә, күпчелек туристик комплекслар актив ял итүчеләр мәнфәгатьләрен күз уңында тотса, бездә барысы да табигать белән аралашу мөмкинлеге тудыру өчен эшләнә, —  диде төзелеш җитәкчесе Марс Юлбарисов.

Комплекска якын урнашкан Йомагуҗа сусаклагычы да кунаклар күңеленә хуш килде. Биредә алар көймәдә йөзде. Яр читендәге биек таулар, урманнар бар матурлыгы белән кунаклар алдында колачын җәйде.

“Морадым тарлавыгы” табигать паркы да үзенең матурлыгы, чисталыгы белән сокландырды. Биредә ял зонасы, экскурсия өчен уңайлыклар булдырылган. Парк директоры Илдус Алла­гуҗин тарлавык тарихы белән таныштырганнан соң, фикер алышу дәвам итте. Кунакларны, башлыча, ял итүчеләргә нинди уңайлыклар тәкъдим ителүе һәм паркның финанслану мәсьәләсе кызыксындырды.

Директор билгеләвенчә, төзелеш эшләре, нигездә, турист­лардан кергән акча исәбенә башкарыла. Җәй айларында ха­лык аеруча күп килгәнлектән, төп хезмәткәрләрдән тыш, тагын берничә кеше эшкә җәлеп ителгән. Киләчәктә паркны тагын да үстерү, төзекләндерү күз уңында тотыла, чөнки бирегә килүчеләрнең саны ел саен арта бара.

Директор әйтүенчә, паркка һәр елны дистә меңнән артык кеше килсә дә, биредә чисталык сакланачак. Табигатькә мөнәсәбәт кечкенәдән тәрбияләнергә тиеш. Бу җәһәттән биредә яшәүчеләр кунакларга үрнәк булып тора, диде ул.

Очрашуда билгеләнүенчә, җәмгыятьтә һаман экология торышына тиешенчә игътибар бирелми. Монда сүз зур завод-фабрикаларның һавага, эчәр суга зарарлы матдәләр ташлавы хакында гына түгел, кешеләрнең ял иткән урында чүп-чар калдыруы, табигатькә ваемсыз карашы турында да бара.  Мәктәпләрдә экология буенча дәресләр санының кыскаруы да файдага түгел. Башкортстанда үткән чара әлеге мәсьәләләрне хәл итүгә йогынты ясарга тиеш. Башка төбәкләр дә бу башлангычка активрак кушылса, илдәге экология торышы күзгә күренеп уңай якка үзгәрер иде. Өстәл артында аралашуга караганда, табигатькә чыгып, шушы рәвешле фикер алышу күпкә нәтиҗәлерәк, шуңа мондый чаралар традициягә әверелергә тиеш, дип сызык өстенә алды кунаклар.

Гөлия Гәрәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»