24.08.2013 - Көнүзәк

Хәйдәр Вәлиев: “Сайлаулар — гражданлык җәмгыятенең үсешкәнлегенә дә имтихан”

Мәгълүм булуынча, 8 сентябрь — Бер­дәм тавыш бирү кө­нендә Башкортстанда Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлаулар үтәчәк. Республика парламент сайлауларын нинди әзерлек белән каршы ала? Әлеге кампаниянең үзенчәлекләре нидә? Республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Хәйдәр Вәлиев бе­лән әңгәмәдә сүз шу­шы һәм сайлау кампа­ниясен оештыруга бәй­ле башка мәсьә­ләләр турында барды.

— Хәйдәр Арсланович, әлеге сайлау кампаниясенә бәйле төп әзерлек эшләре җәй айларына, ягъни күп­челек халыкның ял вакытына туры килде. Бу эштә авыр­лык­лар тудырмадымы? Го­мумән, узган чорда сайлау комиссия­ләре тарафыннан нинди эш башкарылды?

— Чыннан да, менә инде ике ай дәвамында сайлау мәшәкать­ләре белән янабыз. Мәгълүм булуынча, бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга сайлаулар турында карар 18 июньдә дөнья күрде. Бу җәһәттән моңа кадәр дә күләмле эш алып барылса, соңгы ике айда сайлауларга бәйле һәр этап системалы рәвештә тормышка ашырылды. Республикада 3 мең 452 участок сайлау комиссиясе оештырылды. Законнардагы үзгә­реш­ләргә ярашлы, алар хәзер биш ел дәва­мында эшләячәк. 28 августтан барлык участок сайлау комис­сияләре дә 8 сентябрьдә үтәчәк сайлауларга турыдан-туры әзер­лек эшенә керешәчәк. Кандидатларны, сәяси партия­ләр­нең тө­бәк бүлекчәләреннән кандидатлар исемлекләрен күрсәтү һәм теркәү кебек сайлау кам­пания­сендәге төп этаплар тәмам­ланды. Алар нәтиҗәләре буенча Дәүләт җыелышы-Корылтайдагы 110 депутат мандаты өчен 1623 кандидат көрәш алып бара. Аларның 1234е — бердәм республика округыннан партияләр исемлеге буенча, 389ы бермандатлы округ буенча күрсәтелгән. Яңа тарихта беренче тапкыр республика парламентына сайлауларда 12 сәяси партиянең төбәк бүлекчә­ләре катнаша.

Бүген сайлау бюллетень­нәрен басу этабына кердек. Барлыгы 6 миллион 14 мең данә бюллетень басылачак. Аларның 3 миллион 7 меңе — бердәм сай­лау округы, тагын шулкадәре бермандатлы округлар буенча булачак. Бюллетеньнәр өч телдә басыла. 80 проценты — урыс телендә, 370 мең 200е — урыс һәм башкорт телләрендә һәм 237 мең 600 данә бюллетень урыс һәм татар телләрендә басылачак.

4 сентябрьдән дә соңламый бюллетеньнәр территориаль сайлау комиссияләренә, 6 сен­тябрьдән дә соңламый участок сайлау комиссияләренә ките­реләчәк.

Янә дә шул: сайлау көнне та­выш бирү участокларына килә алмаучылар өчен исәптән тө­шерү таныклыклары да әзер­ләнә. Алар 70 мең данәдә басылачак. Таныклыкларны 24 июльдән 28 августка кадәр территориаль сайлау комиссия­ләрендә, 29 августтан 7 сентяб­рь­гә кадәр исә участок сайлау ко­миссияләрендә алырга мөм­кин.

Күренүенчә, җәй — яллар чоры дип, сайлау кампаниясенә әзерлек эшләре бер мизгелгә дә тукталып тормады, һәр этап Календарь планга ярашлы тормышка ашырыла. Һәм бүген республика парламент сайлауларын тулы әзерлек белән һәм оешкан төстә каршы ала дип тулы ышаныч белән әйтергә мөмкин.

— Шулай да Бердәм тавыш бирү көненең кызу бакча эшләре чорына туры килүе электоратның активлыгына кире йогынты ясар, дип уйламыйсызмы?

— Чыннан да, сайлаулар сентябрьдә беренче тапкыр гына үткәрелә, шуңа күрә русия­леләрнең, шул исәптән баш­корт­станлыларның да Бердәм тавыш бирү көнендә ни дәрә­җәдә активлык күрсәтәчәген фаразлау авыр. Бу хакта 8 сентяб­рьдән соң гына ниндидер нәти­җәләр ясарга мөмкин булачак. Шулай да мин республика хал­кының бу сайлауларда да һәр­вакыттагыча гражданлык бурычына җаваплы карап, бердәм рәвештә тавыш бирү участокларына киләчәгенә ышанам. Ахыр чиктә бу гражданлык җәм­гыятенең ни дәрә­җәдә үсеш­кәнлеген дә күрсәтә. Үз чираты­бызда без — төрле дә­рәҗә сайлау комис­сияләре дә гражданнар арасында колачлы аңлату эшләре алып барабыз.

— Бу җәһәттән алда сайлау кампаниясенә әзерлек кысаларында тагын нинди мөһим этаплар тора?

— Бүгенге көндә территориаль сайлау комиссияләрендә һәр участок буенча сайлаучылар исемлекләрен төзү тәмам­ла­нып килә. 28 августтан да соңламый бу исемлекләр тиешле участок сайлау комиссия­ләренә җибә­реләчәк. Шушы көннән башлап тавыш бирү хокукы булган һәр граждан, әгәр ул ниндидер сәбәп белән әлеге исемлеккә керми калган икән, анда кертүләрен таләп итеп, участок сайлау ко­миссиясенә гариза белән мө­рәҗәгать итә ала. Исемлектә хаталарга яисә төгәлсезлекләргә юл куелса, алар да шушы рә­вешле гамәлдән чыгарыла.

Янә килеп, 23 августта депутатлыкка кандидатның сайлаулардан үз кандидатурасын алу вакыты тәмамланды. Пар­тияләрнең төбәк бүлекчә­ләре һәм кандидатлар әлеге вакытта шулай ук киңкүләм мәгълүмат чараларында агитация алып бара. Агитация вакыты 6 сен­тябрьдә 24 сәгатьтә тәмамлана.

— Агитация эше дигәннән. Депутатлыкка кандидатлар исемлеген күрсәткән кайбер сәяси партияләрнең төбәк бүлекчәләре һәм кандидатлар жирәбә нәтиҗәләре буенча, әйтик, агитация алып бару өчен түләүсез бирелүче матбугат мәйданыннан файдаланырга да ашыгып бармый. Мондый хәлне Сез ничек аңлатыр идегез?

— Димәк, аларның депутат булырга омтылышы шулкадәр, дип фаразларга гына кала. Республика Үзәк сайлау комиссиясе исә  бу җәһәттән үзенә йөклә­тел­гән барлык бурычларны вакытында, тиешле дәрәҗәдә һәм катгый закон кысаларында тулысынча тормышка ашырды. Ә инде кандидатлар исемлеген күрсәткән сәяси партияләр төбәк бүлекчәләренең һәм кандидат­ларның бирелгән мөмкинлектән нәтиҗәле файдалану-файдаланмавы — фәкать алар эше.

— Хәйдәр Арсланович, гомумән, кандидатларның күпсанлы булуы сайлау кампаниясе барышында ничек чагылыш таба? Мондый үзен­чәлек эшне катлауландырмыймы?

— Әлбәттә, сайлау кампа­ниясендә катнашучы партияләр санының бермә-бер артуы безгә дә, ягъни мөһим чараны оешты­ручыларга да, эш өстәде. Икен­че яктан караганда, пар­тияләр күпсанлы булгач, эш­ләргә дә кызыклырак.

Гомумән, 8 сентябрь — Бер­дәм тавыш бирү көнендә Ру­сиянең яңа тарихында иң колач­лы сайлаулар үтәчәк. Ингушетия, Кабарды-Балкар Республикасы һәм Санкт-Петербургтан башка Русиянең барлык субъектларында да сайлау кампа­нияләре узачак. Русия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълү­матла­рына караганда, ил буенча парламент партияләреннән аеруча “Бердәм Русия”, КПРФ, “Гадел Русия” һәм ЛДПР, парламент булмаган партияләрдән “Русия патриотлары”, “Русия коммунистлары”, “Социаль гаделлек коммунистлар партиясе”, “Гражданлык платформасы”, “Русия­нең демократик партиясе”, “Родина” һәм “Яблоко” зур активлык күрсәтә.

Башкортстандагы сайлау кампаниясенә килгәндә исә, анда югарыда аталган дүрт парламент партиясеннән тыш, “Яшелләр альянсы — Халык партиясе”, “Социаль теләк­тәшлек партиясе”, “Гражданлык платформасы”, “Русиянең “Яшелләр” экология партиясе”, “СССРда туганнар” һәм башкалар катнаша. Гому­мән, республикада күпчелек партияләр ярыйсы ук актив эш алып бара, дияргә кирәк һәм бу зур хуплауга лаек. Сайлау комис­сияләре дә кандидатлар белән мөмкин кадәр ачык һәм демократик нигездә эшләргә тырыша. Кандидатларга һәм партияләргә һәр мәсьә­ләдә ярдәм кулы суздык: кон­суль­тацияләр бирдек, документлар үрнәкләре белән таныштырдык. Безнең өчен һәр кандидат тигез, бу — безнең эштә төп өстенлек булып тора.

Дөрес, партияләрнең әзер­леге төрлечә. Монысын инде сайлау нәтиҗәләре буенча күрербез.

— Партияләр күпсанлы булгач, кандидатлар арасында көндәшлек тә зурдыр? Парламент сайлауларында бер депутат мандатына ничә кеше дәгъва итә?

— Көндәшлек чыннан да зур. Әйтик, дүрт округта Дәүләт җыелышы-Корылтайга бер депутат мандатына — 11, өч округта — 10, янә өчесендә — 9, тугызында — 8, ундүртендә — 7, унөчендә — 6, алтысында бишәр кандидат дәгъва итә. Өч бермандатлы округта гына бер урын өчен дүртәр кеше көрәшә. Әйтергә кирәк, алар арасында дәүләт власте органнары, предприятие-оешма җитәкчеләре дә, вакытлыча эшләмәүчеләр һәм йорт хуҗабикәләре дә бар. Кандидатларның 407се — хатын-кызлар. Русия Дәүләт дума­сының — өч, дүртенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Ко­рылтайның — 36, урындагы Со­вет­ларның 75 депутаты шулай ук республика парламентында депутат мандаты өчен көрәшә.

— Үткән кампанияләр тәҗ­рибәсеннән күренүенчә, республикада сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар сайлау хокукын тормышка ашыра алсын өчен тиешле шартлар тудырыла. Әлеге сайлау кампаниясенә әзерлек кысаларында бу җә­һәттән нинди чаралар күре­лә?

— Башкортстанда физик мөмкинлекләре чикләнгән 300 меңнән күбрәк граждан исәплә­нә. Бу категория гражданнарның сайлау хокукларын тормышка ашыру өчен комиссияләр шәһәр һәм район хакимиятләре, Пенсия фондының урындагы бү­лекчә­ләре, халыкны социаль яклау органнары, инвалидлар оешмалары һәм башкалар белән бер­лектә күләмле чаралар күрә. Атап әйткәндә, күп кенә районнарда “Уңайлы мохит” максатлы программасы кабул ителгән һәм нәтиҗәле тормышка ашырыла. Аның кысаларында инвалидларга тоткарлыксыз хәрәкәт итү мөмкинлеге тудырыла.

Әлеге сайлау кампаниясенә килгәндә, Уфада, Стәрле­та­мак­та, Белоретта — берәр, Бәлә­бәйдә начар күрүчеләр өчен махсуслаштырылган ике сайлау участогы оештырылачак. Моннан тыш, барлык сайлау участоклары да оптик коррекцияләү корылмасы белән җиһазлан­дыры­лачак.

Янә килеп, 900дән артык участокта пандуслар, тоткычлар, инвалидлар өчен рельслар урнаштырылды. Русия Үзәк сайлау комиссиясенең “Сайлау участогына юл” пилот проектын тормышка ашыру кысаларында инвалид-сайлаучыларга 1906 паспорт тутырылды. Анда инвалидлык категориясе генә түгел, сайлау участогына юлдагы киртәләр дә күрсә­тел­гән. Киләчәктә шундый 28 мең паспорт тутыру бурычы тора.

Кыскасы, Бердәм тавыш бирү көнендә физик мөмкин­лекләре чикләнгән сайлаучылар да үзләренең гражданлык бурычын тулы куәтенә тормышка ашыра алачак.

— Ә августта табигать казаларыннан зыян күргән, атап әйткәндә, Әбҗәлил, Белорет районнарында хәл ничек то­ра? Табигать казасы нәти­җә­ләре әлеге террито­рияләрдә сайлауларны оешкан төстә үткәрергә комачауламаячакмы?

— Әлеге районнарда да тавыш бирү сайлау законнарында каралган тәртиптә үтәчәк. Муниципалитетлар белән тыгыз бәйләнеш урнаштырылган һәм барлык гражданнар да үзлә­ренең сайлау хокукларыннан тиешенчә файдалана алачак. Табигать казасы бу терри­тория­ләрдәге сайлау участокларына зыян сала алмады.

— Алда торган сайлау кампаниясенә бәйле ашыгыч мәсьәләләр, сораулар килеп туганда гражданнар кая мөрәҗәгать итә ала?

— Республика Үзәк сайлау комиссиясендә “кайнар элемтә” линиясе 1 июльдән башлап эшли. 8-800-347-54-54 күпканал­лы телефон номерын җыеп, гражданнар үзләрен кызыксындырган сорауны юллый ала. 30 августка кадәр сорауларга җа­вапны эш көннәрендә 16-18 сәгатьләрдә, 2-7 сентябрьдә 9-18 сәгать­ләрдә, 8 сентябрьдә 8-20 сәгать­ләрдә алырга мөмкин.

Моннан тыш, алдагы атнада республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сайлаучылар белән “туры бәйләнешкә” чыгачак. Безгә сайлаучыларны ишетү, аларны борчыган мәсьәләләрне тыңлау, Бердәм тавыш бирү көне турында ни дәрәҗәдә хәбәрдар булуларын ачыклау мөһим. Республикабыз тормышындагы мө­һим сәяси чарада барыбыз да бердәм катнашыйк, хөрмәтле ватандашлар!

Илдар Фазлетдинов әңгәмәләште.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»