24.08.2013 - Көнүзәк

Тыгыннар тарихта калачак

— Сыйфатлы юллар һәркемгә кирәк.  Бу юлдан йөрүче водительләр дә эш сыйфатыннан канәгать калыр. Объектны кыска вакытта төзеп,  файдалануга тапшырган, эшне җиренә җиткереп башкарган төзүчеләргә рәхмәт, — диде республика Президенты Рөстәм Хәмитов Уфаның Дим районына илтүче юлдагы күпернең икенче чиратын ачу тантанасында.

Дим районында яшәүчеләрнең зур өлеше шәһәр үзәгенә йөреп эшли. Әлегә кадәр аннан килеп йөрүчеләргә юл тыгыннарында байтак  вакытын уздырырга туры килә иде. 

Тимер юл аша автомобиль күперенең беренче чираты узган елның 22 октябрендә файдалануга тапшырылды. Кичә исә күпер тулысынча сафка керде.

Халык сыйфатлы юллар төзүне сорый. Әйтик, Уфада Тимашевка күпере озак еллар төзекләндерелмәгән. Юллар, тәү чиратта, биредә яшәүчеләр өчен кирәк.  Халык уңайлы мохиттә яшәргә тиеш. Шуңа да киләчәктә дә мондый күперләр салыначак, аларны төзү эше тагын да җанландырылачак, — диде Рөстәм Хәмитов.

— Дим районында 70 меңгә якын кеше яши. Ике ел ярым элек республика Президенты районга илтүче юлны төзекләндерү бурычы куйды. Кыска вакыт эчендә проект эшләнде һәм төзелеш җәелдерелде. Киләчәктә дә Дим районында юлларны киңәйтү буенча эш дәвам итәчәк. Бер елдан Дим бистәсеннән М-5  трассасына заманча, иркен юл чыгачак.  Дим-8 һәм Дим-9 микрорайоннарында да юл төзелеше эшләре башланачак,— диде Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов.  

Яңа күпернең озынлыгы 168 метр, төзелешкә 1 миллиард 634 миллион сум акча тотынылган.

Яңа күпер төзелешеннән аеруча Дим районы халкы канәгать.

— Мин бу районда туып-үстем, шунда яшим. Әлегә кадәр күпер тар иде. Дим бистәсе елдан-ел зурая, автомобильләр саны да күзгә күренеп арта. Шуңа да кыска вакытта шундый мөһим объектны эшкә кушканнары өчен республика һәм шәһәр җитәкчелегенә чиксез рәхмәтлебез, — диде Наталья Старочина.

Әйе,  мондый күперләр, юллар төзелү һәркемнең яшәешенә уңай йогынты ясый. Юллар төзелә икән, халыкның яшәү сыйфаты да яхшыра.

Гөлия Мөгаллимова. 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»