22.08.2013 - Көнүзәк

Үлем җәзасы кертү вәхшиләр санын киметерме?

Социаль челтәрләрнең берсендә “Үлем җәзасы кертү кирәкме?” дигән сорау алу нәтиҗәләренә тап булдым. Анда катнашкан кешеләрнең 81 проценты бу сорауга “әйе” дип җавап биргән. Ә бит шул ук вакытта өч  ай элек  кенә  “Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү” фонды үткәргән тикшеренүләрдә Русиядә үлем җәзасы кертүне хуплаучылар саны  62 процент кына булган. Соңгы чорда илнең төрле төбәкләрендә балигъ булмаган балаларга карата кылынган  коточкыч җинаятьләр Русиядә яшәүчеләрнең фикерен шушы рәвешле үзгәрткәндер, дип фаразларга кирәк.

Мәгълүм булуынча, февраль башында Яр  Чаллы шәһәрендә 8 яшьлек  Василиса Галицина бию түгәрәгеннән кайтып барганда юкка чыкты. Аны эзләргә бар шәһәр халкы күтәрелде. Ике меңнән артык  полиция хезмәткәре, өч меңгә якын волонтер эзләүдә катнашуга карамастан, кыз исән килеш табылмады. Югалуына дүрт көн үткәч, аның үле гәүдәсен Яр Чаллыдан 60 чакрым ераклыкта юл читеннән табып алдылар. Бу чорда Интернет челтәре “Кызны көчләүчене һәм мәсхәрәләүчене атарга  кирәк!” дигән язмалар белән тулды. Икенчеләр: “Ату гына аз, ул вәхшине җәзалап үтерергә кирәк”, дигән тәкъдим белән чыкты. “Җинаятьчене  үзебезгә бирегез,  без аны нишләтергә белербез”, дип ярсыды өченчеләр.

Шунысы гаҗәп һәм кызганыч, Василиса Галицинаның фаҗигасе шундый төрдәге җинаятьләрнең артуына китерде. Василисаның үле гәүдәсе табылуның икенче көнендә үк Иркутск өлкәсендә тагын бер кыз бала югалды һәм берничә көн үтүгә аның  да үле гәүдәсе генә  табылды. Уссурийскида мәктәптән кайтып барган җиреннән башлангыч сыйныфта укучы кыз  бала юкка чыкты. Ике көн үтүгә аның да көчләнгән һәм мәсхәрәләнгән үле гәүдәсен шәһәр читеннән табып алдылар. Әлеге куркыныч җинаятьне кылуда шик белдереп, 29 яшьлек таксист кулга алынды. Татарстанда булган икенче шундый вакыйга да йөрәкне тетрәндерде. Иртәнге җидедә өеннән чыгып киткән сигез яшьлек кыз бала, мәктәп юлында җинаятьче кулына эләгә. 20  градус салкында кар өстендә  ялангач килеш өч сәгатьтән артык  яткан баланың тән температурасы 26 градуска кадәр төшә. Бик авыр хәлдә ул  республика клиник дәваханәсенең реанимация бүлегенә китерелә.  Шунысы бар, бу вакыйга киң  яңгыраш алмады. Оператив хезмәткәрләр “моның үзенә күрә җитди сәбәпләре бар”, дип аңлатты. Василисаны үтерүче Фарух Ташбаев, оператив эзләү барышын социаль челтәрдән күзәтеп барганга күрә,  бу очрак турында мәгълүмат аз бирелде.

Иң аянычлысы шул, Алабуга кызына карата кылынган җинаять соңгысы булырына  өмет юк. Җәмгыять, әйтерсең лә, акылыннан шаша. Һәрхәлдә, типсә тимер өзәрдәй ир-егетләрнең бер гаепсез, сабый гына кыз балаларга кул сузуын акыл белән берничек тә аңлап та, кабул итеп тә булмый. Кем аларны шундый кансыз һәм бәгырьсез итеп тәрбияләгән? Гаиләме, әллә җәмгыять үземе?

Мәгълүм булуынча, Василисаны үтерүче Фарух Ташбаев вәхшилек кылырына ике атна кала социаль челтәрләрнең берсендә: “Кемне дә булса үтереп карыйсым килә. Ничек икән ул кеше үтерү?” дип язган булган. Нишләп аның бу язмасына беркем дә игътибар итмәгән? Әлеге  язманы укыган дуслары-якыннары аны бу адымнан тыймаган?

Бүген без хәвефле заманада яшибез. Куркыныч һәр яктан сагалап тора. Иң хафага салганы шул,   шушы хәвеф-хәтәр ятьмәсенә соңгы вакытта күбрәк балалар эләгә, җәмгыятебездә вәхшиләр саны арта. Югарыда телгә алынган хәл-вакыйгалар ата-аналарның һәм мәгариф хезмәткәрләренең  уяулыгын бермә-бер арттырырга тиеш. Мәсәлән, башлангыч сыйныфларның барысында да озайтылган көн төркемнәре булдыру балалар хәвефсезлеген тәэмин итүдә мөһим адым булыр иде кебек. Ул чагында кичкә кадәр эшләүче ата-аналарның күңеле балалары өчен тыныч булыр иде.

Дәүләт думасы депутатлары әлегә үлем җәзасы кертүгә каршы чыгыш ясый. Алда телгә алынган җинаятьләр саны киләчәктә  артуга табан барса, андый законның кабул ителүе дә ихтимал. Тик ул үзен аклармы, моңа карап кына җәмгыятебездә вәхшиләр саны кимерме, хөкем карары дөрес чыгарылмыйча, бер гаепсез кешеләр бу законның корбаны булмасмы? Бүгенге хәл-шартларда, безнең карашка, тәрбияви кыйм­мәтләрне, бигрәк тә әдәп-әхлак кагыйдәләрен күз уңында тоткан идеология булдыру үзен күбрәк аклаячак. Һәм бу эш дәүләт дәрәҗәсендә алып барылырга тиеш.  Шунсыз без җәмгыятебездәге вәхшилектән арындыра алмаячакбыз.

Венера Мәҗитова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Саннар һәм фактлар

Унҗиде ел элек үлем җәзасына каршы мораторий кертелә. Русияне Европа Советына кабул итүдә бу төп шартларның берсе булып тора.

Русиядә соңгы тапкыр үлем җәзасы 1996 елның 2 сен­тябрендә кулланыла.

Бүгенге көндә Русия халкының 81 проценты үлем җәзасын кире кайтарырга кирәк, дигән фикердә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»