22.08.2013 - Көнүзәк

Җир астыннан юллар бар

Соңгы елларда Уфада авто­мо­бильләр саны күзгә күренеп артты. Тыгыннар барлыкка килүгә, юл фаҗигаләре ешаюга да, тәү чиратта, шул сәбәпче. Әйтик, Октябрь проспектында юллар киңәйтелгәч, өлкәннәргә, инвалидларга, бәби коляскасы эткән әниләргә светофор янган арада аны кичеп чыгу авыр­лашты. Шуны күз уңында тотып, Октябрь проспектында җир өсте һәм җир асты юл кичүләре төзү буенча күләмле эш җәелдерелде. Шуларның берсе кичә файдалануга тапшы­рылды. “Үсмерләр китапханәсе” тукталышында җир асты юл кичүе аша иң беренчеләрдән булып Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов үтте.

– Объект тиешле вакыттан бер айга алдарак төзелеп бетте, – диде Уфа шәһәре хакимиятенең юллар, ясалма корылмалар төзү һәм төзекләндерү идарәсе җитәкчесе Әскар Фәйзуллин. – Юл кичүенең мәйданы – 528 квадрат метр. Озынлыгы – 49 метр. Хакы – 49 миллион сум. Тоннельнең киңлеге алты метр тәшкил итә. Дүрт урыннан  кичүгә төшеп-менеп була. Инвалидлар, бәби коляскасы эткән аналар өчен уңайлы пандус та урнаштырылган. Төзелеш барышында бары тик сыйфатлы материаллар һәм югары технологияләр генә файдаланылды. Төзелешне Пермь предприятиесе башкарды.

Төзүчеләр дә эштән канәгать. Пермь егетләре — слесарь-монтажчы Владимир Калинин белән эретеп ябыштыручы Вячеслав Субботин тәэссоратлары белән уртаклашты.

– Иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшләдек, – диде Вячеслав Субботин. – Эш барышына кар да, яңгыр да, бураннар да комачаулый алмады.  Җир асты юл кичүе – бик мөһим объект. Җаваплы эш башкаруыбызны аңлап, һәммәбез дә зур көч салдык. Картайган көнебездә онык­ларыбыз белән Уфага килеп,  әлеге объектка карап янә сокланырга насыйп булсын.

 – Кичү халыкара таләпләргә ярашлы иң сыйфатлы материаллардан төзелде, – диде Владимир Калинин. – Кичү аша үтүчеләр бер уңайсызлык та кичермәячәк. Тәүлек әйләнәсенә янып торучы фонарьлар чыгу урынын күрсәтәчәк. Түшәмнең биек булуы да мөһим.

Президент Рөстәм Хәмитов объектны җентекле караганнан соң, уфалылар белән аралашты.

Яңа кичү җәяүлеләргә дә, води­тельләргә дә бик күп уңайлыклар тудыра. Ул Октябрь проспектында тыгыннарны киметүдән тыш, бу участокта юл фаҗигаләре саны да сизелерлек азаер дияргә кирәк. Иң мөһиме – халык киң юлны җир астыннан иркенләп кисеп чыга алачак.

Айдар Зәкиев.

 Фото: Владимир Калинин һәм Вячеслав Субботин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»