21.08.2013 - Көнүзәк

Торатаудан оран килә!

25 августта Ишембай районының Урман-Бишкадак авылы янында III Халыкара “Торатау” этник музыка фестивале узачак. Аны дөньякүләм билгеле курайчы Роберт Юлдашев һәм аның дуслары оештыра.

— Һәр агачка яшәр өчен тамыр кирәк булган кебек, илләр һәм халыклар да тамырсыз була алмый, — ди атаклы курайчы. — Ә этно-музыка — гасырлар төпкеленнән килгән, мең еллар белән сыналган сәнгать төре. Шуңа да без аңа зур өметләр баглап, бик теләп мөрәҗәгать итәбез.

Фестивальдә Тыва Республикасыннан “Ят-Ха”, Эквадор индеецларының “Raindow” төркемнәре катнаша. Мәскәүдән “Тинтал”  төркеме кельт, Екатеринбургтан “Floss Florum” коллективы урта гасыр Европа музыкасын башкарачак. Моннан тыш, Хәния Фәрхи, “Курайчы” һәм “Аргамак” төркемнәре, Катя Ямщикова, Артемий катнашачак. Шунда ук балалар сабантуе үтәчәк, кул эшләре, халык кәсепләре товарлары белән сату оештырылачак.

Әлеге чара Торатау мәсьәләсенә тагын да зуррак игътибар җәлеп итәчәк дип көтелә. Кызганычка каршы, еш кына үзебез яшәгән төбәктәге табигать байлыкларына битарафлык күрсәтәбез. Әйтик, “Русиянең 7 могҗизасы”  проектында катнашучы “Чечня йөрәге”  мәчете өчен 2 миллионнан артык тавыш бирелгән, ә Башкортстанның Шихан таулары өчен 34 мең тирәсе. “Торатау” фестиваленнән соң тавыш бирү җанланыр дигән өмет бар.

Чара августның соңгы якшәмбесендә 14 сәгатьтә башлана һәм җәйне озатуның бер матур вакыйгасы булачак дип көтелә.

Резида Вәлитова.   


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»