21.08.2013 - Көнүзәк

Уфа сөт фестиваленә әзерләнә

Хәбәр ителүенчә, 31 августта башкалабыз Уфада “Сөтле ил-2013” Бөтенрусия фестивале үтәчәк. Русия күләмендәге иң зур гаилә бәйрәме халык арасында сөт һәм сөт продукцияләрен пропагандалауны, Башкортстанда бу юнәлештә эшләүче яңа җитештерү предприятиеләре һәм алар җитештергән сөт ризыклары белән таныштыруны максат итеп куя. Өченче ел рәттән үткәрелүче фестивальдә кимендә 50 меңнән күбрәк уфалы һәм башкала кунаклары катнашуы көтелә.

Әлеге бәйрәмнең элеккеләреннән үзенчәлекле яклары да аз түгел. Кунаклар өчен байтак сюрприз һәм тамаша әзерләнә. Бу хакта “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Русия Сөт җитештерүчеләр берлеге рәисе Андрей Даниленко, республика авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко, Башкортстан сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Азат Фазылов хәбәр итте.

Бөтенрусия күләмендәге фестивальнең өченче тапкыр Башкортстан башкаласында үткәрелүе очраклы түгел. Республика “Русиянең сөтле башкаласы” исеменә дәгъва итә. Мондый мәртәбәле дәрәҗәгә ирешү өчен алшартлар ышанычлы. Соңгы елларда республикада, һәр кешегә бүлеп исәпләгәндә, еллык сөт җитештерү күләме 350 килограммнан арта. Күрсәткеч гомумрусиянекеннән байтакка югары һәм медицина нормаларына җавап бирә. Шунысы аеруча куанычлы: республика халкы, нигездә, үзебезнең сөт һәм сөт продукцияләре белән тәэмин ителә.

— Бөтенрусия фестивален Уфа гына түгел, республика халкы да көтеп ала. Әлеге бәйрәмдә Башкортстанның барлык төбәкләреннән дә сөт җитештерүче, эшкәртүчеләр катнашачак. Әлбәттә, фестивальнең Бөтенрусия статусын алуы зур җаваплылык өсти. Быел сөт җитештерүче 30га якын предприятие үз продукциясе белән киләчәк. Узган елда фестивальдә 50 тоннадан күбрәк сөт реализацияләнде. Билгеле, быел бу күрсәткеч тагын да үсәчәк. Әйтергә кирәк, сөт бәйрәменең төп максаты — халыкны сөт куллану культурасына якынайту, үзебезнең җитештерүчеләр продукциясенең никадәр сыйфатлы булуын күрсәтү. Без бу бәйрәмгә матур бүләкләр дә әзерләдек, — диде Николай Коваленко.

Шуны да ассызыкларга кирәк: соңгы елларда дөнья базарында сөт һәм сөт продукцияләренә ихтыяҗ үсә. Аерым илләр сәүдә базарында өстенлек итү өчен, чын мәгънәсендә, икътисади көрәш башлады. Кызганычка каршы, узган ярты елда Русиядә сөт җитештерү, статистика мәгълүматларына караганда, 6 процентка кимегән. Сөт җитештерүчеләр берлеге рәисе Андрей Даниленко фаразлавынча, ел ахырына кадәр илдә сөт җитештерү күләме узган елдагыдан 1 миллион тоннага кадәр кимиячәк. Русиядә елына 16 миллион тонна сөт эшкәртелүен исәпкә алганда, бу — зур күрсәткеч.

— Гомумән, Русия төбәкләре арасында узган ярты елда сөт җитештерүне арттыручы бер Башкортстан гына булды, — диде Андрей Даниленко. — Әгәр илебездә авыл хуҗалыгына караш һәм дәүләт сәясәте Башкортстандагы кебек булса, зур ышаныч белән әйтәм: аграр тармакта мондый артка тәгәрәү күзәтелмәс иде. Русиядә җан башына елына 240 килограмм сөт җитештерелсә, сездә ул 110 килограммга югарырак. Минемчә, Бөтенрусия күләмендәге фестивальнең дә тәэсире булгандыр. Республика халкы үз җитештерүчеләренә өстенлек бирсә, читтән төрле шикле ризыклар сатып алу да чикләнер иде...

А. Даниленко сүзләренә караганда, илебездә сөтчелек тармагына карашны тамырдан үзгәрткән хәлдә генә сәүдә базарында үзебезнең ризыкларга урын күбрәк булачак. Импортерлар Русиядә сөт ихтыяҗын күреп, сөт продукцияләренә хакны арттыра башлаган. Белоруссия, мәсәлән, моңа кадәрге бәяләрне ике тапкыр күтәргән.

Бүген Башкортстан Русия төбәкләре арасында сыер маллары саны буенча — беренче, тулай сөт җитештерү күләме буенча икенче урында. Тармак министры Николай Коваленко, якын елларда икенчесе буенча да беренче урынга чыгу мөмкинлеге булуын белдерде. Моңа ирешү юнәлешендә байтак чара тормышка ашырыла. “500 ферма”, “Крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында 2011-2013 елларда гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программалары шушы максатларны күз уңында тота.

Бөтенрусия фестивале ачылуга санаулы көннәр калып бара. Башкалабызның иң зур В. Ленин исемендәге мәйданында үтәчәк чаралар иртәнге унда башланачак. Дистәләрчә мәйданчыкта урнашкан ярминкә-күргәзмәләр, ял итү һәм күңел ачу урыннары бәйрәмгә килүче һәр кунакның күңеленә хуш килерлек итеп оештырыла. “Балалар дөньясы” төрле яшьтәге малайлар һәм кызларны элеккеләреннән дә мавыктыргычрак чараларга чакыра. Кичке күңел ачу программасында катнашачак танылган иҗат коллектив­ларының күчтәнәче дә әлегә сер булып калсын.

Олег Төхвәтуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»