21.08.2013 - Көнүзәк

Благоварга ышаныч зур

19 августта Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Благовар районында “Дмитриевка” дуңгызчылык комплексын төзү буенча инвестицион проект презентациясендә булды. Башкортстанда елына 70 мең тонна дуңгыз ите җитештерү һәм эшкәртүгә сәләтле заманча биш дуңгызчылык комплексы төзү буенча инвестицион проектны “Таврос идарәче компаниясе” җәмгыяте гамәлгә ашыра.

Дуңгызчылык комплексының һәркайсы үрчетү, үстерү һәм симертү мәйданчыкларыннан торачак. Моннан тыш, проект елына 230 мең тонна продукция җитештерәчәк катнашазык цехы, 90 мең тонна сыешлы элеватор төзүне күз уңында тота. Шулай ук, елына 1 миллион баш мал чалу-эшкәртүгә сәләтле комплекс төзү планлаштырыла.

Объектлар 2015 елда сафка кертеләчәк. Бу проектларны гамәлгә ашыру меңнән артык эш урыны  булдыру мөмкинлеге бирәчәк. Проектның гомум бәясе — 12,5 миллиард сум. Бүген 3,4 миллиард сум салынган да инде. Проектка дәүләт ярдәме күләме 2,6 миллиард сум тәшкил итәчәк. Әле республика хөкүмәтендә субсидияләр бирү тәртибе турында карар әзерләнә.

Бүген дуңгызчылык комплексының беренче чираты файдалануга тапшырылган. Рөстәм Хәмитов предприятие хезмәткәрләре белән сөйләште (биредә 156 кеше эшли) һәм дуңгызларны үстерү технологиясе белән танышты.

— Республика бу комплексны төзүдә зур ярдәм күрсәтә. Арытаба да ярдәм итеп торачакбыз, — диде Рөстәм Хәмитов.

Район үзәге Языковода Рөстәм Хәмитов Благовар районында яшәүчеләр белән очрашты. Сөйләшү барышында республика башлыгы Благовар районының күтәрелештә булуын билгеләп үтте.

Районның киләчәге өметле. Куәтле, ныклы хуҗалыклар бар. Уфа кебек зур базарның якын булуы агросәнәгатьне үстерүгә булышлык итә. Шуңа күрә дә Благовар районының уңышлы үсеш алачагына шик юк, дигән фикердә Президент.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»