31.03.2011 - Көнүзәк

Хаталардан сабак алырга!

Рәсми мәгълүматлар соңгы 15 ел дәвамында авыл хуҗалыгының “тотрыклы” рәвештә артка тәгәрәвен билгели. Авылда яшәүчеләрнең 80 процентын бүген пенсионерлар тәшкил итә. Авылларда мәктәпләр, балалар бакчалары ябыла. Авыл тормышын җанландыру өчен нәрсә эшләргә кирәк? Әлеге сорауга мөгаен һәр төбәк үз мөмкинлекләреннән, үзенчәлекләреннән чыгып җавап эзли торгандыр. Башкортстанда аграр тармакны яңа юнәлештә үстерү, авыл хуҗалыгы, фермер һәм крестьян ихаталарында җитештерүне күтәрү проблемалары Республика Президенты Рөстәм Хәмитовның Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатларына Юлламасында яңача яңгыраш алды.

Авыл хуҗалыгы өчен узган елны исәпкә алмаганда, соңгы елларда табигый шартлар уңай килде. Дәүләт ярдәме дә тоемлы булды. Әмма, 2010 елгы югалтулар тармак сәясәтенә яңача караш таләп итә. Күптән түгел мәсәлән, министрлык коллегиясендә урыннарда хуҗасызлык күренешләре арту, продуктлылыкны күтәрү буенча чаралар күрелмәве билгеләнде. Игенчелек тармагында, әйтик, соңгы елларда органик ашламаның нигездә кулланылмавына, җир эшкәртү тәртибенең онытыла баруына зур борчылу тудыра. Әгәр 90нчы елларда һәр гектардан уртача 26 центнер азык берәмлеге алынса, узган елда ул 10 центнер тәшкил иткән. 2010 елда 2009 елдагы белән чагыштырганда республикада сөт җитештерү —14,  йомырка җитештерү 5,7 процентка кимегән. тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе 32 процентка төшкән.

Илебездә хуҗалык итү базар мөнәсәбәтләренә нигезләнә икән, әлбәттә, аграр тармак кына читтә кала алмый. Авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеге беренче чиратта җитештерү күләме, дәүләт күрсәткән ярдәмнең ни дәрәҗәдә аклануы, аграр секторның инновацион технологияләргә йөз тотып эшли алуы белән бәяләнә. Авылга инвестицияләрнең аз килүе, бәлки, биредә өстенлекле тармакларның чикле булуы белән дә аңлатыла торгандыр. Сәүдә базарында әлегә кадәр авыл җитештерүчесе белән артык исәпләшүче дә булмады. Авыл җитештерде, башкалар аны сатып баеды. Башкортстан Президенты Юлламасында әлеге кимсетүле карашны үзгәртү буенча җитди бурычлар билгеләнгән.

Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең төп фондының 10-15 проценты гына тиешле дәрәҗәдә теркәлгән һәм милек итеп рәсмиләштерелгән. Шул 10-15 процент кына базар әйләнешенә кертелгән.

Шул ук вакытта безнең авыл хуҗалыгы предприятиеләренә инвестицияләр салырга теләүчеләр аз түгел. Соңгы ярты елда алар белән сөйләшүләр алып барылды. Эшне башлау өчен иң мөһим шарт — объектларга милек хокукын тиешенчә рәсмиләштерү, дип ассызыклана Президент Юлламасында.

Кредит сәясәтендәге таләпләрнең көчәюе  шартларында, шулай ук хуҗалыкларның үз средстволары чикле булу сәбәпле, 2010 елда авыл хуҗалыгында инвестицион активлык кимү күзәтелде.

Авыл хуҗалыгы буенча төп капиталга инвестиция күләме 3,6 миллиард сум, ягъни республика икътисадына юнәлтелгән гомум инвестиция күләменең 4,4 процентын тәшкил итте. 2009 ел белән чагыштырганда инвестиция күләме 72 процент булды.

Президент Юлламасында аграр тармакта җитештерүне арттыруда шәхси ихаталарның мөмкинлеклә-рен үстерүгә зур игътибар бирелә. Чөнки тоташ авыл хуҗалыгы өчен авыр килгән 2010 елда да крестьян ихаталары көчлерәк булып калды. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча гомумреспублика күләмендә аграр предприятиеләр өлеше — 28, фермер хуҗалыкларыныкы 4 процент тәшкил итсә, крестьян ихаталары күрсәткече 68 процент. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларының удель авырлыгы 2009 елдагы белән чагыштырганда 3 һәм 1 процентка кимесә, шәхси ихаталарда 4 процент үсешкә ирешелгән. Ләкин аларны берләштерүче структура гамәлдә юк яисә алар бик аз. Бу юнәлештә эшне башларга кирәк. Муниципалитетлар халыктан продукцияне сатып алу һәм аны эшкәртүчеләргә илтеп бирү белән шөгыльләнүче предприятиеләрне оештыруда ярдәм күрсәтергә тиеш...

Эшне болай оештыру барысы өчен дә отышлы булачак, дигән фикердә Президент. Крестьян кулында “тере акча”, ә муниципалитетларда табыш белән эшләүче предприятиеләр булачак, эшкәртүчеләр сөт, ит, яшелчә, йомырка белән гарантияле тәэмин ителәчәк... Бу юнәлештә кулланучылар кооперацияләре зур ярдәм күрсәтә алыр иде.

Шул ук вакытта. Быел Русия кулланучылар кооперациясенә 160 ел тула. Кызганычка каршы, соңгы 20 ел дәвамында аларның эшчәнлеге нигездә туктап калды. Күптән түгел Русия Хөкүмәте вице-премьеры Виктор Зубков, “Агросәнәгать үсеше” гомумдәүләт программасы кысаларында бүленгән 6 миллиард сумнан кулланучылар җәмгыяте өчен дә өлеш булачак, дип белдерде.

Узган елда республика хөкүмәте белән төзелгән килешүдә, “Башпотребсоюз” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм шәхси ихаталарда җитештерелгәнне сатып алырга, урындагы чимал базасын файдаланып эшкәртү сәнәгатен үстерергә йөкләмә алган иде. Кызганычка каршы, әлегә кадәр кулланучылар җәмгыятенең бу юнәлештә күзгә күренерлек эш башкарганы юк. Аерым чыганакларга караганда, соңгы 5 елда бу системада сәүдә эшчәнлеге өчтән бер өлешкә, хәзерләүләр күрсәткече 25 процентка кимегән. Зур биш базаның икесе генә сакланган һәм алар да үз тәгаенләнеше буенча файдаланылмый.

Президент Юлламасында билгеләнүенчә, авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеген күтәрү мөһим факторларның берсе буларак билгеләнә.

Олег ТӨХВӘТУЛЛИН,

 “Кызыл таң”.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»