20.08.2013 - Көнүзәк

Яңарыш курсы анык нәтиҗәләр бирә

Республика җитәкчелеге тарафыннан җәелдерелгән яңарыш сәясәте анык нәтиҗәләрен бирә башлады. Башкортстанның иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади тормышында узган атнадагы вакыйгалар да моңа ачык дәлил булып тора.

13 августта Президент Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Стәрлетамак шәһәрендә булды. Биредә ул иң тәүдә “Вториндустрия” җәмгыятенең чүп-чарны сортларга аеру комплексы эше белән танышты. Комплекс узган елның декабрендә генә файдалануга тапшырылган һәм елына 100 мең тоннага кадәр каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү куәтенә ия. Чүп-чарның яртысы диярлек икенчел эшкәртүгә юнәлтелә һәм аннан 40 процентка кадәр файдалы компонентлар алына.

Әлеге яңа, заманча комплексның әһәмияте Стәрлетамак өчен генә түгел, якын-тирә шәһәр-районнар өчен дә гаять мөһим. Эш шунда — киләчәктә Стәрлетамакта Гафури һәм Авыргазы районнарын, Салават һәм Ишембай шәһәрләрен дә үз эченә алган калдыкларны эшкәртү һәм утильләштерү буенча пилот проектын тормышка ашыру күздә тотыла.

Стәрлетамакта әлеге полигонга калдыклар 2001 елдан башлап китерелә. Проект буенча аның беренче чира­тының мөмкинлекләре 2012 елга кадәр исәпләнгән була. Әмма чүп-чарны сортларга аеру комплексын эшкә кушу полигонның хезмәт итү вакытын сизелерлек арттырган. Өстәвенә, алдагы елның май-июнь айларында полигон­ның икенче чираты да файдалануга тапшырылачак. Калдыкларның яртысы икенчел эшкәртүгә җибәрелеп, калган чүп-чарны алты тапкырга кадәр тыгызлау технологиясе кулланылганлыктан, полигонның икенче чиратының мөм­кинлекләре тагын 40 елга җитәчәк, дип исәпләнә. Әмма бу да чик түгел. Якын чорда полигонга Санкт-Петербургтан эре габаритлы калдыкларны ваклаучы “Шредер” корылмасы кайтарылачак. Аны эшкә кушканнан соң, полигонның хезмәт итү вакыты 60 елга кадәр артачак.

Әлегә кадәр чүп-чарны сортларга аеру комплексы төзелешенә 100 миллион сум салынган. Ел ахырына кадәр исә янә 60 миллион сум бүленәчәк.

— Сез гаять мөһим эш башкардыгыз. Бу – республикадагы беренче шундый заманча комплекс. Ярдәм булачак, — диде, малтабарларга мөрәҗәгать итеп, Президент.

Иң мөһиме, аңлашылуынча, республикада чүп-чарны сортларга аеру буенча мондый заманча комплекслар төзелеше Стәрлетамак белән генә чикләнмәячәк. Президент әлеге мәсьәлә буенча Хөкүмәттә махсус киңәшмә үтәчәге турында белдерде. Димәк, якын чорда аерым бер шәһәр генә түгел, гомум республика бу җәһәттән яңарыш кичерәчәк, дияргә кирәк.

Стәрлетамакта февраль аенда гына эш башлаган 1нче клиника дәваханәсе каршындагы 3нче төбәк кан тамырлары үзәге дә республикада җәелдерелгән яңарыш сәясәте җимеше. Аның төзе­лешенә республика бюджетыннан 400 миллион сум бүленгән. Февральдән баш­лап биредә 60тан артык нейрохирургия операциясе үткәрелгән. Июль аеннан исә үзәк тәүлек әйләнәсенә эшли башлаган.

Клиника, чын мәгънәсендә, иң заманча техника һәм технологияләр белән җиһазландырылган. Әйтик биредәге компьютер томографы йөрәк-кан тамырлары авыруларын иң башлангыч стадиядә үк ачыклау мөмкин­леге бирә. Интернет ярдәмендә үзәк табиблары башкала белгечләре белән дә тыгыз бәйләнештә эшли. Шул рәвешле хәзер Стәрлетамак, Күмертау, Ишембай, Салават, Мәләвез шәһәр­ләре һәм якындагы ун район халкының, неврология, кардиология, нейрохирургия һәм рентгенохирургия юнәлешләре буенча Уфа юлын таптамыйча, бирегә килеп тә югары сыйфатлы медицина ярдәме алу мөмкинлеге бар.

Белорет районында исә юл төзе­леше колач алды. Мәгълүм булуынча, Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов агымдагы елның июлендә “Стәрлетамак — Белорет — Магнитогорск” автомобиль юлы төзелешен тергезү турында карар кабул итте. Әлеге юл 2004 елда төзелә башлаган. Әмма 5,5 чакрым юл төзелгән дә, эшләр шуның белән тукталган. Стәр­лета­мактан — Югары Әүҗәнгә кадәр юлның гомум озынлыгы исә 115 чакрым булачак. Якын елларда биредә 3,3 миллиард сум үзләштерү күздә тотыла. Әйткәндәй, республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча комитетыннан белдерүләренчә, биредә эшләр башланган да инде. Атап әйткәндә, проект һәм юл яру эшләре алып барыла, урман киселә. Әлегә 11 чакрым юл төзел­гән. Якындагы ике елда исә янә 21 чак­рым юл салынып, ул Казарма авылына кадәр җитәчәк. Җомга көнне биредә эшләр барышы белән Президент Рөстәм Хәмитов танышты.

“Стәрлетамак — Белорет — Магнитогорск” юлындагы торак пунктларда яшәүчеләргә әлегә көзгедәй шома юлны берничә ел көтәргә кирәк булса, Туймазы районының Кандра поселогы халкы өчен башкалага килү вакыты алдагы атнада ук “кыскарачак”. 23 августта “Уфа — Кандра” маршруты буенча беренче яңа, тиз йөрешле электропоезд юлга чыгачак. Һәр җомга кич Уфадан 17 сәгать 55 минутта кузгалачак электропоезд 144 чакрым араны 2 сәгать 41 минутта үтәчәк. Уфага исә тиз йөреш­ле электричка якшәмбе көнне 16 сәгать 21 минутта кузгалачак. Хәер, заманча электричканың өстенлекләре аның тиз йөрешле булуында гына түгел. Биредә пассажирлар өчен бөтен уңай шартлар тудырылган. Вагоннар кондиционер белән җиһазландырылган, тамбурлар җилләтелә, электропоезддагы тәртипне видеокамералар күзә­тәчәк. Моннан тыш, электропоездда та­выш та азрак булачак. Һәм барлык шушы уңайлыклар өчен, әйтик, Уфа — Кандра арасында, пассажирлар нибары 150 сумлык билет хакы түләячәк. Аңлашыла, яңарыш сәясәтенең бу җимеше дә киңкатлам халык күңеленә хуш килер, дияргә кирәк.

Районнарда гына түгел, башкалабыз Уфада да кызу эш кайный. Атап әйткәндә, узган атнада Рөстәм Хәмитов ШОС һәм БРИКС илләре башлыклары саммитларына әзерлек кысаларында төзелүче объектларны карады. Кәрван­сарай һәм Конгресс-холл янында төзе­лүче “Holidainn” һәм ”Hilton” отель­лә­рендә дә, “Нефтьче” мәдәният сараен реконструкцияләү территориясендә дә эшләр графиктан алда бара. Мәсәлән, Конгресс-холл янында төзелүче кунак­ханәне 2014 елның мартында файдалануга тапшыру каралган булса, төзү­челәр эшне гыйнварга ук тәмамларга вәгъдә итә.

Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып нинди нәтиҗә ясарга була? Күренүенчә, Президент билгеләгән яңарыш курсы анык нәтиҗәләрен бирә башлады, дияргә тулы нигез бар. Шул ук вакытта бу әле олы эшнең башы гына. Республикада, гомум илдәге кебек, яңартасы өлкәләр бихисап. Һәм әлеге стратегия тулы куәтенә тормышка ашырылсын өчен республика халкының җаваплы чорда Президент командасына, ягъни яңарыш командасына ышаныч һәм теләктәшлек күрсәтүе дә төп шартлар­ның берсе булып тора. Юкса, ярты юлда тукталып калуыбыз да бар. Республика халкы да Башкортстанда арытаба да киң колач белән йортлар, социаль объектлар, юллар төзелүен, яңа балалар бакчалары ачылуын, производство объектларының сафка басуын, заман технологияләре яшәеше­безгә үтеп керүен, медицина хезмәт­ләндерүе сыйфаты яхшыруын — кыскасы, тормышның шушы рәвешле яңа­рыш кичерүен телидер, дигән фикер­дәбез.

Илдар Камилов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»