Һәркем җаваплылык тойсын!

Юлдагы хәлне бик тиз бәяләп һәм аның үзгәрүен күз уңында тотып, хезмәткәрләр утырган “Шкода-Октавиа” шәһәрдән чыгу юлына юнәлде. Руль артында — полиция капитаны Эдуард Идрисов. Аның белән әңгәмә патруль автомобилендә башланды. Ул инде сигезенче ел Русия Эчке эшләр министрлыгы ЮХХДИ идарәсенең Уфа шәһәре буенча юл-патруль хезмәте полкында хезмәт итә.
Бала чакта Эдуард тарих белән мавыга, тарихта эз калдырган кешеләр белән кызыксына. Ул кешенең язмышы үз кулында булуына ышана. Шуңа да алдынгы укучы математика буенча олимпиадаларда уңышлы чыгыш ясый, спорт белән шөгыльләнә.
— Иң мөһиме — үз көчеңә ышанырга һәм ялкаулашмаска, — ди Эдуард.
Өлкән сыйныф укучысы үзаллы шөгыльләнә. Студент елларында өстәмә белем алуы аңа нык ярдәм итә һәм егет ике энесе өчен үрнәк була. Малайлар өчен әти-әниләренең “Үз эш-гамәлләрең өчен үзең җавап бир!” дигән сүзләре тормыш девизына әверелә.
Язмыш Эдуардны һәрвакыт талантлы, акыллы кешеләр белән очраштыра. ЮХХДИ идарәсенең юл-патруль хезмәте полкына килгәч тә шулай була. Беренче сөйләшүгә аны юл-патруль хезмәте полкы командиры, милиция полковнигы Флорид Сәлимҗанов чакыра.
— Минем белән кул биреп күрешкәч, Флорид Флүр улы “Алачаксыңмы?” — дип сорады. “Нәрсәне?” — дип сорыйм, аңламыйча. “Акча, ришвәт алачаксыңмы?” — дип катгый кабатлады командир. “Юк”, — дидем. “Уку үзәгенә стажировкага җибәрегез”, — дип боерды полковник Сәлимҗанов, — дип хәтерли Эдуард.
Яшь инспектор беренче тапкыр кулга корал алгач кына җаваплылыкны бөтен җитдилегендә тоя. Ул көнне Илшат Хуҗагалиев белән хезмәткә керешә. Беренче кизү торуы Интернациональ — Комаров урамнары чатында үтә һәм вакыйгаларга бай була. Шуларның берсе — исерек шофер белән очрашу. Әмма яшь инспектор уяу була.
— Тәҗрибәсе бөтенләй булмауга карамастан, хезмәттәшем конфликтны дөрес хәл итте, — дип хәтерли батальон командиры урынбасары, полиция өлкән лейтенанты Илшат Хуҗагалиев. — Шоферның дорфалыгы бик тиз юкка чыкты.
Көн артыннан көн үтә, киеренке кизү торулардан соң Эдуард үзенең хезмәт юлын дөрес сайлавына ныграк инана бара. Бер фаҗигале очрактан соң ул моңа тулысынча ышана. Шул ук елның җәендә башкаланың Черниковка бистәсендәге Хәкимов урамында бер исерек шофер баланы бәрдерә. Армиядән кайткан яшь егет, дуслары белән автомобилен “юып”, юлга чыга. Беренче көнне үк бер гаепсез бала таптала.
— Ул көнне мин менә шундый кабахәтләрнең кара эшләрен булдырмас өчен барлык тырышлыгымны салырга карар иттем, — ди Эдуард.
Сигез ел эшләү дәверендә дорфа, үзенең хаклыгына һәм җәзасызлыгына инанган шоферлар азаймады, әлбәттә. Инспекторга ачу белдерүче, аңа янаучы кешеләр бүген дә очрый. Һөнәри осталык, тынычлык саклый белү инспектор өчен мөһим сыйфатлар булып кала.
— Ул — бик принципиаль, Эдуард өчен закон алдында барысы да тигез, — ди полициянең өлкән лейтенанты Виталий Пфлугфельдер.
Дүрт ел элек шундый бер очрак була. Өлкән лейтенант Идрисов чит ил машинасындагы шоферны туктата. Ул шәһәр Советы депутаты булып чыга, әмма шофер таныклыгы тартып алына. Ярты сәгатьтән шул ук урам чатында юл-транспорт вакыйгасы теркәлә. Шул ук депутат бик нык исерек килеш идарә иткән “Хундай” машинасы (инде икенче машина) дүрт транспорт чарасы бәрелешүгә сәбәпче була. Очраклылык белән генә корбаннар булмый.
Бүген инде полиция капитаны Идрисов — Русия Эчке эшләр министрлыгы ЮХХДИ идарәсенең Уфа шәһәре буенча юл-патруль хезмәте полкының рота командиры. Гуманитар академиянең юридик факультетының дүртенче курсын тәмамлаган. Аның җитәкчелегендәге подразделениедә 76 кеше хезмәт итә. Эдуард Әхнәф улы аларның һәркайсы өчен җавап бирә.
— Аларның яртысыннан күбрәге миннән өлкәнрәк. Туганымдай күргән хезмәттәшләремнең һәркайсы өчен борчылам. Дәүләт автоинспекциясендә дә кешеләр эшли, алар да әле авырып китә, әле кемнеңдер гаиләсендә проблемалар була. Шундый хәлләрдә кешеләргә ярдәм итәргә тырышам, — ди командир.
Светлана Әсәнова.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”