20.08.2013 - Көнүзәк

Юл да, элемтә дә кирәк

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов эш сәфәре белән Ишембай, Бөрҗән, Белорет районнарында һәм Межгорье шәһәрендә булды. Ишембай районының Колгына авылында Президент балалар бакчасын, урта мәктәпне һәм халык язучысы Ногман Мусинның иҗат йортын карады.

Авыл халкы белдерүенчә, Колгына өчен иң көнүзәк мәсьәләләрнең берсе — юл булмау. Авылда бүген 350гә якын йорт исәпләнә. Әле файдаланылучы юлны юл дияргә дә тел бармый, чөнки аннан җәй һәм кыш көннәрендә генә йөреп була, язлы-көзле исә ул баткакка әверелә. Төбәктәге бердәнбер юлны кардан тазарту өчен чылбырлы бульдозер файдаланыла. Ул еш кына аны кардан чистартырга өлгерми. Бу эш өчен Т-150 яисә К-700 кебек тракторлар кирәк, дип исәпли авыл халкы.

Юлсызлыктан өлкәннәр дә, балалар да җәфа чигә. Колгына урта мәктәбе укытучылары сүзләренә караганда, бирегә тирә-як авыллардан йөреп укучы балалар берничә чакрым араны җәяү үтәргә мәҗбүр. Сәбәбе гади — мәктәп автобусы кышын тауга менә алмый. Урындагы мәктәп укытучылары Президентка шулай ук балаларны төрле олимпиадаларга, конкурсларга, ярышларга йөртү өчен автотранспорт бүлүне сорап мөрәҗәгать итте. Бүген аларның юл йөрү мөмкинлеге юк.

Авыл халкына уңайсызлык тудыручы тагын бер мәсьәлә — “кәрәз”ле элемтә булмау. Моңа бәйле, Башкортстан Президенты район хакимияте башлыгына “кәрәз”ле элемтә операторлары белән сөйләшүләр алып барып, Мәгълүмат техноло­гияләре агентлыгы белән берлектә бу мәсьәләне хәл итүне йөкләтте.

Колгына авылындагы һәр ихатада диярлек умарта тоталар. Димәк, авылда бал запасы күп, ә менә аны сатуда авырлыклар бар. Биредә шушы файдалы продукцияне сату системасы бөтенләй эшләнмәгән.

— Авыргазы районында “Тере авыл” проекты уңышлы тормышка ашырыла. Биредә дә эшне шушы юнәлештә оештырырга кирәк. Кооператив оештырмыйча, бал сату мәсьәләсен хәл итү катлаулы булачак, — дип белдерде Рөстәм Хәмитов.

Белгечләр фикеренчә, умартачылыктан тыш, бу төбәк өчен фермер хуҗалыкларын, ит терлекчелеген, шулай ук туризмны үстерү дә өстенлекле юнәлешләр була алыр иде. “Башкортстан Уралы” биосфера резерваты чигенә якын урнашуы төбәктә туризмны үстерүгә булышлык итәчәк.

Арытаба Президент Белорет районының Югары Әүҗән авылына килде. Авылны Стәрлетамак, Белорет һәм Магнитогорск белән тоташтыручы юл төзелеше вакытын билгеләү сөйләшүләрнең төп темасы булды. Алдагы елларда Югары Әүҗәннән Стәрлетамакка кадәр 115 чакрым арадагы юл төзелешенә 3,3 миллиард сум акча юнәлтү планлаштырыла. Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты вәкилләре әйтүенчә, проектлау, юл урынын билгеләү, урман кисү эшләре алып барыла да инде. Бүген юлның 11 чакрымы төзелгән.

Президент Межгорье шәһәрендәге социаль объектларда да булды. Биредә ул иң тәүдә “Юность” балалар-үсмерләр спорт мәктәбенә килде. Күренекле Русия биатлончысы Ольга Вилухина биредә тәрбияләнгән.

Рөстәм Хәмитов көрәш һәм аэробика, тренажерлар залларын, хоккей тартмасын карады. Биредә 11 секция эшли. Мәктәп директоры Галина Четвертакова сүзләренә караганда, бүген 65 кеше хоккей белән шөгыльләнә, балалар ярышларда даими катнаша. Бозны кулдан әзерлиләр, мәктәпнең махсус машинасы юк. Шугалак 15 апрельгә кадәр эшли.

Республика Президенты, шулай ук, 2нче урта мәктәптә булды. Ул 1988 елда төзелгән. 22 сыйныфта 530 бала укый, мәктәптә 46 укытучы эшли, алар карамагында интерактив такта һәм заманча җиһазландырылган ике компьютер сыйныфы бар.  Шулай ук мәктәптә өч спорт залы булдырылган, шуларның берсе — сәламәтлеге какшаган балалар өчен. Рөстәм Хәмитов физика, химия,  информатика һәм туган төбәк тарихы кабинетларын карады. Мәктәп директоры Ольга Орлова сүзләренә караганда, территорияне төзекләндерүне һәм мәктәп түбәсен алмаштыруны да кертеп, бинаны ремонтлау өчен 800 мең сумга якын акча таләп ителә.

Республика Президенты мәктәпкә якын урнашкан стадионны да карады. Биредә дә йөгерү юлларына ремонт таләп ителә.

Межгорье шәһәрендә яшәүчеләр өчен торак-коммуналь өл­кә­гә кагылышлы мәсьәләләр кискен тора. Республика җитәкчелегенең урындагы халык белән очрашуыннан соң шундый нәтиҗә ясарга мөмкин.

Гомумйорт  счетчиклары кую тәртибе, коммуналь хезмәт­ләргә тарифлар арту, күпчелек түбәләрдән су үтү, кайнар су булмау турында бик күп сораулар бирелде. Межгорьеда яшәү­челәрне, шулай ук, пенсия исәпләү, федераль үзәктән финанслау, моношәһәрләрне үстерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре дә кызыксындырды. “Стәрлетамак — Белорет — Магнитогорск” юлын төзү турында да сүз булды.

— Юл Стәрлетамактан Югары Әүҗәнгә, арытаба Әскардан Магнитогорскига китәргә тиеш. Быел барлык конкурс процедуралары үтәчәк, — диде Рөстәм Хәмитов. — 2015 елда юлның иң катлаулы участогы — таулардан үтүче 20 чакрым өлеше төзеләчәк. Трасса кыйммәткә төшәчәк. Эшләр 2020 елга кадәр дәвам итәчәк, — диде Рөстәм Хәмитов. — Мине сезнең нинди шартларда яшәвегез, ничек ял итүегез, киләчәккә планнарыгыз кызыксындыра. Катлаулы мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм булачак. Шушы көннән башлап оештыру юнәлешендәге үзара мөнәсәбәтләрне башкача корачакбыз, дип уйлыйм.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»