17.08.2013 - Көнүзәк

Юл хәвефсезлеге мәсьәләләре каралды

Башкортстан Хөкүмәтендә “Башкортстан Республикасының Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе идарәсе утырышы үтте. Анда республика юлларында хәвефсезлек тәэмин итү мәсьәләсе тикшерелде.

— Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның республика юлларында хәвефсезлек тәэмин итү буенча кушылган йөкләмәләре, һичшиксез, үтәлергә тиеш, — дип ассызыклады Президент Хакимияте җитәкчесе Владимир Балабанов. — Бүген уртак көч белән муниципалитетлар дәрәҗәсендә башкарылырга тиешле эшләр тикшереләчәк.

Беренче чиратта Юл хәрәкәте хәвефсезлеге программасы расланырга тиеш. Һәр районда бу мәсьәләләр белән шөгыльләнүче комиссия эшли, әмма муниципаль берәмлекләрнең күпчелегендә бу программа юк.

Икенче мәсьәлә — юл билгеләре кую, аеруча хәвефле урыннарда көйләнүче кичүләр оештыру. Мәк­тәпләр, балалар бакчалары һәм уен мәйдан­чыкларына якын урыннардагы юлларда бу аеруча мөһим.

Шулай ук, урындагы власть белән берлектә муниципальара пассажирлар һәм йөк ташуга анализ ясарга, урындагы әһәмияттәге юлларның “хуҗасыз” участокларының торышын тикшерергә, муниципаль комиссияләрнең эшен бәяләргә кирәк.

Хакимият башлыклары федераль дәрәҗәдә яңгыратылырга тиешле көнүзәк мәсьәләләрне әйтеп үтте. Русиянең башка өлкәләре белән чиктәш районнарга юл кагыйдәләрен күршеләрдә бозып килеп керү мәсьәләсе кискен тора, ә авыл районнарында юл хәрәкәте инспекторлары җитешми.

Муниципаль бюджетлар өчен штрафларны шәһәр яисә район казнасына түләтүне кайтару мәсьәләсе дә көн үзәгендә тора. Элек бу акча юл билгеләре, светофорлар кую өчен зур финанс ярдәме булып торган.

— Бу уңайдан Муниципаль берәмлекләр советы федераль власть органнарына мөрәҗәгать итте, — дип билгеләде Ассоциация идарәсе рәисе Сергей Молчанов. — Безне башка төбәкләр дә хуплаячак дип уйлыйм.

Утырыш йомгаклары буенча муниципаль берәмлекләр өчен тәкъдимнәр әзерләнде, якын арада хәл ителергә тиешле мәсьәләләр билгеләнде.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»