17.08.2013 - Көнүзәк

Яу батыры бага һәйкәлләрдән

Үткәннәрен белмәгән һәм хөрмәтләмәгән халык­ның киләчәге юк. Бу хакыйкатьне Чакмагыш районын­да да ях­шы аңлыйлар һәм төрле сугышларда һәлак булганнарның исемен мәңгеләштерү җәһә­теннән анык эш алып баралар.

Районда барлыгы 30 һәйкәл һәм обелиск бар, аларның барысы да паспортлаштырылган. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан алар реконструкцияләнгән һәм төзек­ләндерелгән. Бу максатка район бюджетыннан 20 миллион сум бүленгән. Шул ук елда Чакмагыш районы үзәгендә урнашкан Җиңү паркында өч Советлар Союзы Героена һәм Дан орденнарының тулы кавалерына бюстлар куелган. Һәйкәлләрне һәм обелискларны карау һәм  тәртиптә тоту эше мәгариф учреждениеләренә йөкләтелгән.

Шунысы аерым игътибарга лаек. Чакмагыштан чыккан кешеләр арасында үз акчаларына һәйкәл-обелисклар төзетүчеләр дә бар. Яңа Мортаз авылында туып-үскән  Мәскүр Сәмиев — шундыйлардан. Бүген Дүртөйле районының Мәскәү авылында “Пожтехника МС” оешмасын җитәкләүче Мәскүр Гыйниятулла улы  моннан берничә ел элек үзе туып-үскән авылда Бөек Ватан сугышы кырында ятып калганнар истәлегенә һәйкәл төзеткән.

Агымдагы елда исә Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан район үзәгендә Әфганстанда һәм башка локаль бәрелешләрдә һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл ачылган.

Венера Мәҗитова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Чакмагыш районы.

Чакмагыш районыннан Бөек Ватан сугышына 10065 кеше киткән, шуларның 5794е яу яланында ятып калган.

Әфган сугышында 108 чакмагышлы катнашып, аларның 6сы хәрби бурычын үтә­гәндә һәлак булган.

Чечня Республикасындагы һәм Төньяк Кавказ төбәгендәге хәрби хәрәкәтләрдә  районнан 154 ир-егет катнашкан. Аларның  алтысы туган якка цинк табутларда гына кайта алган.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»