15.08.2013 - Көнүзәк

Мең ямаулы “төзек” юллар

Русиядә ике бәла — юләрләр һәм юллар, диләр. Юләрләре турында әйтә алмыйм, әмма менә юллар — чыннан да бәланең бәласе. Руль артындагылар да, җәяүле дә адым саен очраган чокыр-чакырларга зарлана, ә инде йорт алларындагы, ихаталардагы юллар еш кына бомбага тотканны хәтерләтә. Авылларның күбесендә асфальтны төштә дә күрмиләр. Властьлар исә: “Русия зур, барлык юлларны да карап бетереп булмый”, — дип аклана. Шуңа сабыр холыклы авыл халкы, берәр заман безгә дә чират җитәр әле, дип көтә.

Ә менә юл уртасында бу “һәйкәлне” урнаштырган мес­кеннең, түземлеге беткән, күрәсең. Ул властьларга тәмам үзәккә үткән юллар өчен үзенчә шушындый “рәхмәт” әйтергә уйлаган. Кем белә, я тәгәр­мәченең дисклары бөгелгәндер, я автомобиленең глушителе төшеп калгандыр  — мондый юлдан теләсә нинди “сюрприз” көтеп була! 

Әлеге фотоның кайда тө­шерелгәнен язып тормыйм, аны җитәкчеләр болай да таныр. Шуны гына әйтәм: бу  участокны шоферлар “сират күпере” дип атый һәм юкка гына түгел. Берничә чакрымнан торучы бу араны үтү, чыннан да, бик катлаулы. Икенчедән, кайсы гына төбәкне, шәһәр-районны алсаң да мондый участоклар җи­тәрлек.

Хөкүмәт юлларга игътибар­ны көчәйтеп, бу эшкә ел саен акчаны күбрәк бүлсә дә, без, юл йөрүчеләр, әлегә бер үзгәреш тә сизмибез. Бүленгән акчалар кайсы “коридорларда” югалып, кайсы кесәләрдә ятып кала торгандыр, билгесез. Әмма менә бик билгеле статистика бар: ел саен юлларда 44-45 мең авария була, һәр өченче авария юлларның начар торышы сәбәпле ясала. Ягъни, аларның төзек булмавы нәтиҗәсендә меңәрләгән гомер өзелә. Һәм мондый хәл белән әлеге “һәйкәл” авторы кебек кенә көрәшеп булмавы көн кебек ачык. Төзүче оешмалар өчен катгый нормативлар кертү  зарур, сыйфатсыз юллар өчен алар җавап бирергә тиеш. Әгәр дә билгеләнгән файдалану вакыты чыкканчы асфальт ярыла, чокырлар барлыкка килә икән, юл салган компания аны үз исәбенә төзекләндерергә тиеш. Югыйсә, әлегә аларга начар юллар салу файдага гына:  ел да үтми – яңа заказ алалар, яңадан ремонтлыйлар, кыскасы, бюджет акчасына бер урынны ямыйлар да ямыйлар.

Гөлнара Гыйлемханова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»