15.08.2013 - Көнүзәк

“Үз эшемне ачарга дәүләт ярдәм итте”

Былтырдан республикада “Эш башлаучы фермер” программасы гамәлгә ашырыла башлады.  Узган елда Бакалы районыннан өч кеше шушы программада катнашучы статусы алды. Быел исә дүрт кеше бу программага керергә җыена. Үз эшен дәүләт ярдәменә таянып башлап җибәргән фермерлар арасында Курчей авылыннан Василий Пятибратов та бар.

— Авылда эш булмау сәбәпле, унөч ел буе күрше Татарстанның Азнакай районына йөреп эшләдем. Яшь барган саен, читкә йөреп эшләү ялкыта башлады. Узган елда республикада “Эш башлаучы фермер” программасы гамәлгә ашырыла башлавын ишетү белән мин дә анда катнашып карарга булдым.  Килә­чәктә үз ихатамда токымлы мал асрауны күз уңында тотып,  узган ел­ның җәендә ындырымда үз акчама унга егерме биш метр зурлыгындагы мал абзары  төзедем. Ул әзер булуга документлар артыннан йөри башладым. Бу эшне мин районның “Мәгълүмат-консультация үзәге” хезмәткәрләре ярдәме белән башкарып чыктым. Ноябрьдә миңа “Эш башлаучы фермер” статусы бирелде. Шуңа ярашлы, республика һәм федераль бюджетлардан 1 миллион 500 мең сум грант бүленде. Аны мин “МТЗ - 82” тракторы, “КУН-10”,  пресс-җыйгыч һәм сөт саву җиһазы алуга тотындым. Яңа елдан соң “Россель­хоз­банк”ның Бакалыдагы филиалыннан 1 миллион 400 мең сум кредит алып, аңа 400 мең сум үземнекен дә кушып, Бәләбәй районыннан токымлы 25 тана һәм бер үгез алып кайттым. Бүген таналарым­ның барысы да саудыра. Июльдә көнгә 320шәр литр сөт тапшырдым. Әле бүген генә районнан  тагын бер куанычлы хәбәр килеп иреште: токымлы мал сатып алган өчен 928 мең сум субсидия килгән. Аны мин “Россель­хозбанк”тан алган кредитымны капларга тотыначакмын, — ди фермер.

Василий Пятибратов, фермерлыкка тотынып, үзен генә түгел, тагын өч авылдашын эшле иткән. Мал караучы Федор Никифоров, савучы Светлана Филиппова, көтүче Айрат Антипов эш шартларыннан канә­гать.

— Бүгенге заманда  эш табу авыр. Мине эшле иткән өчен  Василий Филатовичка зур рәхмәт­лемен. Акчасын да вакытында түләп то-ра, печәнен­нән дә өлеш чыгара, — ди Федор Никифоров.

 Әле фермер кышкылыкка мал азыгы хәзерләү белән мәш­гуль.

—  Ихатадагы маллар уңышлы кышласын өчен һәрберсенең авырлыгы 300 килограмм булган 650 төргәк печән һәм салам кирәк. Мин әлегә шуның 400ен генә хәзер­ләдем, — ди фермер.

Болындагы печәнне чабарга, җыярга һәм төяп алып кайтырга үз техникасы булмау сәбәпле, халык пай җирләрен булдыклы фермерга ышанып тапшырган. Җирдән файдаланган өчен хакны ул аларга, башлыча, печәнләтә түли. Фермер карамагында әлеге вакытта 48 гектар пай җире исәпләнә. Моннан тыш, 30 гектар чәчүлек мәйданы бар. Анда ул быел арпа һәм борчак үстергән.

Фермер киләчәккә анык максатлар куеп яши. Мал азыгын тиешле күләмдә хәзерләп бетерүгә, ул  абзарын зурайтырга җыена.

— Бүген ихатада, 16 бозауны да кертеп, барлыгы 43 сыер малы исәпләнә. Мал саны күбәйгән саен, абзардагы урын да тарая. Шуңа салкыннар башланганчы мал торагын зурайту эшенә тотынырга кирәк, — ди хәстәрлекле фермер.

— Сезнең тиз арада аякка басып китүегезне авылдашларыгыз күреп-белеп торадыр. Араларында сезнең үрнәккә иярүчеләр юкмы?

— Берәүнең теләге барга охшый. Тәвәккәлләрме-юкмы, анысын вакыт күрсәтер. Әлегә авыл­ның бердәнбер фермеры мин генә, — дип җаваплый бу сорауга фермер.

— Бүгенге көн фермеры нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Бу һөнәрнең нинди өстенлекләре бар, Василий Филатович?

— Фермер тырыш һәм чырыш булырга, авырлыклардан курыкмаска, җитди карарлар кабул иткәндә югалып калмаска, заман белән бергә атларга тиеш. Кем дә кем үзендә шул сыйфатлар барлыгын тоя икән, курыкмыйча эшкә тотына ала. Тагын шунысын аерым билгеләп үтәргә кирәк: эш башлаучыны урындагы район хакимияте, авыл хуҗалыгы идарәсе, “Мәгъ­лүмат-консультация үзәге” хезмәт­кәрләре игътибардан читтә калдырмый. Шәхсән безнең районда эш шулай оештырылган. Иң мөһиме —эш башлаучы фермерга бүген дәүләт ярдәм итә! Дәүләт тарафыннан субсидия рәвешендә бирелгән 2 миллион 328 мең сум акчаны мин үзем кайчан эшләп таба алган булыр идем әле? Авыл җирендә яшәүче, күпләп мал асрарга теләге булган һәркемгә мин программада катнашырга һәм дәүләт ярдәменнән файдаланып калырга киңәш итәр идем.

Венера Мәҗитова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Бакалы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»