14.08.2013 - Көнүзәк

Сабыйларны кем яклар?

“Бурдан кала, уттан калмый” ди халык. Янгын чыгып гомер буе җыелган мөлкәтнең көлгә әверелүе, кешеләрнең гомере өзелүе турында әледән-әле ишетелеп тора. Мондый күренешләр аеруча җәй айларында еш кабатлана. Кайда эшләвеңә, ничә яшьтә булуыңа һәм никадәр мөлкәт туплавыңа да карамый ул.

Июльнең бер иртәсендә Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында яшәүче Атнагузиннар гаиләсенә дә бәхетсезлек ишек шакый. Дөресрәге, ул ишек ач­канны көтеп тормый, хуҗаларча түргә уза. Берничә минут эчендә гаилә бер нәрсәсез урамда торып кала.  Бүген биш балалы Гөләмзә һәм Клим Атнагузиннар әниләре белән мунчада яши. Клим дәваханәдә сакчы булып эшләсә, Гөләмзә 1,7 айлык сабыен тәрбияли. Ут өйдәге җиһазларны гына юк итми, берникадәр тупланган акчаны да көлгә әйләндерә.

— Әле ярый авылда мәрхәмәтле кеше­ләр яши. Бергәләшеп мунчаны, абзарны уттан саклап калдык. Азык-төлек, кием белән ярдәм итеп торалар. Авыл советы рәисе Марат Зәйруллин да кулыннан килгәнчә ярдәм итә, көн саен диярлек килеп хәлебезне белә. Әмма озакламый салкын кыш җитәчәк, балаларны мәктәпкә әзерлисе бар, ә безнең һаман яшәр урыныбыз юк. Өй страховкаланган иде. Инде янгын булганга айдан артык вакыт үтсә дә,  һаман шул акчаны юллап ала алмыйбыз, — диде 38 яшьлек Клим Маркович. Гаилә башлыгы билгеләвенчә, аларга авылда башка өй тәкъдим иткәннәр, әмма аларның гомер иткән нигезләрен ташлап китәсе килми.

— Авыл кешесенең төп кереме — мал асраудан. Без дә күпләп мал тотабыз. Аларны башка җиргә күчерү уңайсыз. Йорттан чыгып китсәк, калган әйберләребез дә юкка чыгар дип куркабыз, — ди ул.

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү максатында Бәләбәй районы хаки­миятенә шалтыраттык.  Алар гаиләгә ярдәм итү өчен төрле юллар эзләүләре турында белдерде. Мондый хәлдә калучыларга ярдәм күрсәтү өчен хокукый база булмавы мәсьәләне катлау­ландыра икән. Бүген Атнагузиннар Авыл хуҗалыгы министрлыгы аша торак төзүгә субсидия алу өчен чиратка куелган. Министрлык та бу мәсьәләгә тизрәк җавап бирсә, күпбалалы гаиләгә салкын кыш  куркыныч тудырмас иде.

Нинди генә хәл чыга калса да, иң беренче, страховкалау турында сүз йөр­тәләр. Атнагузиннарның өе страховкаланган булса да, “Роспотреб­надзор”ның һаман да тиешле чаралар күрмәве аңлашылмый. Кечкенә хезмәт хакын балаларыннан өзеп страховкага түләгән гаиләгә тиз арада ярдәм күрсәтелмәгәч, үзеннән-үзе, “ни өчен страховкаларга” дигән сорау туа. Төрле яклап та күпбалалы гаиләләргә ярдәм күрсә­телгән вакытта, урамда калучы Атнагузиннарга да тизрәк уңыш елмайсын иде.

Гөлия Гәрәева.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»