13.08.2013 - Көнүзәк

Хәл тотрыклана

Шимбәдә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов төбәкләрдәге катлаулы метеорологик хәлгә багышланган видеоселектор киңәшмәсендә катнашты. Аны Русия Президенты Владимир Путин алып барды. Киңәшмәдә Идел буе, Урал һәм Ерак Көнчыгышта су басу нәтиҗәләрен бетерү буенча чаралар күрү мәсьәләсе тикшерелде.

Ил башлыгы фикеренчә, барлык гамәлләр дә, иң беренче чиратта, халык мәнфәгатьләренә таянып, аларның хәвефсезлеген һәм иминлеген тәэмин итү максатында оештырылырга тиеш.

Русия Президенты төбәкләр һәм федераль ведомстволар җитәкчеләренә хәлне арытаба да халыкка ярдәм, аларның хуҗалыкларын һәм зыян күргән милкен тергезү күзлегеннән чыгып анализларга чакырды.

Владимир Путин Финанс, Гадәттән тыш хәлләр, Төбәкләр үсеше министрлыкларына Русия төбәкләрендә су басу нәтиҗәләрен бетерү өчен федераль бюджеттан бүленәчәк акча күләмен билгеләүне йөкләтте.

Видеоселектор киңәшмәсендә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов ассызыклавынча, 8 һәм 9 августта яуган яңгыр күләме 5-6 айлык норманы үтәде.

— Бу территория Чиләбе өлкәсе чигендә, безнең тау чаңгысы курортлары урнашкан төбәктә. Андагы елгалар тиз арада ярларыннан чыгып, торак пунктларын басты. Су басу зонасына 10 авыл керде. Без якынча 800 кешене эвакуацияләдек, шуларның 250се — балалар.  Халыкны алты мәктәпкә урнаштырдык, — диде Рөстәм Хәмитов.

Башкортстан Президенты Гадәттән тыш хәлләр, Эчке эшләр министрлыкларының һәм урындагы властьларның көйле һәм оператив эшен билгеләп үтте.

— Иң мөһиме — корбаннар һәм социаль объектларда җимерелүләр юк, — диде Башкортстан Президенты. — Зыянны исәпләп, бу эшне озакка сузмыйча ярдәм күрсәтә башларбыз, дип уйлыйм.

Республика Президенты әйтүенчә, халык арасында паникага бирелүчеләр юк, бу хәл барысын да берләштерде.

* * *

Әлеге вакытта Әбҗәлил һәм Белорет районнарында төзекләндерү эшләре бара. Аны 13 августка кадәр тәмамлау планлаштырыла.

Моннан тыш, Яктыкүл һәм Чибәркүлдә, Янгел, Тырка һәм Дарулы елгаларындагы гидротехник корылмаларның торышы даими күзәтү астында тотыла.

Авыл биләмәләре башлыклары һәм Әбҗәлил, Белорет районнары хакимияте вәкилләре җитәкчелегендә матди зыянны билгеләү һәм каза күргәннәргә ярдәм күрсәтү өчен һәрбер хуҗалыкка комиссия тикшерүе үткәрелә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш  идарәсендә белдерү­ләренчә, халыкның яшәешен тәэмин итү системасы тулысынча сафка бастырылган. Автомобиль юлларының барлык участоклары да хәрәкәт итү өчен ачык. Гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен бетерү өчен шәхси состав һәм техника җитәрлек.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»