Зыян күргәннәргә ярдәм булачак

10 августта Башкортстан Президенты Әбҗәлил районының су баскан торак пунктларында булды. Рөстәм Хәмитов Үтәгән авылы халкы белән очрашты. Биредә барлыгы 540 кеше яши. Су басу нәтиҗәсендә авылның барлык 142 йорты да зыян күргән. Балалар һәм өлкәннәр эвакуацияләнгән. Бүгенгә алар барысы да үз йортларына кайткан.
Бәлагә тарыган кешеләр белдерүенчә, авылны Ураза бәйрәмендә су баса. Олы Кызыл ярларыннан чыгып, йортларны, каралты-кураны баса, авылга илтүче юлны юа.
Моннан тыш, көтүлекләр тулысынча су астында калган, агым кышкылыкка хәзерләнгән печәнне агызып алып киткән.
Авыл халкы республика җитәкчелегенә Олы Кызыл елгасындагы дамбаны һәм күперне ныгыту зарурлыгын җиткерде. Башкортстан Президенты тәкъдимне хуплады. Ул авылга проектлаучылар җибәреләчәге турында әйтте. Рөстәм Хәмитов белдерүенчә, иртәгәдән су баскан зоналарда махсус комиссия эш башлаячак. Ул табигать казасы салган зыянны бәяләячәк. Белгечләр һәрбер өйгә керәчәк, зыян күргән бер кеше дә игътибардан читтә калмачак.
Республика башлыгы, Хисмәтовлар һәм Ялмурзиннар хуҗалыкларында булып, су басу масштабын бәяләде. Әлеге вакытта йортлардан су киткән. Базларда һәм каралты-кура тирәсендә әлегә су бар.
Урындагы халык сүзләренә караганда, үз тарихы дәверендә бу торак пунктын дүрт тапкыр су баскан. Әмма монысы иң көчлесе булган. Районда яңгырлар 25 июльдә башланган, соңгы атнада явым-төшем тәүлек әйләнәсенә барган.
— Су басу үтте дияргә мөмкин, — диде Әбҗәлил районына сәфәр нәтиҗәләре буенча Рөстәм Хәмитов. — Су 1-1,5 метрга кимегән. Урындагы халык су басуны сабырлык белән үткәрде.
Башкортстан Президенты катлаулы чорда республиканың барлык хезмәтләренең көйле эшләвен билгеләде. Авыл биләмәләре башлыклары халыкны эвакуацияләүне вакытында оештыра алган. Район һәм республиканың оператив штаблары яхшы эш күрсәтте. Күп кенә оешмалар үз ярдәмен тәкъдим итте. Күрше төбәк халкы да читтә калмады — Башкортстанның зыян күргән районнарына Магнитогорскидан махсус техника ярдәмгә килде.
Рөстәм Хәмитов ассызыклавынча, хәзер иң мөһиме — төзекләндерү эшләре. 11 августта зыянны бәяләү буенча махсус комиссия эшли башлады.
— Республика зыян күргәннәргә ярдәм итәчәк, — диде Башкортстан Президенты.
Зыян бәясен һәм документларны рәсмиләштерүгә кирәк булачак вакытны исәпкә алып, зыян күргәннәргә беренче ярдәм ике атнадан килеп җитәргә тиеш.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”