30.10.2010 - Көнүзәк

Интернет челтәрендәге хата төзәтелде

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның сүзләре кайбер киңкүләм мәгълүмат чаралары журналистлары тарафыннан төгәл әйтелмәгән. Үзенең республика башлыгы вазыйфасында 100 көн эшләвенә багышланган матбугат конференциясендә Рөстәм Хәмитов башкорт телен өйрәнүгә бәйле хәлгә аңлатма бирде. “Миңа язалар: “Әгәр Сез бу мәсьәләгә игътибар бирмәсәгез — без республикадан китәчәкбез”. Нәрсә әйтәсең инде?..” — диде ул башкорт телен өйрәнүне туктатуны яклап чыгыш ясаучы  кешеләр турында. Кайбер журналистлар бу цитатаны башка төрле кабул иткән: “Әгәр Сез бу мәсьәләгә игътибар бирмәсәгез — без республикадан китәчәкбез”. Нәрсә әйтәсең инде?.. Китегез”. Президент әйтмәгән сүз өстәлгән. Бу ялгыш цитата Интернет челтәрендә  бер киңкүләм мәгълүмат чарасыннан икенчесенә күчеп йөри башлады. Бу хата Уфаның популяр “Медиакорсеть” интернет-порталындагы материалында килеп чыккач ачыкланды.

Беренчеләрдән булып цитатаның үзгәртелүен “Новые люди” гәзите мөхәррире Галина Кузьмина ачыклаган, ул бу мәсьәләне Рөстәм Хәмитовның “Живой журнал”ы битләрендә күтәрде. Аның фикеренчә, цитатадагы төгәлсезлек республика башлыгы сүзләренең мәгънәсен боза.

— Рөстәм Хәмитов килгәч республикада барлыкка килгән реаль сүз иреге аның өчен абруена кагылышлы күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин, — дип исәпли Галина Кузьмина. — Бикле мәгълүмат киңлегеннән тышка чыгып, кайбер коллегаларым, кызганычка каршы, инерция көче белән идарә ителүче маятник сыман икенче чиккә ташланды, ирекле сүзгә контрольне югалтты. Без, иң элек, баш мие һәм башка акыл, мәдәни, белем күрсәткечләре булган шәхесләр.

Республика башлыгы да җәмәгатьчелекнең игътибарын аңа ул үзе әйтмәгән сүз өстәлүенә юнәлтте. “Китегез” дигән сүзне мин әйтә алмыйм, — дип яза ул үзенең блогында. — Чөнки мин вазыйфада эшли башлаганда ант иттем, ә анда гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау турында сүзләр бар иде. Һәм бу минем өчен сүзләр генә түгел! Бу бик җитди. Мин башка төрле уйлаучыларны да ишетергә тиеш. Аларга ярдәм итәргә тиеш һәм шуны эшлим дә”.

Президентның матбугат хезмәте дә бозып күрсәтелгән цитата уңаеннан җавап бирде.

— “Медиакорсеть” журналисты Рөстәм Хәмитовның сүзләрен аңлы рәвештә бозып күрсәтмәгәндер, дип ышанабыз, — дип аңлатты хәлне “Башинформ” агентлыгына Башкортстан Президентының матбугат-секретаре Артем Вәлиев. — Шул ук вакытта журналистлар  нәрсә турында язуларына игътибарлы булырга тиеш, дип исәплибез, чөнки Президент цитаталарын бозып күрсәтүнең төзәлмәс нәтиҗәләргә китерүе бар.

“Медиакорсеть” интернет-порталы  баш мөхәррире Светлана Вәлиева сүзләренә караганда, ялгыш цитата чынлап та техник хата булган һәм бүгенге көндә төзәтелгән.

— Президент сүзләренең мәгънәсен бозып күрсәтүне максат итеп куймадык һәм без Рөстәм Хәмитовтан гафу үтенергә әзер, —диде ул.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»