10.08.2013 - Көнүзәк

Көчле яңгырлар хәвеф тудырды

Коеп яуган яңгырлар нәтиҗәсендә 8 августта Аскар — Магнитогорск автомобиль юлының 7нче чакрымында юл өслеге юылган.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә,  әлеге юл янында урнашкан 624 кеше яшәүче  Кушый авылын су басу куркынычы юк.

Шулай ук, көчле яңгырлар нәтиҗәсендә Белорет районының Яңа Абзак һәм Мөхәммәт авылларын су баса башлаган. Кече Кызыл елгасында су күтәрелеп,  ярларыннан чыккан. Яңа Абзак авылында су бакча территорияләренә кадәр җиткән, ә Мөхәммәттә яр буе юылган. Йортларны су басу куркынычы юк.

Шул ук вакытта, 15 авыл биләмәсенең алтысына су басу куркынычы яный, анда сигез торак пункты урнашкан. Су баскан һәм хәвеф янаган зонадан 773 кеше эвакуацияләнгән. Корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк.

Абзак авылында эвакуацияләнгән халыкны вакытлыча урнаштыру пункты булдырылган.

Якты-күл ярларыннан чыкмасын өчен, хәвефле зонага җир ташыйлар. Әлеге вакытта дүрт гидротехник корылмада  су күләме контрольдә тотыла. Михайловка янында Янгелька елгасында су китүен арттыру өчен дамба ерылган. Чибәркүлдә суны планга ярашлы шлюз аша җибәрәләр. Гусево авылы янында — Тырки һәм Хәлил авылы янында Дарывды елгаларында да суны агызу контрольдә тотыла.

Вакытлыча урнаштыру буенча алты пункт булдырылган. Андагы кешеләрне ашату оеш­тырылган. Һәрбер авария пунк­тында Га­дәттән тыш хәлләр министрлы­гының оператив төрке­ме эшли. Халыкка ярдәм күр­сәтү эшләре алып барыла.

“Туры элемтә” тәү­лек әйлә­нәсенә эшли. 244-12-84 телефоны аша барлык сорауларга да тулы җавап алыр­га мөмкин.

Су басудан зыян күргән авыллар халкына ярдәм күр­сәтеләчәк. Бу турыда Әбҗәлил һәм Белорет районнарындагы  хәлгә бәя биреп, Президент Рөстәм Хәмитов белдерде.

Үз хәбәрчебез.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»