30.03.2011 - Көнүзәк

Юллар һәм югалтулар

Узган атнада Башкортстан Хөкүмәтенең юл хәрәкәте хәвефсезлеге комиссиясе утырышы булды. Аның эшендә Президент Рөстәм Хәмитов катнашты һәм чыгыш ясады.

Әлеге махсус комиссия байтак еллар элек үк барлыкка килгән иде. Мондый югары дәрәҗәдә ул тәү тапкыр җыелды. Бу исә юлларда хәвефсезлек мәсьәләсенең ифрат кискен булуы, аны тәэмин итү юнәлешендә биниһая чараларның хәл ителергә тиешлеге белән аңлатыла.

Билгеле булуынча, Русия Дәүләт Советы утырышында юл хәвефсезлеге проблемалары берничә тапкыр каралды. Шуннан соң, 2006-2012 елларда юл фаҗигаләре санын 1,5 тапкырга киметүне, заманча инфраструктура булдыру һәм хәвефсезлек буенча байтак чаралар комплексын тормышка ашыруны максат итеп куеп, Федераль программа кабул ителде. Шундый ук республика программасы да эшләнде. Һәм әйтергә кирәк, тәүге уңай нәтиҗәләр дә күренде. Алты ел элек илебез юлларында һәр елны 35 мең кеше һәлак булса, хәзер бу сан 8 меңгә кимеде. Шул ук вакытта, программада максат итеп куелган нәтиҗәгә ерак әле. Башкортстан юлларында 2006-2010 елларда барлыгы 27 меңнән артыграк юл-транспорт аварияләре теркәлде. Шуларда 3600 кешенең гомере өзелде, 35 меңе каза күрде. 2010 елда  безнең юлларда 650 кеше һәлак булды. Нигездә эш көчендәге халык үлә һәм шул рәвешле республика икътисады ел саен 2 миллиардлык зыян күрә.

Автомашиналар 5 елда 240 мең берәмлеккә артты. Ә юл-транспорт инфраструктурасы мондый үсеш артыннан җитешә алмый. Аеруча шәһәрләрдә юл хәрәкәте зур проблемага әверелде. Мондый шартларда хәрәкәтне көйләүче ЮХХДИ генә бу мәсьәләне чишә алмый. Республиканың Юл хуҗалыгы һәм транспорт дәүләт комитеты, муниципаль властьлар транспорт агымын көйләү буенча күптөрле эшләр башкарырга тиеш. Дөрес, соңгы елларда юлларны заман таләпләреннән чыгып салу һәм реконструкцияләү, аеруча тыгызлык күзәтелгән урыннарда юл чишелешләре төзү һәм юлларны киңәйтү алып барыла. Республикабыз аша үтүче М-5 һәм М-7 трассаларын киңәйтү, аларның үткәрүчәнлеген җиңеләйтү җәһәтеннән дә эшнең тукталып торганы юк. Агымдагы елда да эшләрне дәвам итү өчен Башкортстан Президенты Русия Хөкүмәтеннән аларның һәркайсына 1,5 миллиард сум акча алыначагын бәян итте.

Болар, сүз дә юк, күптән өлгереп җиткән мәсьәләләр иде. Аларны чишүгә Федераль үзәкнең игътибарын җәлеп итү һәм средстволар алу эшнең башы гына. Хәзер шуларны максатлы сарыф итүне оештырырга һәм контрольне көчәйтергә кирәк. Рөстәм Зәки улы әйтүенчә, юл хуҗалыгы иң коррупцияле тармакларның берсе. Монда урлашуларның төрле “заманча” ысулларын үзләштергәннәр. Шуңа күрә дә безнең илдә салынган юллар чит илләрдәгедән 3-4 тапкырга кыйммәткәрәк төшә.

Булган юлларны мәгълүмати билгеләр белән тәэмин итү, җәяүлеләр өчен шартлар булдыру, юл хәрәкәтен оештыруда заманча күзәтчелек чаралары куллану җөмләсеннән дә безнең республика күрше төбәкләрдән калыша әле. Бу проблемалар хакында БР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ идарәсе башлыгы Динар Гыйльметдинов сөйләде. Статистика мәгълүматларыннан күренүенчә, республикада теркәлгән һәр өченче юл-транспорт фаҗигасе җәяүлене бәрдереп китү, таптату белән бәйле. Шул ук вакытта, җәяүлеләр аварияләрнең яртысыннан күбесендә үзләре гаепле дип табыла. Бу ни хакында сөйли? Тәү чиратта гражданнарның юл кагыйдәләрен белмәве һәм игътибарсызлыгы дип карасак та, җәяүлеләр хәрәкәтен оештыруның ифрат түбән дәрәҗәдәлеген билгеләргә тиешбез. Оештыру дигәндә җәяүлеләргә шартлар тудыру, тротуарлар булдыру, юлларны кисеп чыгу урыннарын җиһазлау һәм башкаларны күз уңында тотабыз. ЮХХДИ башлыгы әйтүенчә, аеруча Уфа, Нефтекама, Сибай, Белорет, Бөре, Благовещен, Дүртөйле, Ишембай, Учалы һәм 20 районда мондый аварияләр арту күзәтелгән.

Транспорт агымын көйләү, юллар һәм урамнарның үткәрүчәнлеген тәэмин итү канәгатьләнерлек түгел. Шушы җөмләдән бер мисал. Башкалабыз Уфада һәр ел саен 70тән артык җәяүле машина яисә башка төр транспорт астына эләгеп һәлак була. Германиянең Кельн шәһәрендә дә Уфадагы кадәр халык яши. Ә менә анда 10 кеше һәлак була, шуларның 8е велосипедчы, 2се — җәяүле. Димәк, хәрәкәтне андагыча итеп, җәяүлеләр һәм автомобильчеләр ихтыяҗларыннан чыгып оештыру көнүзәк мәсьәлә. Юлларны кисеп чыгу урыннарын җиһазлау, “зебра”ларны яктырту, светофорлар урнаштыру, кисәтүче һәм тыючы, чикләүче билгеләр (знак) элү, юлны кисүче җир асты юллары булдыру, тиеш урында күзәтчелек камералары кую һәм хәрәкәткә оператив тәэсир итү кебек мөһим эшләр алда тора. Иң аянычы шунда, көнүзәк проблемаларның барысын да диярлек җитәкче һәм чиновниклар белсә дә, аларны хәл итүдә активлык юк. Ул гына да түгел, утырышта Президентның “күпме знак куелырга һәм яңартылырга тиеш?” дигән соравына дәүләт комитеты рәисе анык җавап бирә алмады. Икенчедән, юл һәм урамнарны җиһазлау, хәрәкәтне көйләү өчен средстволар бүлү, аларны үзләштерүгә тиешле игътибар юк. Күрше Татарстанда, әйтик, шушы максатларда 600 миллион сум тотынылса, бездә ул 60(!) тапкырга кимрәк тәшкил итә.

Аварияләрне киметүгә юнәлтелгән чаралар арасында юллар торышына беренчел игътибар ителү уңаеннан тагын бер мисалга игътибар итик. Рәсми статистика фаҗигаләрнең 8,1 процентының сәбәбе итеп юлларның начарлыгын күрсәтә. Әмма берәүгә дә сер түгел, бу санны берничәгә тапкырларга кирәк. Юллардагы чокыр-чакырлардан тыш, тротуар һәм җәяүле өчен башка хәрәкәт итү урыны булмау, знаклар эленмәүгә, юл читенә чыгу урыннары юклыкны, хәрәкәт юнәлешләрен бүлгечләр булмауны һәм башкаларны өстәргә кирәк.

Республикадагы асфальт җәелгән 25 мең чакрым юлларның нибары 4 мең километрында гына разметка салыну үзе үк күп нәрсә хакында сөйли.

Фаҗигаләрдә һәлак булучылар санын киметүдә вакытында медицина ярдәме күрсәтү мөһим роль уйный. Соңгы елларда бу уңайдан уңай үзгәрешләр бар. Медицина учреждениеләре заманча җиһазлар, ашыгыч ярдәм автомашиналары белән җиһазландырыла, вакыты  һәм урыны белән авиация дә файдаланыла. Шулай булуга карамастан хәл әлегә бик катлаулы. Мәсәлән, беренчел ашыгыч ярдәм тиз арада күрсәтелсә, фаҗигадә һәлак булганнарның өчтән берен коткарып калып булыр иде. Монда ярдәмгә килергә тиеш табибларның гына түгел, ә һәр автомобильченең дә гади генә нәрсәләрне белүе шарт. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнгәндә, имтихан тапшырганда беренчел медицина ярдәме күрсәтү программага кертелсә дә, водительләрнең күпчелеге моны үзләштерми, белми. Димәк, автомәктәпләргә куелган таләпләр арасында медицина ярдәме күрсәтүгә кагылышлысы да күз уңыннан төшеп калырга тиеш түгел. Гомумән,  автомашиналарга идарә итүгә өйрәтү, кече яшьтән үк юл кагыйдәләренә ихтирам тәрбияләү һәм балаларны хәвефсез хәрәкәт серләренә төшендерү үзе зур проблема. Бу тема, хәвефсезлекне пропагандалау проблемалары матбугат чараларында, социаль рекламаларда даими күтәрелергә, яктыртылырга тиеш диелде утырышта.

Идрис Сәетгалиев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»