30.03.2011 - Көнүзәк

Судьяның эш урыны... агач эшкәртү цехында

Республика Югары суды җитәкчелеге былтыргы эшчәнлеккә йомгак ясады.  Шушы уңайдан үткән матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе Михаил Тарасенко, аның урынбасарлары Рафат Юлдашев, Земфира Латыйпова, Вера Иващенко катнашты.

Михаил Иванович сөйләшүне проблемалардан башлады.  Судьяларга нагрузка күп булуы турында инде әллә кайчаннан чаң кагалар. Башкортстанда бер судьяга аена 24,8 гражданнар эше туры килә, бу күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында өченче урынны били. Ә җинаять һәм административ эшләр күләме буенча Башкортстан икенче урында бара. Нагрузка проблемасын судларны эреләтү һәм судьяларның эшен тигез бүлү хәл итәр иде, әмма  бу закон проекты, Дәүләт җыелышы-Корылтайга карауга күптән кертелсә дә,  депутатлар хөкеменә һаман чыгарылмый.

Республикада административ эшләр һәм материаллар буенча мировой судьяларга төшкән эш күләме күпкә кыскарган. 2008 елда 219 меңнән артык эш тикшергән булсалар, былтыр алар карамагына 148 мең эш һәм материал кергән.

— Иң борчыганы — мировой судьяларга нормаль хезмәт шартлары тудырылмавы. Алар эшкә яраклаштырылмаган теләсә нинди биналарда урнашкан, әйтик, Нефтекама шәһәрендә булса кирәк, мировой судьялар хәтта агач эшкәртү цехында кабул итәргә мәҗбүр, — дип уфтана Михаил Тарасенко.

Шулай ук архив материалларын саклау өчен тиешле бина юклыгы да өлгереп җиткән проблема. Кайбер судлар суд залларысыз интегә.

Былтыр республика судлары 16 894 җинаять эше  караган, шуларның 15 меңнән артыгы кассациягә бирелгән, ягъни барлык карарларның 89,3 проценты янә суд контроле үткән. Аларның 90 проценты үзгәрешсез калдырылган. Гомумән алганда, былтыр судлар 58 кешене аклаган, чагыштыру өчен: 2009 елда аларның саны — 88. 

Судларда елдан артык яткан җинаять эшләрен карау вакытын киметү буенча эш актив алып барыла. 2008 елның 1 февраленә республика судларында бер елдан биш елга кадәр вакытта каралмаган 295 эш ятса (шуларның 160ы буенча гаепләнүчеләр эзләүдә булган), 2010 елның 31 декабренә производствода елдан артык каралмаган 70 эш булган (37 кеше эзләүдә).

Былтыр Башкортстанда суд алдына басканнарның 25,5 проценты ирегеннән реаль срокка мәхрүм ителгән, Русия буенча уртача сан 31,8 процент тәшкил итә. Республикада хөкем ителгәннәрнең 14,5 процентына төп җәза буларак штраф билгеләнгән. Ул барлыгы 16 миллион 39 мең сум тәгаенләнгән, шуның 3 миллион 938 мең сумын бурычлылар үз теләкләре белән түләгән, 2 миллион 73 мең сум мәҗбүри түләттерелгән.

Илдә судларны либеральләштерү бара. Күптән түгел Президент Дмитрий Медведев дистәләгән мәддә буенча җәзаны йомшарту турында законга кул куйды. Республика хөкемдарларында бу башлангыч яклау тапкан. Гомумән алганда, аңа кадәр дә безнең судларда, әйтик, шартлы хөкем чыгару уртача Русия күрсәткеченнән югарырак иде. Мәсәлән, былтыр Башкортстанда хөкем ителүчеләрнең 43,3 проценты шартлы җәза алган. Суд алдына баскан үсмерләр саны да кимүгә табан. 2009 елда андыйлар 1527 булса, былтыр 1111 кеше исәпләнгән, шуларның 197се элек тә җинаять җаваплылыгына тарттырылган булган.

Бу мәсьәләдә Югары суд рәисе ювеналь судлар практикасы кертү яклы. Үсмерләр эшләрен аерым бинада аерым судьялар караганда,  эшкә психологлар, укытучылар җәлеп ителгәндә, балигъ булмаганнар җинаяте рецидивы күпкә кимер иде, дигән фикердә ул. Әле республиканың ике судында ювеналь судлар тәҗрибәсе кертелгән.

Судларга мөрәҗәгать итүчеләр саны көннән-көн арта. Былтыр Уфа шәһәренең район судларында гына 1 миллион 200 мең граждан һәм оешма вәкиле булган, Югары судка 83 меңнән артык кеше килеп киткән. Хәзер һәр бәхәс һәм дәгъваны суд аша хәл ителүчеләр күбәйде – монысы халыкның юридик аңы үсешенең бер чагылышы. Ничек кенә булмасын, бу — мөнәсәбәтләрне подъезд төбендә ачыклаудан күпкә яхшырак.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»