29.03.2011 - Көнүзәк

Башкортстан — ЮНЕСКО программаларында актив катнашучы

23 мартта Русия Чит ил эшләре министрлыгында Русия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча  комиссиясенең еллык җыелышы үтте. Аңа чит ил эшләре министры, комиссия рәисе С. Лавров җитәкчелек итте. Җыелышта  илебез министрлыклары һәм ведомстволары, Русия Федерациясе субъектлары вәкилләре,  дипломатлар, күренекле мәгариф, фән һәм мәдәният эшлеклеләре катнашты.

Җыелышта Комиссия рәисе урынбасарлары В. Фортов, А. Дзасохов, Русия Федерациясенең ЮНЕСКО каршындагы Париждагы даими вәкиле Э. Митрофанова, ЮНЕСКО кафедрасының  ЮНИТВИН программасы милли координаторы В. Егоров, “Кеше һәм биосфера” ЮНЕСКО программасы буенча Русия милли комитеты рәисе В. Большаков һәм башкалар чыгыш ясады.

Җыелышта Русия Федерациясенең ЮНЕСКО белән 2009-2010 еллардагы хезмәттәшлегенә йомгак ясалды, агымдагы елга һәм киләчәккә эшчәнлекнең төп юнәлешләре тикшерелде.

С. Лавров үзенең чыгышында бүгенге дөньяда иҗтимагый процессларны глобальләштерү һәм конфликтлы хәлләрнең күбәюе шартларында дәүләтләрнең һәм дөнья халыкларының даими мәдәниятара, конфессияара һәм цивилизацияара диалогта катнашуы аеруча  әһәмиятле булуын ассызыклап үтте. Бүген ЮНЕСКО тынычлыкны, илләр һәм халыклар татулыгын ныгыту буенча халыкара гуманитар проектларда һәм программаларда катнашучы уникаль халыкара оешма һәм БМОның структурасы булып тора. Русиянең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе бик күп программаларда һәм проектларда катнаша, гуманитар хезмәттәшлекне ныгытуга һәм дөнья мәдәниятен үстерүгә булышлык итә.

ЮНЕСКОның проектларында һәм программаларында, акцияләрендә һәм форумнарында Русия Федерациясе субъектлары да актив катнаша. С. Лавров Башкортстанның  ЮНЕСКОның күпсанлы чараларында һәм программаларында катнашудагы уңай тәҗрибәсен билгеләп үтте.

Җыелышта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Башкортстан Республикасының ЮНЕСКО эшләре буенча комитеты рәисе З. Рәхмәтуллина һәм комитетның башкаручы директоры Ө. Йомагуҗин  катнашты.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»