29.03.2011 - Көнүзәк

Үз йөзебез, үз сүзебез булсын!

Узган атна республиканың иҗтимагый-сәяси тормышы вакыйгаларга бай булды. 20 мартта Президент Рөстәм Хәмитов җитәкчелегендә республиканың эшлекле даирәләре делегациясе Согуд Гарәбстанында үткән Джидда Икътисад форумында катнашты. 23 мартта Русия Федерациясе Федераль җыелышының Дәүләт думасында Башкортстан Республикасы көннәрен ачу тантанасы булды. Шул ук көнне Башкортстанга Палестина милли автономиясе башлыгы Мәхмүт Аббас җитәкчелегендә делегация килде. 25 мартта исә Уфада “Русия һәм Ислам дөньясы: тарих һәм цивилизацияле мөнәсәбәтләр перспективасы” дигән халыкара конференция эш башлады. Аның эшендә Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота катнашты. Үз чиратында әлеге чараларның барысы Башкортстанның дөнья җәмәгатьчелеге, федераль үзәк белән тыгыз бәйләнештә эшләве, үз казанында гына кайнамыйча, илдә, дөньяда барган иҗтимагый-сәяси, социаль-икътисади процессларда актив катнашуга йөз тотуы турында сөйли.

Әйтик, Джидда Икътисад форумы кысаларында бизнесменнар белән әңгәмә барышында Рөстәм Хәмитов Башкортстанның конструктив диалог өчен ачык һәм төбәк икътисадына чит ил капиталын җәлеп итү өчен барлык шартлар тудырылачагын билгеләп үтте. Республика башлыгы инвесторларны Башкортстанга килеп, төбәк белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен бәяләргә чакырды. Бу җәһәттән Ислам конференциясе оешмасының Генеральный секретаре Әкмәлетдин Ихсан оглы белән сөйләшүләр барышында — фән һәм мәдәният өлкәсендә, Джидданың сәүдә-сәнәгать палатасы Президенты Шәех Салих Камил белән очрашуда икътисад өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре тикшерелде. Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты ике яклы контрактлар төзү мөмкинлекләрен өйрәнү өчен экспертлар төркеме җибәрәчәген белдерде, Рөстәм Хәмитов Шәех Салих Камилне Башкортстанда үтәчәк “Зур химия” халыкара форумына чакырды.

Сәфәр кысаларында шулай ук Ислам үсеш банкы җитәкчесе Әхмәд Мөхәммәд Али, Эр-Рияд провинциясе губернаторы принц Сәлмән бин Әбдел Азиз белән дә очрашулар булды һәм төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүләргә ирешелде. Гомумән, Рөстәм Хәмитов белдерүенчә, Согуд Гарәбстанының эре бизнес вәкилләре безнең республикага карата зур кызыксыну белдергән.

— Хәзер без бу илдән бизнесменнарның зур делегациясен көтәбез, аларны банк, нефть химиясе, нефть эшкәртү, медицина өлкәләрендәге проектлар кызыксындыра. Урындагы финанс даирәләре шулай ук бездәге авыл хуҗалыгы белән кызыксынды. Аларга күрсәтер нәрсәләребез бар, — диде республика Президенты. Болардан тыш, Рөстәм Хәмитов Аrаb News гарәп басмасына белдерүенчә, бездә хезмәттәшлек өчен тергезү туризмының, аеруча шифаханәләрнең мөмкинлекләре зур.

— Башкортстанда буыннар сызлавын, аеруча артрит авыруын дәвалауда уңышлы кулланылучы җир асты парлары чыганаклары күп. Әмма бу турыда күпләр белми, аеруча Якын Көнчыгышта, шуңа күрә без күбрәк шифаханәләр төзергә ярдәм итәчәк инвесторлар эзлибез, — диде республика Президенты.

Бу җәһәттән Республика йортында Мәхмүт Аббас җитәкчелегендәге Палестина милли автономиясе делегациясе белән очрашу Согуд Гарәбстанындагы сөйләшүләрнең үзенә күрә логик дәвамы булды дияргә дә мөмкин. Биредә дә төп сүз ике арада хезмәттәшлекне үстерү, республикага инвестицияләр җәлеп итү турында барды. Президент Рөстәм Хәмитов Башкортстан Республикасы һәм Палестина милли автономиясе арасында мәгариф, фән, мәдәни өлкәләрдә генә түгел, сәнәгать өлкәсендә дә, атап әйткәндә, нефть химиясе, төзелеш тармакларында хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләр булуын сызык өстенә алды һәм әлеге очрашу биредә зур этәргеч булырына өмет белдерде. Мәхмүт Аббас үз чиратында Рөстәм Хәмитовны Палестина белән якыннанрак танышырга чакырды. Яклар билгеләвенчә, делегацияләр белән алышу, эчке конъюнктураны өйрәнү, икътисади куәтләр белән эзлекле танышу хезмәттәшлектә яңа юнәлешләрне билгеләргә тиеш.

Бәхәссез, республика бүген көчле инвесторлар эзли. Башкортстан икътисадын тергезү һәм үсеш баскычына чыгару өчен бу — көн таләбе. Мәсьәлә шуның белән дә катлаулы: узган елларда бу өлкәдә эш тиешле дәрәҗәдә алып барылмаган. Һәрхәлдә Рөстәм Хәмитов Башкортстан Президенты вазыйфасына керешкәч тә инвестицион эшчәнлекне бермә-бер активлаштыру бурычы куйды. Бу өлкәдә хәлләрнең шәптән түгеллеген Дәүләт җыелышы-Корылтайның соңгы утырышында Хөкүмәт ясаган отчетта Премьер-министр урынбасары, икътисади үсеш министры Владимир Балабанов та яңгыратты. Чыгышта билгеләнүенчә, кризиска кадәрге чорда республика төп капиталга инвестицияләр күләме буенча илдә 34нче урынны биләсә, соңгы ике елда 60нчы урыннарга тәгәрәгәнбез. Былтыр гына республикада икътисадка инвестиция күләме 10 процентка кимегән. Бер үк вакытта республика халык хуҗалыгын үстерүгә юнәлтелгән проектларны финанслауның башка төрле өстәмә чыганаклары да юк дәрәҗәсендә. Бу җәһәттән республиканың ягулык-энергетика комплексы активларын сатудан 60 миллиард сум чамасы акча тупланган Хәйрия фонды средстволары да, алдан фаразланганча, Башкортстанны үстерү  программаларына тотынылмас ахры. Һәрхәлдә, Президент Рөстәм Хәмитов узган атнада РБК daily гәзитенә интервьюсында билгеләвенчә, фонд җитәкчелеге белән килешүгә ирешелмәгән һәм аның белән идарәгә Хөкүмәт вәкилләрен кертү омтылышы башкача булмаячак.

— Безне, республика Хөкүмәтен әлеге акчалар кызыксындырмый. Без — үз тормышыбыз, фонд үз тормышы белән яши, — диде Президент. Республиканың оешма-предприятиеләре дә фонд акчаларыннан файдаланмаячак.

— Бюджет оешмалары белән аларның фәкать бюджеттан акча алуы турында безнең килешү бар. Әгәр дә фондтан акча алу турында сүз бара икән, бу мотлак минем белән килешеп эшләнергә тиеш, — диде республика җитәкчесе. Үз чиратында фонд эшенә катышмавын Рөстәм Хәмитов “мин республика өчен җавап бирәм һәм, Президент буларак, Башкортстандагы тормыш өчен җаваплымын”, — дип аңлата. Шулай да фондның дистә еллар дәвамында гомум Башкортстан халкы көче белән тупланган ягулык-энергетика комплексы активларын сатудан кергән акча исәбенә оешуын һәм республика территориясендә үз эшчәнлеген җәелдерүен хәтергә төшерергә җөрьәт итәбез. Ягъни Президент “Башкортстандагы тормыш өчен җаваплымын” ди икән, фонд та шушы җирлектә аерым урын били, димәк җитәкчелек игътибарыннан читтә булалмый. Һәрхәлдә, әлеге акчаларны гомум республика файдасына эшкә кушу Башкортстандагы финанс-икътисади хәлне җиңеләйтеп кенә калмыйча, властька карата халыкның ихтирамын да бермә-бер арттырыр иде, дигән фикердәбез.

Хәер, республикадагы инвестицион эшчәнлеккә әйләнеп кайтыйк. Сүз дә юк, Башкортстанны ил, дөнья күләмендә танытуда узган атнада булып узган чаралар зур әһәмияткә ия. Әйтик, Дәүләт думасында үткән Башкортстан Республикасы көннәре чаралары рәсми тантаналар белән генә чикләнмәде, өч көн дәвамында Русия парламентында төбәкнең социаль-икътисади куәтен һәм инвестицион мөмкинлекләрен чагылдыручы күргәзмә эшләде. Димәк, аның нәтиҗәләре буенча ниндидер мөһим төбәкара килешүләр булыр дип өметләнергә кирәк. Уфада үткән “Русия һәм Ислам дөньясы: тарих һәм цивилизацияле мөнәсәбәтләр перспективасы” дигән халыкара конференция дә Ислам цивилизациясе, мөселман дөньясы белән мөнәсәбәтләрдә мөһим башлангычларга юл ярыр, дигән теләктә калыйк.

Шул ук вакытта, Башкортстанны дөньякүләм танытабыз, имиджын күтәрәбез, дибез икән, аның Русия Федерациясе составындагы тулы хокуклы субъект буларак позицияләрен ныгыту буенча да җитди эш алып барылырга тиеш.

Мәсәлән, күрше Татарстан җитәкчелеге төбәкләрдә Президент вазыйфасын бетерү башлангычына кискен каршы чыкты.

— Миңа үзем биләгән вазыйфаның исеме бик тә ошый. Мин Татарстан Конституциясенә, шул исәптән әлеге исемгә дә ант бирдем, — диде Рөстәм Миңнеханов Президент вазыйфасына керешүенә бер ел тулу уңаеннан үткәрелгән матбугат конференциясендә. Әлбәттә, эш исемдә түгел, эш җисемдә. Шул ук вакытта, Президент вазыйфасы гимн, флаг, герб кебек үк республиканы республика иткән төп атрибутларның берсе булуын да онытырга ярамый. Төбәкләрдә Президент вазыйфасын гамәлдән чыгару республикаларның Русия Федерациясе составында үзаллы субъект буларак позицияләре какшауга китермәсме? Һәрхәлдә, безнең карашка, әлеге сорау буш урында гына тумаган.

Татарстан турында сүз чыккач, шуны да әйтеп үтәргә кирәк: узган атнада Татарстанның элекке президенты Минтимер Шәймиев “Бердәм Русия” партиясе җитәкчелегеннән китүе турында белдерде.

“Бүгенге көндә Русия күпмилләтле федератив дәүләт булып төзелсен, дип янып-көеп эшләүче партия юк”, — ди Минтимер Шәймиев. Гәзит журналистының: “Аның ярдәме белән губернатор сайлаулары гамәлдән чыгарылган, республикаларда иң югары вазыйфаның исеме үзгәртелгән, белем бирү стандартларында төбәк милли компоненты гамәлдән чыгарылган партия безгә кирәкме?”, — дигән соравын да Минтимер Шәймиев урынлы һәм дөрес дип саный. Янә дә шунысы мөһим: бу хакта ул федераль басмага да түгел, электрон киң мәгълүмат чараларына да түгел, Татарстанда татар телендә чыгучы “Ватаным Татарстан” гәзитенә интервьюда әйтә. Ягъни Минтимер Шәймиевның әлеге белдерүен илнең, дөньяның йөздән артык киң мәгълүмат чаралары “Ватаным Татарстан” гәзитендәге язмага нигезләнеп китерде, шул рәвешле республика басмасы исемен дә дөнья күләмендә яңгыратты. Әлбәттә, бу вак деталь, әмма үз төбәгеңне, әйтик, әлеге очракта анда нәшер ителүче татар басмасының исемен дөньяга танытуның бер юлы булып тора. Юкса, соңгы елларда төбәк җитәкчеләре арасында фәкать федераль һәм чит ил басмаларында чыгыш ясау мәртәбәгә әверелеп бара кебек...

Бер сүз белән әйткәндә, Башкортстанның позицияләрен федераль дәрәҗәдә тагы да ныгытырга, республика имиджын дөнья инвесторларын җәлеп итәрлек дәрәҗәдә үстерергә телибез икән, безнең карашка, гамәлдәге җитәкчелек бу мәсьәләләргә дә игътибар итәргә тиеш. Һәрхәлдә һәр мәсьәләдә үз фикерең, үз төпле позицияң булу һәм аны нигезле яклау башкаларда төбәккә карата фәкать хөрмәт уята. Башкорт халкының данлы традицияләре нигезендә эш итәбез дибез икән, кайсы гына заманда да үз йөзебез, үз сүзебез булсын!

 Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ,

 “Кызыл таң”.

Башкортстанны дөньякүләм танытабыз, имиджын күтәрәбез, дибез икән, аның Русия Федерациясе составындагы тулы хокуклы субъект буларак позицияләрен ныгыту буенча да җитди эш алып барылырга тиеш.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»