29.03.2011 - Көнүзәк

Алданмагыз!

“Уфада Стас Михайловның концерты була, дигәч, соңгы вакытта бик популярлашып киткән бу җырчыны үз күзләрем белән күреп, чын тавышын ишетәсем килде. Дүртәр мең сумга ике билет алдым, акчаны кызганмадым. Тәүдә ул Спорт сараенда үтәргә тиеш иде, ләкин концертка эләгергә теләүчеләр күп булганлыктан, оештыручылар “Уфа-Арена”га күчерергә карар итә. Шул сәбәпле бик буталыш булды, безнең урыннарга билетлар ике тапкыр сатылган булып чыкты. Безне әллә кая артта, ниндидер пыяла артына утырттылар, артистны күреп тә, юньләп ишетеп тә булмады. Сигез мең сум акча аз түгел, кайтарып бирсеннәр”, дигән ачулы сүзләр язылган хат авторының хәлен һәммә кеше дә аңлыйдыр. Ә менә ярдәм итү кемнең генә кулыннан килә икән. Концерттан соң аны оештыручыларны юллау да җиңел эш түгел, аннары алар синең акча даулавыңны уйлап бирерләрме әле?  

Уйлыйлар икән һәм хәтта шул акчаны кайтарып та бирәләр ди. Әлеге хат авторларына шундый бәхет елмайган. Алар Уфа шәһәре хакимияте халыкка социаль ярдәм итү идарәсенең кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Бүлек белгечләренең кире каккысыз дәлилләре тәэсирендә тамашаны оештыручылар, билетның чын бәясен исәпләп, яртысыннан да күбрәк өлешен кире кайтарып бирергә мәҗбүр булган.

Гомумән, былтыр әлеге бүлеккә 12 мең кеше ярдәм сорап килгән, аларның кайсыларына юридик консультацияләр бирелгән, 700 дәгъва кәгазе һәм судка 300 документ төзегәндә ярдәм күрсәтелгән. Күрелгән чаралар 16 миллион сумнан артык күләмдә матди зыянны булдырмый калдырган. Халыкны иң зарландырганы — сәүдә өлкәсе, мөрәҗәгатьләрнең 67 проценты шуңа карый, хезмәтләндерү өлкәсенә 22 процент туры килә. Бигрәк тә катлаулы көнкүреш техникасының, кесә телефоннарының тиз ватылуы һәм сәүдә нокталарында закон бозуга юл куеп, аларны кире кабул итмәүләре, алыштырмаулары яисә төзәтмәүләре бәкәлгә суга. Әйтик, берәү 2008 елда бер ремонт мастерскоена телевизорын төзәтергә биргән, анда эшне бик озакка сузып, 2010 елда югалтулары турында хәбәр итәләр һәм шуның белән вәссәләм. Каза күрүче кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә мөрәҗәгать иткәннән соң гына телевизорның хакын кайтарып бирәләр.

Хезмәт күрсәтү өлкәсендә химчисткалар эшеннән канәгатьсезләр күп. Я киемне чистарту урынына пычратып куялар, яисә бөтенләй югалталар.

— Исегездә тотыгыз, әгәр дә сезнең ремонтларга, чистартырга алып калган шәхси әйберегезне югалталар икән, аның хакын икеләтә түләргә тиешләр, — ди әлеге бүлек җитәкчесе Светлана Галиева.

75 яшьлек бер бабай почта аша “Эректон” электр стимуляторына заказ бирә. Аның өчен 13500 сум акча түли. Товарны алгач, кәгазеннән укып, 60 яшьтән узганнарга аны куллану хәвефле икәнлеген белә. Ул да шушы бүлеккә мөрәҗәгать иткән. Бик озак вакыттан соң акчаны тиененә хәтле кайтарырга мөмкин була. Ә бит товарны сатучылар аның үзенчәлекләре турында рекламаларында ук язарга тиешләр иде.

Халыкның банкларга зарлануының чиге юк. Бүген илдә һәр өч кешенең икесе кредит түли. Финанс мәсьәләләрендә бик сай йөзүче күпләр намуссыз кредит учреждениеләре капканына капты, чөнки банклар килешүләрне үзләренә ничек кирәк, шулай төзи. Алар документларда никадәр акча түләргә кирәк булачагын, процент ставкасын, акча түләү графигын күрсәтергә бурычлы, ә чынында бу бурыч үтәлми, килешүләрдә кеше өчен иң мөһим булган мәгълүматлар бик вак хәреф белән языла. Күп банклар “закон тарафыннан тыелмый икән, димәк, рөхсәт ителә”, дигән принциптан чыгып эшли. Әйтик, “Русский стандарт” банкына түләү кертергә бер көнгә соңга калган кешедән штраф та, пеня дә алганнар. Бу — законны тупас бозу. Ләкин кем генә белә бу хакта? Кеше тегесен дә, монысын да түли, шул исәпкә банк байый һәм торган саен шартларын катлауландыра.

— Халыкка юридик ярдәм күрсәтү йөзеннән төрле буклетлар, листовкалар эшлибез, таратабыз. “Кулланучыларга ярдәмгә” дигән белешмәләр чыгарабыз. Уфаның эре сәүдә үзәкләрендә һәр сишәмбе ике сәгать халыкны кабул итү үткәрелә. Анда сатучылар да, сатып алучылар да төрле сораулар белән мөрәҗәгать итә, — ди хакимиятнең халыкка социаль ярдәм күрсәтү идарәсе җитәкчесе  Динар Хәлилов.

Кулланучылар хокукларын яклау бүлекләре башкаланың һәм республиканың һәр районында бар. Алар хәләл акчасын кайтарып алу юлында бик күп михнәтләргә тарыганнарга әхлакый зыянны түләтергә дә ярдәм итә ала. Уфада бер ханым акча түләп төзеткән фатирын вакытында һәм тиешле сыйфатта ала алмаган, шул аркада аңа кунакханәләрдә дә, танышларында да, шушы торакның балконында да яшәргә туры килгән. Бүлек хезмәткәрләре ярдәме белән ул төзелеш оешмасыннан әхлакый зыян өчен 100 мең сум акча алган.

— Гомумән, безгә ярдәм  сорап килүчеләр саны елдан-ел арта, мәсәлән, 2000 елда 2 мең кеше мөрәҗәгать иткән булса, былтыр 12 меңне кабул иттек. Моның бер сәбәбен халыкның хокукый аңы үсү белән бәйлибез, әмма, кызганычка каршы, сыйфатсыз товар сатучылар, түбән дәрәҗәле хезмәт күрсәтүчеләр саны да артып кына тора. Сак булыгыз! — дип кисәтә Динар Гали улы.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»