28.10.2010 - Көнүзәк

Ике тел дә бердәй якын

Районыбызда яшәүче 44 милләт вәкиле арасында катнаш гаиләләр байтак. Бигрәк тә урыс, татар, башкорт, марилар арасында мондый гаиләләр еш очрый. Покровка авылында яшәүче Акитаровлар гаиләсе ике милләтнең дә йолаларын, гореф-гадәтләрен хөрмәт итә. Мари егете Алексей белән татар кызы Рәшидә — авылдашлары арасында ихтирамлы кешеләр.

Алексей — Бөре районының Айгилде авылында, ә Рәшидә районыбызның Корыч авылында туып-үскән. Урта белем алганнан соң яшьләр Кушнаренко  авыл хуҗалыгы техникумында очраша. Укуны тәмамлагач, икесе ике районга: берсе — Бөрегә, икенчесе Благовещенга эшкә юлланалар. Шулай да язмыш яшьләрнең юлларын аермый. Әти-әниләренең ризалыгы белән алар 1980 елда өйләнешә.

— Күңелле дә, мавыктыргыч та студент еллары әле дә күз алдымда. “Зоотехния” бүлегендә Алексей белән бергә укыдык, төрле кичәләрдә, җәмәгать эшләрендә дә бергә булдык, — дип хәтерли Рәшидә Акитарова.

Ирле-хатынлы Акитаровлар югары белем алырга дигән максат куя һәм Башкортстан дәүләт аграр университетына укырга керә. Максатларына ирешү өчен  күп тырышлык салалар. Икесе дә олы җаваплылык белән районыбызның Жданов исемендәге колхозында эшли. Алексей тәүдә сөтчелек фермасы мөдире, аннары колхоз рәисе урынбасары, Николаевка авыл Советы хакимияте башлыгы, “Искра” колхозы рәисе була. Кайда гына эшләсә дә, үзен акыллы, эшлекле җитәкче итеп таныта. Хәзер ул җаваплылыгы чикләнгән “Гуми” җәмгыятен җитәкли.

Рәшидәнең дә фидакарь хезмәте югары бәяләнде. Гаилә архивында сакланган мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары — моңа ачык дәлил. Кайчандыр Жданов исемендәге колхозда зоотехник, профком рәисе  вазыйфаларын башкарган тәвәккәл, эшчән Рәшидә Акитарова әлеге вакытта Покровка авыл Советы хакимияте башлыгы. Рәшидә Рәшит кызының эшчәнлеге районда башкаларга үрнәк итеп куела. Хакимият башлыгы — үзенә дә, башкаларга да бик таләпчән, гадел җитәкче. Ул авылның мәдәният йорты, мәктәп коллективы оештырган һәр чараны  күтәреп ала. Хезмәт ветераннарын да, бергә гомер кичергән парларны да, яңа туган сабыйларны да онытмый — бәйрәм саен чакырып бүләкли, чәй табыны оештыра. Болар бит барысы да җитәкченең  кешелеклелегеннән килә. Бай тәҗрибәле җитәкченең киңәшенә, ярдәменә күпләр мохтаҗ.

Гаиләдә бердәмлек, татулык булгач, йорт-куралары төзек, дөньялары, күпсанлы маллары каралган. Әти-әниләренең үзара һәм тирә-юньдәгеләргә җылы мөнәсәбәтен күреп үскән кызлары Альбина белән Светлана, уллары Вадим тормышта үз юлларын тапты. Һәркайсының яраткан эше, гаиләсе бар,

Тормышлары түгәрәк Акитаровларның.

— “Баланың баласы — балдан татлы” дип борынгылар шулкадәр белеп әйткән. Оныкларыбыз Юлия, Давид, Ксения, Егор белән очрашу күңелгә җылы нур өсти. Аларны ике халыкның йолалары, гореф-гадәтләре үрнәгендә бер-берсенә туган җанлы итеп тәрбияләргә тырышабыз, — ди ягымлы картәни.

Акитаровлар гаиләсендә 30 ел дәвамында мариларның да, татарларның да милли бәйрәмнәрен зурлап билгелиләр. Туган көннәр, юбилейлар уңаеннан җыелган табында аралашу ике телдә бара. Табын түрендәге дәү әти-дәү әниләргә олы хөрмәт.

Рәшидә апаның Корыч авылында яшәүче әти-әнисе Тәскирә һәм Рәшит Насыйровлар кызлары белән кияүләренең тормышыннан бик канәгать.

Нинди милләттән булуың мөһим түгел. Иң беренче чиратта кешелек сыйфатларыңны югалтмый, бер-береңне яратып, хөрмәт итеп яши белергә кирәк, ди алар.

Лира БАТЫРГӘРӘЕВА.

Благовещен районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»