25.03.2011 - Көнүзәк

Тынычлык илчесе

Узган гасыр башында барлыкка килгән яңа Совет дәүләте  кичекмәстән күрше илләр белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыра башлый. Бу эшкә илнең иң лаеклы вәкилләре җәлеп ителә. Ватаныбызның тугры улы, якташыбыз Кәрим Хәкимов — шундый шәхесләрнең берсе. Революция һәм гражданнар сугышы елларында ул талантлы сәяси эшлекле һәм абруйлы командирга әверелде. Ә сугыш беткәч, ил кушуы буенча дипломатик эшкә күчерелә, гарәп илләрендә ул күп еллар буена яшь Совет дәүләтенең тулы хокуклы вәкиле сыйфатында тынычлык сәясәтен тормышка ашырып килә.

“Безнең  илнең вәкиле һәм дипломат буларак бу шәхеснең эшчәнлегенә бәя бирүе җиңел түгел. Яшь совет дәүләте  һәм гарәп дөньясы арасында хезмәттәшлек күперенә нигезлек салу шәхсән аның хезмәт өлеше белән ирешелде... Тарихны, традицияләрне, гарәпләрнең йолаларын тирәнтен белү, югары әхлак, кешеләрне үзеңә җәлеп итә белү сәләте нәтиҗәсендә Хәкимов гарәпләр арасында олы хөрмәт казанды... Гарәп телен ул искиткеч яхшы белә иде, хәтта гарәпләр үзләре дә аның шулкадәр саф аларча фикерләү сәләтенә сокланды. Аның кулы белән язылган документларны уку үзе бер ләззәт: алар хатасыз, профессиональ дәрәҗәдә, шундый мәгънәле һәм матур тел белән язылган. Ул сарайларда да югары кунак булды, фәкыйрьләр дә аны үз йортларында сөенеп каршы алды, ә аның үз өеннән кеше беркайчан да өзелмәде – сәүдәгәрләр дә, король гаиләсенең якыннары да, гади халык та килде”, — ди Кәрим Хәкимовның Гарәбстандагы эшчәнлегенә бәя биреп 1990 елда Йәмән гарәп республикасында СССРның вәкиле вазыйфасын башкарган В. Попов.

Ни кызганыч, дәүләтнең абруен башкалар алдында шундый югарылыкка күтәргән шәхесне үз илендә сәяси золым корбаннарына әверелгән миллионлаган зыялыларның язмышына хас хөкем җәзасы көтә. 1937 елның кара көзендә аны ялган донос  буенча Мәскәүгә чакыртып алалар һәм 1938 елның гыйнварында вәхшиләрчә атып үтерәләр.

Шушы көннән алып Согуд Гарәбстаны СССР белән бөтен дипломатик мөнәсәбәтләрне өзә. Европа илләренә йөз борыла. Советлар Союзы таркалгач, 1990 елда гына ике ил арасындагы бәйләнешләр янә тергезелә.

1956 елда  Кәрим Хәкимовның исеме хаклы рәвештә акланды. Законсыз репрессияләнгән башка кешеләрнеке кебек аның бөтен хокуклары кайтарылды. Бүген халык бәхете өчен корбан булган шәхесләрне хөрмәтләгән кебек Кәрим Хәкимовның исемен дә олылап искә алалар. Шәхеснең туган ягы — Бишбүләк районының Дүсән авылында аның тормышына һәм дипломатик эшчәнлегенә багышланган  мемориаль дәүләт мүзее эшли. 

— Музейда халык һичкайчан өзелми. Хөрмәтле авылдашыбыз  Кәрим Гәбдрәүф улы Хәкимовның тормыш юлы, аның дипломатик эшчәнлеге белән кызыксынучылар бик күп. Бирегә ел саен дүрт меңнән артык  кеше килә, алар арасында дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, язучылар бар. Мәктәп укучылары өчен экскурсияләр оештырыла. Студентлар килеп фәнни эшләр язу өчен мәгълүмат туплый, — дип сөйли музейның директоры Фәридә Бурангулова.

Әйе, биредә олы шәхескә карата якташларының хәстәрлекле мөнәсәбәттә булуы әллә кайдан ук сизелә. Музей чын мәгънәсендә төбәкнең йөзек кашына әверелгән. Анда бай мәгълүмат тупланган. Без дә аларны айкап чыгып карыйк. Бихисап экспонатлар арасында Кәрим Хәкимовның үз кулы белән язылган автобиографиясе игътибарны җәлеп итә. Анда шушындый юллар бар: “...аз җирле крестьян гаиләсендә туганмын. Без гаиләдә алты бала идек. Үзебезнең җирне дә эшкәртеп, помещик Тимашевта һәм башкаларда эшләп, гаилә ярым батрак тормышта яшәде. 1905 елда мине күрше авылдагы бер кулакка ялчылыкка бирделәр. 1906 елда авылны ташлап чыгып киттем, Ырынбурга барып бер ит сатучының кибетенә һәм йорт хуҗалыгын карарга ялландым. Шушы ук елда икенче берәүгә урам себерүче булып күчтем.” 

Менә нинди михнәтләр аша үтеп чыныгу алырга туры килә олы шәхескә әвереләчәк малайга. Шушындый шартларда да ул белем эстәү, Каргалы мәдрәсәсенә кереп уку өчен мөмкинлекләр таба. Шулай ялланып эшли дә укый да, җәен казах авылларына барып балалар да укыта. Ә 1910 елда Уфага килеп, төбәктә белем мәккәсе саналган “Галия” мәдрәсәсенә укырга керә.

1911 елдан алып Кәрим Хәкимов Урта Азия төбәкләрендә укыту эшендә була, күмер шахталарында  шахтер һөнәрен үзләштерә. Нәкъ шушы елларда ул сәясәт белән кызыксына башлый. Үзе бу турыда болай дип яза: “Монда аралашу чорында мин сәяси әдәбият укый башладым, шушы буржуаз интеллигенция арасында белемемне арттырдым һәм политик работник буларак формалаштым... Шулай да мин гимназия курсындагы эшләр белән мәшгуль идем, шуңа да политик әдәбият укырга күп вакыт бүлә алмадым.

Мөселман студентлары асылда хөкүмәтнең сугышта җиңелүе ягында булды, мин дә аларга кушылдым. Ә башка җитди мәсьәләләрдә мин партия әгъзасы булып өлгермәгән идем. Февраль революциясен менә шундый хәлдә каршыладым.”

1917 елда Кәрим Хәкимов Ташкентта тимер юлда эшли. Шул ук елны аны азык-төлек комиссиясенә сайлыйлар. “Социал-демократ” дигән гәзитне укып бару аны сугышка мөнәсәбәт һәм эшчеләр мәсьәләләре буенча большевиклар позициясенә бастыра.

Арытаба ул Дутовка каршы көрәштә катнашу, халык мәгарифенең губерна бүлегенә җитәкчелек итү, Кызыл Армиянең мөселманнар батальонында хезмәт итү, Мәскәүдә Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының съездын оештыру һәм башка шундый эшчәнлекнең эчендә кайный. 1920 елда партиягә керү белән аны Бохара Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты секретаре итеп билгелиләр. Ноябрьдә РСФСРның Бохарадагы тулы хокуклы вәкиле Куйбыйшев Мәскәүгә китә. Кәрим Хәкимовны аның урынбасары итеп җибәрәләр. “Бу эш мине Бохара Коммунистлар партиясе Үзәк Комитеты җитәкчесе роленнән бушатмады гына түгел, бәлки миңа яңа җаваплылык — үзебезнең линияне инде дипломатик юллар белән үткәрүне дә йөкләтте”, — дип яза ул.

1921 елның 8 сентябрендә Кәрим Хәкимовның эшчәнлеге яңа юнәлеш ала. Аны РСФСРның Мәшһәд шәһәренә (Фарсы иле) генеральный консулы итеп тәгаенлиләр. Мәшһәдтә ул генконсульство оештыра һәм 1923 елның маена кадәр анда эшли. Мәшһәдтән Рештка, аннан чикләрне билгеләү буенча төзелгән катнаш Совет-Фарсы чик буе Комиссиясенә күчерәләр һәм 1924 елның башында ул Мәскәүгә әйләнеп кайта.

1924 елда Хиҗаз корольлегенә (Согуд Гарәбстаны) тулы хокуклы вәкил итеп тәгаенләнә, монда да вәкиллек оештырып, 1928 елга кадәр эшли. 1929 елның маенда Йәмән корольлегенә тулы хокуклы вәкил итеп тәгаенләнә һәм монда да вәкиллек оештырып, 1932 елга кадәр дипломатик эштә була.

1932-1935 елларда Кәрим Хәкимов Мәскәүдә кызыл профессура Институтында укый. Укуны тәмамлаудан элек үк, моңа кадәр эшләгән Согуд Гарәбстанына СССРның тулы хокуклы вәкиле вазыйфасында эшен дәвам итә.

Бу юлы аңа аеруча киеренке шартларда эшләргә туры килә. Чөнки 30нчы еллар башында Гарәбстан ярымутравында гаять күп нефть яткылыклары табыла башлый. Бу Италия, Америка һәм Англия кебек монополияләрнең игътибарын үзенә тарта. Халыкара хәлнең катлаулы булуына карамастан, Кәрим Хәкимов ышанычлы эшләп, үз дәүләтенең тынычлык сөюче тышкы сәясәтен тормышка ашыра. Көчле ихтыярлы, энергияле, киләчәккә өмет белән караган Кәрим Хәкимов соңгы сулышына кадәр үз иленә тугры булып кала. Тик Сталинның шәхес культы көчле чагында күп кенә законнар бозылып, моның кире йогынтысы аңа да кагыла. Ул бер нигезсез гаепләнеп, кулга алына һәм атып үтерелә. Кәрим Хәкимов моны берәр аңлашылмаучанлыктыр дип уйлый һәм Сталинга хат белән мөрәҗәгать иткән була. Ләкин ул хат җавапсыз кала. Шушы рәвешле дипломатлар сафы искиткеч талантлы шәхесне югалта.

Рәзилә НИЗАМОВА,

РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»