24.03.2011 - Көнүзәк

Кесәдә җилләр уйный...

Хәбәр ителүенчә, 2015 елга кадәр республикада реаль хезмәт хакын 1,5 тапкырга арттыру максаты куелды. Идарә итүче партия егерменче елларга тагын да амбициозрак планнар билгели. Узган елда республика буенча уртача хезмәт хакы 16,5 мең сум тәшкил итте. Уфа шәһәрендә ул 21 мең сумга җитте. Шулай итеп, биш елдан соң (еллык 6,5-7 процент инфляцияне дә исәпкә алып), Башкортстанда ул 25 мең чамасы булып, Уфада 30дан да артып китәргә тиеш. Тәү карашка, тормыш дәрәҗәсе сизелерлек яхшырачак булып чыга. Әмма тәү карашка гына.

Беренчедән, мондый планнар һәр сайлау алды чорында игълан ителә. Федераль үзәк  бу мәсьәләгә контрольлек итүне дә үз өстенә ала. Чыннан да, халыкның керемен арттыру буенча анык чараларны да тормышка ашыра. Шул ук вакытта, салым сәясәтендә сизелерлек үзгәрешләр күзәтелми. Алар булса да, гади халык файдасына түгел. Икенчедән дигән искәрмәбез нәкъ менә шушы салымнар белән бәйле дә.

Әлеге вакытта илдә 13 төрле салым, дистәләрчә дәүләт пошлинасы бар. Ә без, ягъни эшләгән һәр кеше, шушы салымның, ике төрен түлибез. Беренчесе — страховка взнослары һәм икенчесе — хезмәт хакыннан алынучы (подоходный) салым. Тәүгесен предприятие (эш белән тәэмин итүче) хезмәт хакы фондының 34 проценты күләмендә түли. Икенчесен, 13 процентны, турыдан-туры үзебездән тотып калалар. Димәк, рәсми хезмәт хакын без 47 процентка азрак алабыз дигән сүз. Әлбәттә, салымнарсыз мөмкин түгел. Шулар исәбенә медицина хезмәте күрсәтелә, дәүләт, муниципаль властьлар эшчәнлеге алып барыла, илнең һәм гражданнарның иминлеге тәэмин ителә.

Хезмәт хакыннан алынган турыдан-туры салым һәм взнослардан тыш без һәр товар бәясенә кушылган 18 процент өстәмә бәя салымын да (НДС), милек, транспорт, җир салымнарын да түлибез. Коммуналь хезмәтләр, башка чыгымнарны исәпләсәк, хезмәт хакының бик аз өлеше генә яшәү сыйфатын яхшыртуга торып кала. Кайберләрнеке (бигрәк тә авыл кешесенең һәм пенсионерның) калмый да.

Биш елдан соң реаль түләүләрне 50 процентка арттыруга омтылу, һичсүзсез, мактауга лаек омтылыш. Ләкин безнең шартларда аерым искәрмәләр кагыйдәгә әверелеп китүчән. Әйтик, шул ук салымга кагылышлылары. Бер генә мисалга игътибар итик. Билгеле булуынча, узган ел Федераль Хөкүмәт ягулык бәясендәге акциз өлешен (аның турыдан-туры казнага күчәсе суммасын) алдагы өч ел дәвамында берәр сумга арттыру турында игълан итте. Бу, үз чиратында, бензин һәм  дизель ягулыгының автоматик рәвештә ел саен берәр сумга үсүен аңлата. Эшкәртүче һәм сатучының өстәмәләреннән башка. Хак арту кулланучыларда ризасызлык тудырмасын өчен транспорт салымын, гомумән, бетерү хакында сүз булды. Соңрак, бу төр салым мәсьәләсен төбәкләр хәл итәчәк, диделәр. Чөнки ул түләүләр  төбәкләр казнасына керә. Ахырда, мәсәлән, Башкортстанда, двигатель куәте 100 ат көченә җитмәгән транспорт чаралары өчен салымның ставкасын чирек өлешкә киметү белән чикләнделәр. Шулай итеп, бу хакта сүз күп булса да, нәтиҗәлелек аз.

Гомумән, салым реформасы, халыкның реаль керемен арттыру, пенсия түләүне камилләштерү, хезмәт җитештерүчәнлеге турында күп сөйлиләр. Бу төшенчәләрнең күпчелеген халык аңламый, кабул итми. Президент Дмитрий Медведев әйткәнчә, хокукый нигилизм өстенлек итә илдә. Аннан соң, очын-очка ялгап яшәгән кешенең икътисади процесслар белән кызыксынмавына аптырарга да ярамый. Ул үзенең социаль хокукларын да аңлап җиткерми. Шушы хокукларның үзе түләгән салымнар исәбенә икътисади яктан ныгытылганлыгын аңласа, ул власть структуралары, чиновниклар алдында үз таләбен куярга өйрәнер иде. Чөнки шушы структуралар һәм чиновниклар, алда билгеләнүенчә, ул түләгән салымнар исәбенә эшли һәм яши, коррупция чәчәк ата. Ирексездән, гади халык үзе дә моңа этәргеч бирә.

“Безнең илдә салым ставкаларының иң түбәне кулланыла”, дигән сүзләрне ишеткәнегез бардыр. Әйе, Русиядәге хезмәт хакыннан алынган 13 процент дөнья илләре арасында иң түбәннәрдән санала. Шул ук вакытта, гади укытучы һәм механизаторның да, миллионерның да үз кеременнән бер үк төрле процент түләве хакында сөйләп бармыйлар. Чит илләрдә кереме күбрәк булганнар өчен салым ставкасы да үсә бара. Туксанынчы елларда бездә дә шулай иде. Акчалата керемне яшермәсеннәр өчен бердәм ставка билгеләнде, дип исбатлау дөреслеккә туры киләме соң? Юк, әлбәттә. Монда социаль гаделлек принцибының санга сугылмавы турында гына сүз алып барырга мөмкин.

Уртача һәм кече бизнесны үстерү, халыкны эш белән тәэмин итү, мәшгульлек проблемасын хәл итү мәсьәләләре җитәкчеләр авызыннан төшми. Шул ук вакытта, ел башыннан страховка взносларын 26 проценттан 34кә күтәрделәр. Рәсми рәвештә, ачыктан-ачык хезмәт хакы, страховка взнослары түли башлаган кече бизнес өчен бу бик җитди кысым. Шуңа күрә хәзер аларның саны кими башлады. Уртача һәм кече бизнес рәсми хезмәт хакын яшерергә, үзе җитештергән товар һәм күрсәткән хезмәтләр бәясен күтәрергә мәҗбүр булды. Бу югары хакларны без, гади кулланучылар, түләргә мәҗбүр булабыз. Ә бүгенге шартларда, аеруча товар җитештерү өлкәсендә кече бизнесны, гомумән, салымнан азат итү дөресрәк булыр иде.

Дөнья базарында нефть бәяләре күтәрелү Русия икътисады файдасына эшли. Керем арта. Белүебезчә, бу вакытлы күренеш. Вакыт-вакыт дөнья икътисады кризисларга дучар була. Шундый чакта икътисади механизмнар, заманча җитештерү җайга салынган, салым сәясәте тиешле дәрәҗәдә алып барылган илләр өзеклектән җиңелрәк чыга. Нефть һәм газ, әлбәттә, бүген социаль-икътисади иминлекне тәэмин итә. Ә менә җитештерү өлкәсендә, икътисади механизмнарны көйләү юнәлешен-дә, коррупция белән көрәштә артта калабыз, димәк, социаль киеренкелеккә юл ачыла. Монысы иң куркынычы. Гарәп илләре — моның ачык мисалы.

Идрис Сәетгалиев.

Р.S. Әйткәндәй, РФ Хөкүмәте 2011 елда пенсияләрнең ике тапкыр индексацияләнәчәге хакында белдерде. Бу үзе үк инфляциянең планлаштырылган 6,5-7 проценттан артачагына ишарә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»