23.03.2011 - Көнүзәк

Алардан башка самолетлар да очмый, пароходлар да йөзми

Сез рәсемдә күргән, җәйләрен чәчәкләргә төренеп утыручы шушы мәһабәт бинада Туймазыдагы берләштерелгән гидрометеорология станциясе урнашкан. Төбәктә бу оешма 84 ел эшләп килә. Аның эше илебез өчен иң авыр Бөек Ватан сугышы елларында да тукталмаган. Биредәге хезмәткәрләр кадерләп саклаган архив материаллары шул турыда сөйли, алар тырышлыгы белән бүген дә станция тарихына яңа сәхифәләр языла. Узган ел йомгаклары буенча, ул республикада иң яхшы метеостанция исеменә лаек булган.

— Без, метеорологлар, һава торышын әйтмибез, һава шартларына тәүлек әйләнәсенә күзәтү алып барабыз һәм һава торышын фаразлаучы синоптикларны мәгълүмат белән тәэмин итәбез, — дип сөйли метеоүзәк директоры Роза Батталова.

Җир шарындагы бөтен метеостанцияләр дә билгеле бер вакытта мәгълүмат алмашалар икән. Шторм-давыл, башка хәвеф билгеләре шундук тапшырыла, әлбәттә. Туймазы метеостанциясе һава һәм туфрак температурасы, дымлылык, җил тизлеге, юнәлеше һәм башка күрсәткечләрне Башгидрометүзәккә тапшыра. Арытаба алар Обнинск шәһәрендәге Русия мәгълүмат туплау үзәгенә озатыла. Бу мәгълүматлар синоптикларга һава торышын фаразларга ярдәм итә. Менә шуның өчен дә аларның төгәллеге бик мөһим. Кечкенә чишмәләр зур елгаларны туендырып торган кебек, төбәк метеостанцияләре җибәргән һава шартлары турындагы мәгълүматның республикада, илебездә һава торышын фаразлауда әһәмияте зур.

Туймазы метеостанциясе заманча җиһазланган, күпчелек күрсәткечләрне компьютер терки, шулай ук метеорологлар да күзәтү алып бара.

Туймазы гидрометеорология станциясе шушы матур бинага 2002 елда күчкән.Туймазыны гына түгел, күрше районнарны һәм Октябрьский шәһәрен хезмәтләндерүче станциядә эшләп килүче комплекслы лаборатория тирә-як мохитне, шул исәптән һава, су, туфракның пычрануын тикшерә. Штаттагы агрометеоролог шытып чыкканнан алып урып-җыюга кадәр авыл хуҗалыгы культураларын күзәтә, уҗымнар торышын тикшерә, туфрактагы дым запасын билгели. Авыл хуҗалыгы белгечләре төрле фаразларны шушы күпьеллык күзәтүләргә нигезләнеп ясый.

Метеоролог хезмәте авыр да, җаваплы да. Аларның төп максаты — һава шартларының, климат күренешләренең кешеләрнең гомеренә янавын, икътисадка зыян китерүен киметү. Русия синоптикларының фаразы мөмкин булган икътисади югалтуларны уртача алганда 40 процентка киметергә ярдәм итә икән.

Һава торышын фаразлауда хаталану ихтималы ни дәрәҗәдә соң? Бу сорау белән Башкортстанның гидрометеорология һәм тирә-як мохит мониторингы идарәсе Гидрометеоүзәге начальнигы Анна Казаевага мөрәҗәгать иттек.

— Игътибар итсәгез, терминның үзендә үк “фараз” дигән сүз бар. Бу, чыннан да, фараз итү. Башка һөнәрләр белән чагыштырганда, хаталану очраклары азрак. Табигать турында барысын да белеп бетерү әлегә мөмкин түгел, андагы кайбер бәйләнешләр безнең өчен бүген дә сер булып кала, — диде Анна Константиновна. Һава торышы күпме якынрак арага фаразланса, шулкадәр төгәлрәк була, ераграк арага әйтелгәнендә хаталану ихтималы да зуррак, дип аңлата республиканың баш синоптигы. Без аннан киләсе җәйнең нинди булачагы белән дә кызыксындык. “Җәйне корылыклы булачак дип әйтә алмыйбыз, әмма июньдә явым-төшем кытлыгы сизеләчәк”, — дип фаразлады Анна Казаева.

Метеорология хезмәте мәгълүматлары кеше эшчәнлегенең барлык тармакларында да мөһим. Төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре шулар нигезендә төзелә. Алардан башка йорт проектлый һәм төзи, электр тапшыру линияләре, җылылык челтәрләре һәм башка үткәргечләр дә суза алмыйсың. Алардан башка машиналар да юлга чыкмый, самолетлар да һавага күтәрелми, теплоходлар да йөзми.

Резеда НУРТДИНОВА.

1950 елның 23 мартында Бөтендөнья метеорология оешмасы булдырыла. 1961 елдан бу көн метеорология көне буларак билгеләнә.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»