23.03.2011 - Көнүзәк

Эшлекле хезмәттәшлекнең тәүге җимешләре

Компаниянең узган елдагы иң зур казанышы — өченче буын — 3G челтәре белән төбәкне тоташ чолгап алуга ирешүе. Бүген “Мегафон” тәкъдим иткән бу төр элемтә хезмәтеннән Интернет аша Башкортстанның һәр кешесе файдалана ала.

— Без бүген ике арадагы килешүне тормышка ашыру юнәлешендәге эшчәнлекне дәвам иттереп, төп принципларны үстерү сәясәтен алып барабыз. Билгеле булуынча, республика төбәктә  булган бу тәңгәлдәге ак тапларны бетерү, халыкны сыйфатлы элемтә белән тәэмин итү яклы. Элемтә компаниясе буларак  “Мегафон” безне бу уңайдан бик нык кызыксындыра. Тармакны үстерүгә керткән 1,5 миллиард сумлык инвестиция дә киләчәктә шәһәр һәм районнардагы элемтәне яхшыртуга булышлык итәчәк, — диде элемтә һәм киң коммуникацияләр министры Борис Мелкоедов журналистлар белән очрашуында. — Инфраструктураны яхшырту ахыр чиктә, һичшиксез, элемтәсез калган торак пунктларын тәмам бетерәчәк. Без, үз чиратыбызда, төбәк хакимиятләре белән хезмәттәшлек җепләре урнаштырып компания өчен уңайлы эш шартлары тудырабыз. Болар барысы да төбәк элемтә системасында ачык чагылыш табачак.

Моңа өстәп шуны да әйтеп үтәсе килә, “Мегафон” төп эшчәнлегеннән тыш үз алдына бихисап социаль проектларны тормышка ашыру бурычын да куя. Алып барылган колачлы эшчәнлек һәм бу тәңгәлдәге уңышларыбыз турында арытабан да хәбәр итеп торачакбыз.

Билгеле булуынча, 2011 елның гыйнварына төбәктә “Мегафон”ның Интернет хезмәтеннән  530 меңнән артык кеше файдалана. 2010 ел йомгаклары буенча компаниянең абонентлар базасының да рекордлы темплар белән үсүе күзәтелә. Ул 1,8 миллион кешене тәшкил итә. Бу абонент базасына узган елда яңа мобиль абонентларының 16,9 проценты кушылуы турында бәян итә.

Очрашуда компаниянең Идел буе филиалының директоры Михаил Иконников, филиалның коммерция директоры Андрей Левыкин һәм элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры урынбасары Марат Газизов катнашты. Алар элемтә системасының яңа мөмкинлекләре, киләчәккә планнары турында сөйләде.

Рәзилә НИЗАМОВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»