22.03.2011 - Көнүзәк

Мәдәният, хәлең ничек?

Мәдәният министрлыгының киңәйтелгән утырышында 2010 елда мәдәният өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде, киләчәккә бурычлар куелды. Чарада Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Зөһрә Рәхмәтуллина, Русиянең мәдәният министры советнигы Лев Джугаев, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, фән, мәдәният, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары Эльвира Юнысова, финанс министры урынбасары Зиннур Бакиров, министрлыклар һәм  ведомстволар вәкилләре, хакимият башлыклары, район һәм шәһәрләрнең мәдәният бүлекләре начальниклары, республиканың мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре җитәкчеләре — барлыгы 500дән артык кеше катнашты.

Башта яңа вазыйфаларга тәгаенләнгән җитәкчеләр белән таныштыру булды. Аларга — М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры директоры Хөрмәтулла Үтәшевка, Башкортстан дәүләт курчак театры директоры Илмар Әлмөхәммәтовка, Х. Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе директоры Рәсүл Карабулатовка, Стәрлетамак дәүләт филармониясе директоры  Наил Вәлиевка, Милли әдәбият музее директоры Рәис Исмәгыйлевка, Мәдәният министрлыгы каршындагы Республика мәдәни мирасының күчемсез объектларын саклау һәм файдалану буенча фәнни-җитештерү үзәге директоры Данир Гайнуллинга, Конгресс-холлның генеральный директоры вазыйфасын башкаручы Ренат Баимовка, Күмертау шәһәре, Уфаның Киров районы, Тәтешле, Борай, Илеш, Кыйгы, Куергазы районы мәдәният бүлеге начальникларына уңышлар, изге теләкләр теләнде.

Зөһрә Рәхмәтуллина җыелучыларны Хөкүмәт исеменнән сәламләде. “Бүген безнең республика инновацион икътисад үсешенең стратегик юнәлешләрен билгеләүдә мөһим чор кичерә. Башкортстан илдә генә түгел, чит тарафларда да алдынгы мәдәни, белем бирүче, фәнни үзәк булып тора”, — диде ул һәм һәрбер министрлык һәм ведомствоның нәтиҗәле эшчәнлеге өчен билгеләнгән өстенлекле мәсьәләләр һәм максатлы күрсәткечләр белән таныштырды. Аның әйтүенчә, Мәдәният министрлыгының төп бурычы — республикада яшәүче һәрбер кешене мәдәни өлкәдә тигез хокуклы итү. 2011 ел “Милләтара татулыкны ныгыту елы” дип игълан ителде һәм бу бурычны тормышка ашыруда мөмкинлекләр бигрәк тә күбәйде. Дәүләт Советы Президиумының 11 февральдә республикада узган утырышында да сүз шул хакта барды. Русия Президенты Дмитрий Медведев илдәге һәр аерым милләтнең бердәмлеген саклау кирәклеген ассызыклаган иде. Шуңа бәйле, агымдагы елда гамәлдәге “Башкортстан халыклары”, “Русия Федерациясе башкортлары”, “БР халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программаларына аеруча игътибар бирергә кирәклеген әйтеп үтте. Яңа “2012-2016 елларда Башкортстанда милләтара татулыкны ныгыту” дәүләт программасы, “2012-2016 елларга Башкортстан территориясендә мәдәни мирас объектларын саклау, таныту һәм дәүләт сагына алу” республика программасы аталды. Районнар һәм шәһәрләр хакимиятләренә мәдәни мирас объектларын саклау һәм популярлаштыру буенча үз программаларын булдыру киңәш ителде. Якын киләчәккә планлаштырылган зур эшләр — “Борынгы Уфа” тарихи-мәдәни музеен, мәдәният һәйкәлләре базасында тыюлык-музейлар булдыру, республикадагы мәдәни туризмны Русия һәм дөньяви дәрәҗәгә күтәрү, мәдәниятнең барлык өлкәләрендә дә яңа технологияләр куллану һәм башкалар. 2011 елда Башкортстанда Р. Нуриев исемендәге Халыкара балет сәнгате фестивале, Уфада Шаляпин кичәләре үтәчәк. РФ халыкларының хәзерге заман сәнгате Бөтенрусия фестивалендә катнашу, республика милли мәдәниятләр марафон-фестивален оештыру  планлаштырылган.

“Гомерендә бер тапкыр да симфоник оркестр тавышын ишетмәгән авыл кешеләре, театрда булмаган балалар республикада бар әле, димәк, мәдәният өлкәсендә башланмаган эшләр җитәрлек”, диде чыгышында Зөһрә Рәхмәтуллина.

Башкортстанның мәдәният министры Әскар Абдразаков 2010 елда мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру һәм 2011 елга төп бурычлар турында сөйләде.

2010 елда театр-концерт оешмалары план күрсәткечләрен үтәгән. Хезмәтләндерелгән тамашачылар саны — 1 миллион 282 мең кеше (план — 1 миллион 131 мең). Ләкин аерым алганда бу күрсәткечнең Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында, М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында, Уфа “Нур” татар дәүләт театрында түбәнәюе күзәтелә. 2010 елда спектакль һәм концертларга билет сатудан кергән табыш 113,8 миллион сум тәшкил иткән (план — 80,4 миллион сум).

Тамаша залының тулу проценты, уртача: Башкортстанда — 71,9 (2009 елда — 71), Татарстанда — 70, Пермь краенда — 61, Чиләбе өлкәсендә — 43. Бер спектакль карау хакы 2010 елда Башкортстанда уртача 88,7 сум булган (2009 елда 78,2 сум), Татарстанда — 139, Ырынбур өлкәсендә — 91, Чиләбедә — 94, Пермь краенда — 107 сум. Бер спектакль яисә концерттан театр-концерт оешмасына 2010 елда кергән уртача табыш — 17 мең сумнан артык (2009 елда 15 мең сум булган), Татарстанда — 31, Ырынбур өлкәсендә — 18,6, Чиләбе өлкәсендә — 21,5, Пермь краенда 26 мең сум тәшкил итә. Әйтергә кирәк, әлегә театрлар бездә генә түгел, ә ил буйлап та табыш китерә торган оешмалар исәбенә керми.

Бүгенге көнгә кинематография зур популярлыкка ия. Ләкин бу өлкәдә дә проблемалар юк түгел. Республиканың 25 районында кино күрсәтү бөтенләй оештырылмый, авылларда кино күрсәтүче корылмалар саны елдан-ел кими бара. Балалар өчен барлыгы ике кинотеатр эшләп килә (Стәрлетамак шәһәрендәге “Пионер”, Уфадагы “Смена”).

Клуб оешмалары буенча Башкортстан РФ субъектлары арасында беренчеләр исәбендә. 2010 елның 1 гыйнварына 18 мең 483 клуб оешмасы исәпләнә. 40 мәдәни-ял итү учреждениесе яңа хокукый формага күчерелгән. 466 бинага капиталь ремонт кирәк, 83 клуб авария хәлендә. Соңгы елны гына алганда мәдәни-ял итү учреждениеләре 57гә кимегән. Дүртөйле, Миякә, Благовещен, Мәчетле, Авыргазы, Чакмагыш, Иглин, Зилаер районнарында хәлләр аеруча кискен тора.

Китапханәләр үзләренең популярлыгын саклый. Мәсәлән, 2010 елда китапханәләргә йөрүчеләр саны буенча Башкортстан беренче урында булган. Елдан-ел модельле китапханәләр саны арта. Аларның иң күбесе Чувашстанда — 500, Башкортстанда исә (Белгород өлкәсеннән кала өченче урында) — 83. 2011 елда тагын 60 модельле китапханә булдыру күз уңында тотыла. Башкортстан Президенты указына ярашлы рәвештә 2012 елның 1 июленә кадәр барлык китапханәләр дә компьютерлаштырылган һәм интернетка тоташтырылган булырга тиеш.

2010 елда республиканың һәр җиденче кешесе музейда булган. Бу күрсәткечне тагын да арттыру, музейларга туристларны җәлеп итү бурычы куелды утырышта. Башкортстан территориясендә 5 меңнән артык тарихи һәм мәдәни һәйкәл урнашкан. Аларны саклауга игътибарны тагын да көчәйтергә кирәк. “Мәдәният өлкәсен саклау һәм үстерү буенча елдан-ел күбрәк эш башкарыла”, — диде министр. Иң авыр мәсьәләләрдән ул хезмәт хакы түләүне, эш һәм торак белән тәэмин итүне атады.

Хезмәт хакы түләүнең яңа системасына күчкән дәүләт һәм муниципаль учреждение хезмәткәренең 2010 елда уртача хезмәт хакы 7 мең 830 сум, ә  район һәм шәһәрләрдәге мәдәният учреждениеләрендә 6 мең 767 сум  тәшкил иткән. Хезмәт хакы түбән булганга мәдәният хезмәткәрләре торак мәсьәләләрен дә хәл итә алмыйлар. Бу хәлдән чыгу юлы — ведомствога караган торак төзү.

Мәдәният учреждениеләре эшчәнлеген тикшерү нәтиҗәсендә күп җитешсезлекләр ачыкланган. Мәсәлән, 135 миллион сум акча тиешле максатларда файдаланылмаган. Кайбер җитәкчеләр өстәмә рәвештә урынбасарлар вазыйфаларын кертеп, бюджет акчасын тотынган. Әйтик, махсус музыка колледжының 92 штат хезмәткәренә — 6, Башкортстан дәүләт филармониясендә 78 хезмәткәргә 7 директор урынбасары булуы ачыкланган. Барлыгы 6 миллион 640 мең сум акча тиеш булмаган түләүләргә киткән.

Лев Джугаев чыгышын болай дип башлады: “Әскар Абдразаков, иҗат кешесе буларак, туган ягында да, Мәскәү, Санкт-Петербург кебек шәһәрләрдә дә, чит илләрдә дә танылган. Җырчы буларак аның киләчәге матур, өметле. Ә бүген ул бик тә җаваплы вазыйфа били. Башкортстанда күп милләт вәкилләре яши, аларның тату гомер кичерүләрендә мәдәният хезмәткәрләренең дә өлеше шактый зур. Дәүләт Советы Президиумы утырышы уздыру урыны итеп Уфа сайлану да очраклы түгел”.

Чыгышын тәмамлап, Лев Джугаев залда утыручыларга күңелле хәбәр җиткерде: Салават шәһәренең 1957 елда барлыкка килгән, республикада гына түгел, Русиядә, чит төбәкләрдә дә киң билгеле “Агыйдел” халык бию ансамбленә “атказанган коллектив” исеме бирелде.

Урыс  дәүләт академия драма театрының сәнгать  җитәкчесе Михаил Рабинович болай дип сөйләде: “Башкортстан — күпмилләтле Русиянең кече моделе. Театрларыбыз җитешмәсә дә, заманында республикабыз бик бай иде. Аны Мәскәү чишендерде. Шуңа карамастан, без эшләүне дәвам итәбез. Бүген безгә бер дә җиңел түгел, әмма коллективларыбызны, мәдәниятебезне саклап калырга тиешбез. Артист, музыкант, режиссер һөнәренең абруе югалды бүген. Киләчәкләре булмаганга, сәләтле яшьләребез югары уку йортларына килми. Башка беркая да бара алмаганнар гына артистлыкка укырга керә. Ә бит театр сәнгатенең тамашачыга тәэсире бик үзенчәлекле, мөмкинлекләре күп. Ләкин аннан да күбрәк проблемалары бар аның. Иҗади хезмәткәрләргә хезмәт хакын күтәрү көтелми һәм кирәкми дә, өстәп бирелгән 1500-2000 сум акча алар өчен хурлык кына. Үзебез эшләп алуга ярдәм итсәләр — икенче хәл.

Республика театрларына мөнәсәбәт бик-бик авыр Русиядә. Кайчан безгә Русиянең мәдәният министры ярдәм иткәне бар? Быел 150 еллыгын билгеләгән Урыс академия драма театрына, Салават башкорт театрына, Стәрлетамак театрына ярдәм кирәк. Бигрәк тә бәләкәй шәһәрләрдә урнашкан театрларга кирәк ул ярдәм. Сибай, Салават, Туймазыга. Алар хезмәт хакы түләү өчен үзләре акча эшли алмый. Ә без акча эшләргә үзебез өйрәнергә тиешбез. Фатир мәсьәләсен дә хәл итә алмыйбыз бит хәтта. Кайда гына барып төртелмибез, “сез — бюджетниклар” дип борып җибәрәләр. Безнең, законнар белән богауланган хезмәткәрләрнең, яхшы эшләүдән башка хокукыбыз юк. Әле җир һәм милек өчен түләү документлары килде — бу 10 миллион сумга якын түләүне каплаганчы без тончыгып бетәчәкбез. Бер яклап безгә ирегебез турында сөйлиләр, шул ук вакытта төрле яклап кысалар да. Театрларны юк итәргә телиләр икән, бу хакта туры сүз белән әйтергә кирәк. Европа белән чагыштырганда бездә театрлар болай да аз бит. Русиягә театрлар кирәк! Театр булмаса, шул ук бәләкәй шәһәрләрдә кеше кая барырга тиеш? Наркоманнарның, эчкечеләрнең күбәеп китүенә аптырыйсы да юк. Театр, музей, китапханәләр Русия халкын  коткарырга тиеш. Минемчә, без күп акчаны бер дә кирәкмәгән чараларга тотынабыз: Төркиядә, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә сабантуйлар, банкетлар үткәреп йөргәнче, шул акчаны хезмәт хакын түләүгә тотынсак, яхшырак булыр иде”.

Михаил Исаковичның ялкынлы сүзләрен залда утыручылар алкышларга күмде. Чынлап та, мәдәният өлкәсендә хәл ителәсе мәсьәләләр аз түгел. Бу хакта башка чыгыш ясаучылар да — БР Мәдәният министрлыгының мәгариф буенча укыту-методик үзәге директоры Елена Сәгадәтуллина, “Башкортстан” киностудиясе директоры Айбулат Юнысов, Бишбүләк районы хакимият башлыгы урынбасары Валерий Семенов, Уфа районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Татьяна Шәяхмәтова сөйләделәр.

Коллегия утырышы мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә аеруча казанышлар күрсәткән эшлеклеләргә Башкортстан  Мәдәният министрлыгының Почет грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.

Айгөл Юлъякшина.

Республиканың 25 районында кино күрсәтү бөтенләй оештырылмый, авылларда елдан-ел кино күрсәтүче корылмалар саны кими бара. Балалар өчен барлыгы ике кинотеатр эшләп килә (Стәрлетамак шәһәрендәге “Пионер”, Уфадагы “Смена”).


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»