22.03.2011 - Көнүзәк

“Шлем кидерербез айга да...”

Узган атна республиканың  иҗтимагый-сәяси тормышында берничә  мөһим вакыйга белән билгеләнде. Дәүләт  җыелышы-Корылтайның 15  мартта үткән  утырышында Президент Рөстәм Хәмитов  депутатларга еллык Юлламасын җиткерде. Шушында ук республика Хөкүмәте 2010  елдагы эшчәнлеге турында отчет тотты. 16 мартта исә Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Мәскәүдә Русия Хөкүмәте Премьер-министры Владимир Путин белән очрашты. Әлеге чараларның һәркайсында төп игътибар Башкортстанның яңа үсеш  стратегиясе, бу юнәлештәге өстенлекле проектларга һәм  көнүзәк мәсьәләләргә  юнәлтелде.

Бу җәһәттән Премьер-министр урынбасарларының Хөкүмәт эшчәнлеге турында отчеты  республикадагы чынбарлык хәлне эзлекле анализлауга корылды. Һәм, әйтергә кирәк, җаваплы җитәкчеләр биредә узган ел йомгакларына гына тукталып  калмады, аннан алдагы чорга да “ревизия ясады”. Ә аның нәтиҗәләре, күренүенчә, мактанырлык түгел. Мәсәлән, икътисади үсеш министры Владимир Балабанов белдерүенчә, бүген аеруча авыл хуҗалыгында, төзелештә, инвестицион эшчәнлеккә бәйле хәл катлаулы кала. Әйтик, кризиска кадәрге чорда республика төп капиталга инвестицияләр күләме буенча илдә 34нче урынны биләсә, соңгы ике елда 60нчы урыннарга тәгәрәгәнбез. Былтыр гына республикада икътисадка инвестиция күләме 10 процентка кимегән. Гомум җитештерүдә инновацион продукция өлеше дә зур дип булмый. Идел буе  федераль округында инновацион продукция өлеше 9,3  процент булса, республикада бу күрсәткеч 4,5  процент кына. Болардан тыш Владимир Балабанов машиналар эшләү, төзелеш материаллары җитештерү, урман сәнәгате һәм агач эшкәртү тармакларында да икътисади нәтиҗәлелекне  арттыру зарурлыгын  сызык өстенә алды.

Төзелеш тармагында да хәлләр шәптән түгел. Премьер-министр урынбасары Сергей Афонин билгеләвенчә, узган елда 2 миллион квадрат  метрдан күбрәк торак, ягъни 23 мең  фатир файдалануга  тапшырылган. Бу исә аннан элекке ел күрсәткеченнән 15 процентка азрак...

Аеруча авыр хәл авыл хуҗалыгында булган. Гадәттән тыш  коры һәм эссе һава торышы 1,4 миллион гектар чәчүлекләргә зыян салган. Шуның нәтиҗәсендә җитештерү күләме, 2009  ел белән чагыштырганда, 30 процентка  төшкән. Аңлашыла, монысы турыдан-туры корылык  нәтиҗәсе булса, бер үк вакытта тармакка инвестицияләр күләменең дә 30  процентка кимүен гадәттән тыш һава  шартларына гына бәйләп калдырып булмый. Бу ачыктан-ачык тармак үсешендә мәсьәләләрнең гаять күп һәм гаять катлаулы булуы турында сөйли. Һәрхәлдә, тармакның яңа министры Эрнст Исаев тарафыннан: “Бүген авыл хуҗалыгы өлкәсендә җан асрау стратегиясеннән арынып, үсеш стратегиясенә  чыгарга вакыт”, — дип очраклы гына әйтелмәгәндер...

Кыскасы, Хөкүмәтнең 2010 елга отчеты Башкортстанның тирән  көрчектә булмаса да, хәл итәсе мәсьәләләрнең  гаять күп икәнлеген күрсәтте. Бу җәһәттән Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитовның Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасы әлеге мәсьәләләрне хәл итү буенча эзлекле эш  программасы булыр, дип күзалланды. Чыннан да, Президент Юлламасы республика халык хуҗалыгын үстерү буенча бик күп  юнәлешләрне үз эченә алды. Әйтик, чыгышта билгеләнүенчә, республикада бүген эшсезлек илебездәге уртача күрсәткечтән югарырак булып кала. Хезмәт биржасында 39 меңнән артык кеше исәптә тора. Бер үк вакытта Башкортстанда яшәүчеләрнең хезмәт хакы Русиядәге уртача күрсәткечтән 25 процентка түбәнрәк. Халыкның торак белән тәэмин ителеше буенча исә без Русиядә 56нчы урында торабыз. Рөстәм Хәмитов белдерүенчә, “бу мәсьәләләрнең барысын да хәл итәргә  кирәк”. Шул ук вакытта чыгышта яңгыратылуынча, “республикада экстенсив үсеш  мөмкинлекләре калмаган диярлек. Шуңа күрә иң элек Хөкүмәт булган хуҗалыкта тәртип урнаштырырга тиеш. Үсешнең яңа — интенсив моделен булдырырга кирәк”. Моның өчен без тәү чиратта “сакчылрак хуҗалар булырга тиешбез”. Әйтик, күптән түгел Русия  Хисап  палатасы үткәргән тикшерү нәтиҗәсендә  республикада  соңгы ике елда гына 20 миллиард  сум акчаның  дөрес тотынылмавы ачыкланган. “Дөрес эш-гамәл  кылганда, иманым камил, без бу акчаның кимендә 30 процентын  янга калдыра алыр идек”, — диде Рөстәм Хәмитов. Шулай ук “җирләрнең дә яртысыннан күбрәге әлегә кадәр милек  итеп  рәсмиләштерелмәгән”. Янә килеп “республикада бюджет акчасын икътисади проектларга тотынуның  нәтиҗәлелеген билгеләүче критерийлар юк”. “Икътисадка идарә итү механизмына да камилләштерү таләп ителә”. Әйтик, бүген Башкортстанда инвестиция  эшчәнлеген 26 норматив акт көйли. Республика Хөкүмәте бу механизмнарны тәртипкә салу һәм гадиләштерү турында карар кабул иткән. Аңа ярашлы, 26 законны 5 закон алмаштырачак. Кече бизнес үсешенә бәйле дә мәсьәләләр бихисап. Президент белдерүенчә, “бүген кече эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү өчен дәүләт акчаларын чынлап эшләгән кеше түгел, ә дәүләт ярдәме алуны “һөнәр” итүчеләр ала. Димәк, тармакка ярдәм күрсәтү өчен  дәүләт акчалары”н бирү системасын үзгәртергә кирәк”. Үз чиратында урындагы үзидарә органнары “республикада  физик  шәхесләрнең керемнәренә салынган, эшкуарларның кеременә гадиләштерелгән бердәм салымны, бердәм авыл хуҗалыгы салымын һәм  патент төрендәге керемнәрне муниципалитетлар файдасына яңадан бүлү процессы  башлануны исәпкә алып, үз казнасын тулыландыру өчен кече бизнес үсешенә  киң юл ачарга тиеш. Ә инде мөмкинлеге булган  һәр эшкуар, эресе дә, кечесе дә, кемнеңдер  хәл иткәнен көтеп тормый, хезмәткәрләренә эш хакын күтәрергә тиеш”. Юлламада билгеләнүенчә, “авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеген үстерү дә  көн  таләбе һәм бу юнәлештә комплекслы эшләргә кирәк”. Биредә “авыл хуҗалыгы объектларына  милек хокукын рәсмиләштерү  эшне башлау  өчен иң мөһим шарт булып тора”. Арытаба “авыл хуҗалыгы продукциясенең күп өлеше шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелүен исәпкә алып, аларны берләштерүче структура булдыру өстендә эш башларга кирәк”.

— Бу барысы өчен дә отышлы булачак. Крестьян кулында — “тере акча”, ә муниципалитетларда табыш белән эшләүче предприятиеләр булачак, җитештерүчеләр сөт, ит, яшелчә, йомырка белән гарантияле тәэмин ителәчәк. Республикада авыл хуҗалыгы товарларын җитештерү артуы күзәтеләчәк, — диде Президент.

Рөстәм Хәмитов билгеләвенчә, шулай ук торак төзелеше, төзелеш участокларын инфраструктура белән тәэмин итү, социаль ипотеканы үстерү, демографик хәлне яхшыртуга бәйле мәсьәләләр дә бихисап, һәм аларны нәтиҗәле хәл итәргә кирәк.

Кыскасы, Юлламадан чыгып, алда торган бурычларның, кирәк әйберләрнең гаять күп булуы аңлашыла. Ә менә аларның барысын да ничек комплекслы һәм нәтиҗәле хәл итәргә? Безнең карашка, әлеге хәл-шартларда республика җитәкчелеге алдында торган иң төп сорау шушы булырга тиеш. Чөнки халык хуҗалыгындагы мәсьәләләр киң җәмәгатьчелек алдына чыгарылып, чынбарлык хакыйкать ярып салынып та, хәлне төзәтү буенча нәтиҗәле чаралар күрелми икән, мондый эшчәнлекнең файдасы әллә ни зур булмаячак.

Бу җәһәттән республика халык хуҗалыгын савыктыру буенча тәгаен эш алымнары, алдагы чорда билгеләнгән бизнес-проектлар, гомумән, Башкортстанның яңа үсеш стратегиясе турында узган атнада Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Русия Хөкүмәте Премьер-министры Владимир Путинга җиткерде. Әйтик, республикадагы эре инвестиция проектлары турында сөйләгәндә Рөстәм Хәмитов Белоретта төзеләчәк металлургия комплексы проектына тукталды. Башкортстан Президенты белдерүенчә, тимер рудасы яткылыгында төзеләчәк яңа предприятиенең беренче чиратын эшкә кушу гына да 2 мең чамасы эш урыны булдырачак. Төзелешнең беренче чираты 8-8,5 миллиард сумга бәяләнә, 10 миллиард сумлык икенче чираты булу да ихтимал.

— Бу гаять кызыклы һәм заманча проект. Әлеге завод бүген сәнәгатьтә зур сорау белән файдаланган һәм дефицит булган коелган чуен җитештерәчәк, — диде Рөстәм Хәмитов.

Очрашуда билгеләнүенчә, шулай ук “Башнефть” компаниясендә дә алдагы биш елда 100 миллиард сумлык инвестиция проектлары тормышка ашырылачак. “Рус Гидро”, Alstom һәм Башкортстан Хөкүмәте берлектә энергия нәтиҗәлелеге, энергия саклау белән шөгыльләнүче эре технопарк проекты өстендә дә эшли. Башка мөһим башлангычлар да аз түгел. Үз чиратында, әлеге проектлар нәтиҗәле тормышка ашырылган очракта, Рөстәм Хәмитов белдерүенчә, республиканың тулай төбәк продукты, әлегә 800 миллиард сум күләмендә булса, 1 триллион сумга җитәргә тиеш. Бу җәһәттән Хөкүмәт Премьер-министры Владимир Путин Президент Рөстәм Хәмитовны тыңлаганнан соң, гомумән, барлык инвестиция проектлары да нәтиҗәле тормышка ашырылган очракта, Башкортстан Русиянең әйдәүче индустриаль үзәкләренең берсенә әвереләчәк, дигән ышаныч белдерде.

Сүз дә юк, мондый мөһим башлангычлар зур хуплауга лаек. Шул ук вакытта проектлар кәгазьдә генә калмыйча, чынбарлыкта гамәлгә ашырылган очракта гына көтелгән нәтиҗәне бирә. Мәсәлән, “АеroJet Style” журналына интервьюсында Президент Рөстәм Хәмитов республикада самолетлар эшләү өчен дә барлык мөмкинлекләр булу турында белдерде.

— Ә ни өчен ул булмаска тиеш әле? Андый самолет төзү буенча эш бара инде. Самолет төзү һәм авиация двигательләре җитештерүдә белемебез җитәрлек. Үзебезнең һава судносын булдыру өчен таләп ителгән барлык структуралар да бар: авиация институты, Уфа моторлар эшләү, Күмертау авиация берләшмәсе эшләп килә. Шулай булгач, тиздән авиация базарында “Уфимец” дип аталган яңа һава судносы тәкъдим ителүе дә бик мөмкин, — диде Президент.

Һичшиксез, кызыклы башлангыч. Әмма, заманында Башкортстанда тәүдә “Толпар” тракторы, аннары “Челенджер” комбайннары төзеләчәк дип шапырынуларыбызны да хәтердән чыгармаска кирәк. Күренүенчә, бүген ни “Толпар” тракторы, ни “Челенджер” комбайны юк. Монысы “Уфимец” самолеты белән дә шул ук тырмага басмасак иде дигәннән...

Аннары, безнең карашка, җирдәге мәсьәләләр дә бихисап. Владимир Путин белән очрашуда Рөстәм Хәмитов узган елда республикада 2 миллион 10 мең квадрат метр торак төзелүе турында белдерде. Хөкүмәтнең Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары алдындагы отчетында әлеге сан 2009 елгы күрсәткечтән 15 процентка азрак, дип билгеләнде. Һәм әйтергә кирәк, агымдагы елда да әлеге күрсәткеч шуннан әллә ни артмас кебек. Рөстәм Хәмитов узган елның 26 июлендә Профсоюзлар федерациясе активы белән очрашуда алдагы елларда республикада торак төзелеше күләмен 4-5 миллион квадрат метрга җиткерү бурычын куйган иде. Әлеге сан республика торак төзелеше программасында да чагылыш тапты.

— Президент Рөстәм Хәмитов республиканың төзелеш комплексы алдында җитди бурычлар куйды. Республика торак төзелеше программасына ярашлы, 2015 елга кадәр без еллык торак төзелеше күләмен 3 миллион 700 мең, 2020 елга 5 миллион 200 мең квадрат метрга җиткерергә тиешбез. Ягъни якын ун елда әлеге күрсәткечне ике тапкырга күбрәккә арттыру бурычы тора, — диде бу җәһәттән Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитетында 31 гыйнварда үткән киңәшмәдә аның рәисе Халит Мәхмүдов. Әлеге барыш белән төзелеш тармагы 2015 елга 3 миллион 700 мең квадрат метр күрсәткеченә чыга алырмы? Еллык торак төзелеше күләмен ике тапкырга диярлек арттыру өчен нибары дүрт ел чамасы вакыт калып бара...

Әлбәттә, Башкортстандагы хәлне төзәтү буенча яңа җитәкчелек алдында гаять зур эш күләме тора. Иң мөһиме, биредә һәр башлангыч, һәр проект ныклы уйланылган, анализланган, ахыр чиктә башкарып чыгарлык булырга тиеш. Һәрхәлдә, ниндидер мөһим башлангыч турында шаулап-шаулап та, ул кәгазьдә генә кала икән, мондый алдашу халыкның властька карата мөнәсәбәтен дә тамырдан үзгәртә. Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов үзенең Юлламасында нәтиҗәлелекне төп өстенлек итеп билгели икән, республикада мондый хәлгә юл куелмас, дигән теләктә калыйк.

Илдар ФАЗЛЕТДИНОВ,

 “Кызыл таң”.

Юлламадан чыгып, алда торган бурычларның, кирәк әйберләрнең гаять күп булуы аңлашыла. Ә менә аларның барысын да ничек комплекслы һәм нәтиҗәле хәл итәргә? Безнең карашка, әлеге хәл-шартларда республика җитәкчелеге алдында торган иң төп сорау шушы булырга тиеш. Чөнки халык хуҗалыгындагы мәсьәләләр киң җәмәгатьчелек алдына чыгарылып, чынбарлык хакыйкать ярып салынып та, хәлне төзәтү буенча нәтиҗәле чаралар күрелми икән, мондый эшчәнлекнең файдасы әллә ни зур булмаячак.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»