18.03.2011 - Көнүзәк

Без — халык өчен эшләүче хөкүмәт

Кичә Уфада эшлекле авиация төбәк форумы үтте. Төрле илләрнең авиация берләшмәсе вәкилләре хезмәттәшлек турында сөйләшү, үзара бәйләнешләр урнаштыру, бизнесны киңәйтү максатында җыелган иде.

Рөстәм Хәмитов белән элемтәгә керү катлаулы булмады. Телефоннан сөйләштек тә, һәм без — Уфада. Без дигәнем — “АеroJetStyle” журналының баш мөхәррире Александр Омельченко һәм Юрий Коротков. Безнең очрашу оештыручыларның эшлекле сөйләшүенә туры килде. Русия Эшлекле авиациясенең берләштерелгән милли ассоциациясеннән (ОНАДА) аның җитәкчесе, очучы Валерий Очиров чыгыш ясады.

Әңгәмә форумны оештыру турындагы гомум мәсьәләләрне тикшерүдән башланды. Президент белеме буенча двигательләр һәм очучы аппаратлар өлкәсендә инженер-механик. Бу тема аңа якын. Сүзне ул болай дип башлады:

— Авиацияне алга җибәрергә кирәк. Кызганычка каршы, еллар үтү белән без гражданнар авиациясе төзелешендә өстенлекләрне югалтканбыз. Бүген без хәрби авиациядә генә көндәшлеккә сәләтле. Хәзер үзебезнең республика турында. Аның һава капкасы — безнең горурлыгыбыз — “Уфа” аэропорты. Былтыр ул 1 миллионнан артык кешене хезмәтләндергән. Әлегә күп түгел, совет чорында бу сан 3-3,5 миллионга җиткән. Без авиация белән кешеләр һәм йөкләр ташу күләмнәрен җитди арттыруны планлаштырабыз. Бездә 200-250 тонналы самолетларны кабул итәрлек дүрт чакрымлы полоса да бар. Бу өстенлек йөкләр ташуны беренче урынга чыгара ала. Русия Федерациясе Хөкүмәтенә безнең авиация үзәге нигезендә ирекле икътисади зона оештыру үтенече белән мөрәҗәгать иттек. Уфа шартлы рәвештә “боҗра” дип аталган территориянең уртасында урнашкан. Свердловск, Чиләбе, Ижевск, Казан, Самара, Ырынбур кебек зур шәһәрләргә — 400-500 чакрым. Бу “боҗра”да 25 миллион кеше яши. Пассажирлар агымын арттыру өчен нинди мөмкинлек булуын күз алдына китерәсез инде. Уфа төбәкнең пассажирлар һәм йөкләр ташу үзәгенә әвереләчәгенә ышанам.

— Үсеш — иң элек, ачыклык ул! Башкортстанның ачыклыгы ни дәрәҗәдә?

— Аэропорт янында зур технопарк төзүне планлаштырабыз. Анда үзебезнекеләр белән беррәттән Alstom, Siemens һәм башка чит ил компанияләре урнашачак. Планнар зур. Бюджеттан технопаркның устав фондына 1 миллиард сум акча юнәлтергә ниятлибез. Технопарк күп юнәлешле структура булачак. Ул хезмәтләндерүче комплексларны, эшлекле һәм гомум тәгаенләнештәге авиацияне үз эченә алачак. Бүген без төбәк авиациясен актив үстерәбез. Шунысы аңлашыла ки, башлангыч чорда бу эшкә дотация бүлү таләп ителә. Без моңа белә торып барабыз. Бүген республика эчендәге маршрутларда Чехиядә җитештерелгән кечкенә самолетлар оча. Сибайда аэропорт тергезелде. Даими рейслар булдырылды. Нефтекама шәһәре Уфадан даими рейсларны кабул итәргә әзерләнә. Чиратта — Белорет. Ул Уфадан 200-230 чакрым ераклыкта урнашкан. Казанга, Түбән Новгородка самолетлар оча.

Үзебезнең планнарны транспорт министры Игорь Левитин белән бүлештек. Ул безне хуплады һәм Русиядә әлегә төбәк авиациясен үстерүче субъектларның аз булуын билгеләп үтте.

Хыялларыбыз да бар, әлбәттә. Мәсәлән, кече авиация өчен самолет булдыру. Ә ни өчен ул булмаска тиеш әле? Андый самолет төзү буенча эш бара инде. Самолет төзү һәм авиация двигательләре җитештерүдә белемебез җитәрлек. Үзебезнең һава судносын булдыру өчен таләп ителгән барлык структуралар да бар: авиация институты, Уфа моторлар төзү берләшмәсе, Күмертау авиация берләшмәсе эшләп килә. Шулай булгач, тиздән авиация базарында “Уфимец” дип аталган яңа һава судносы тәкъдим ителүе бик мөмкин.

Уфа моторлар төзү берләшмәсе 2015 елга кадәр заказлар белән тәэмин ителгән. Аның җитештерү күләме зур гына — елына 20 миллиард сумлыктан артык. Быел 30 миллиард сум дәрәҗәсенә чыгарга ниятлибез. Күмертау авиация берләшмәсендә вертолетлар эшләүгә заказлар бар. УМПОда вертолет двигательләре өчен төп запас частьлар һәм ремонтлау җыелмалары җитештерүгә керештек тә инде. Бу тиздән запас частьларны Украинадан кайтарудан баш тарту мөмкинлеге бирәчәк.

Башкортстанда авиация белән кызыксынучылар елдан-ел арта бара. Шәхси вертолетлар, кечкенә самолетлар бар. Безнең халыкара аэропорт һөнәри һәм һәвәскәр пилотлар әзерләү һәм яңадан әзерләү буенча эре үзәккә әверелә ала дип уйлыйм. Өстәвенә, укыту авиация техникасына ихтыяҗны да арттырачак.

Эре эшлекле һәм сәнәгать үзәге булып торучы Уфада эшлекле авиация дә күптән инде яңалык түгел. Аэропортта төрле “джет”ларны очратырга мөмкин. Уфага аларда көн саен эре предприятиеләрнең хуҗалары һәм топ-менеджерлары очып килә. Без дә бер урында гына таптанмыйбыз, шушы “авиация эскадрилья”сын хезмәтләндерергә кирәклеген аңлыйбыз. Атап әйткәндә, “Ют-Эйр” белән Уфада “Боинг“ларны хезмәтләндерү үзәге оештыру буенча килешү төзедек. Башкалада авиация, двигательләр буенча белгечләр күп.

— Сезнең һәр сәгатегез, һәр көнегез Президент мәшәкатьләре белән үтә. Бу вазыйфаны кабул итеп алганда, халыкка, республикага тугры хезмәт итәргә ант биргәндә нәрсә турында уйладыгыз?

— Ант — изге төшенчә ул. Ант биргәч,үз эшеңнең — бөтен тормышың булуын аңлыйсың. Шушы минутта кешеләр өчен яшәвеңне кискен тоясың. Мин үземнең түгел, республикада яшәүчеләрнең бурычларын хәл итү, гражданнарга якланганлык тойгысы бирү һәм киләчәккә эшләү өчен тәгаенләнүемне һәрвакыт истә тотам. Мин үземнеке генә түгел инде.

— Рөстәм Зәкиевич, старт чоры үтте инде. Үзегезнең чыгышларыгызда икътисадны камилләштерү һәм инвестицияләр салу өчен кулай төбәк булуны күрсәтү кирәклеген әйткән идегез. Республикада бу эш ничек бара?

— Без — Русия Федерациясенең куәтле субъекты. Җитди икътисади бурычлар башкарабыз, сәнәгатебез бар, халык саны буенча да Русиядә җиденче урынны билибез. Без бик мөһим төбәк. Шулай да көндәшлек үсеш алган мохиттә арытаба да инвестицияләр җәлеп итү өчен без һәрвакыт үсештә булырга, уңышлы эшләргә тиешбез. Республиканың инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеге бүген бик зур. Башкортстанда белемле, тыныч, акыллы кешеләр яши. Югары белем алу мөмкинлекләре зур: бездә институтлар, университетлар, фәнни-тикшеренү үзәкләре күп.

Бүген республика бюджеты 100 миллиард сум тәшкил итә. Русиядәге уртача күрсәткечләр белән чагыштырганда бу күп, әлбәттә, 30-40 миллиард сумга яшәүче төбәкләр дә бар. Әмма бюджетның 75-80 проценты диярлек социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелә. Үсешкә бик аз кала. Шуңа күрә безгә яңа производстволар, яңа мөмкинлекләр кирәк. Без энергетикадан алып, кече һәм уртача бизнеска, ресурслар эшкәртүгә кадәр төрле юнәлешләрдә инвесторлар эзлибез. Ачык сәясәт игълан итәбез, безнең төбәктә эшләргә килүче бизнесменнарны яклаячагыбызны белдерәбез. Бу да безнең рейтингларда уңай чагылыш таба.

— Республикадагы элита мәнфәгатьләре гади кешеләрнең ихтыяҗлары белән туры киләме?

— Без — халык өчен эшләүче хөкүмәт. Без кешеләргә эш бирергә, аларны лаек хезмәт хакы белән тәэмин итәргә һәм мөмкин кадәр арзан торак тәкъдим итәргә тиешбез. Эш, хезмәт хакы, торак — безнең эшчәнлегебезнең төп юнәлешләре. Шушы эшләрне безнең белән берлектә башкару өчен элита да җәлеп ителгән. Бу уңайдан инвестицияләр җәлеп итә һәм яңа предприятиеләр төзи белүче  үзебезнең  бизнесменнарыбыз кирәк. Республикада андый кешеләр бар. Һәм безнең бурыч — төбәктә уңышлы эшләүче бизнесменнар өчен барлык шартларны булдыру.

— Бүгенге Башкортстанны ничек тасвирлый аласыз?

— Мин гади һәм кешеләр өчен аңлаешлы хакыйкать яклы — власть халыкка хезмәт итәргә тиеш. Без кешеләргә йөз белән борылган гадел властьны тергезәбез. Безнең миллионнарча керемнәр алу буенча шәхсән бурычларыбыз юк. Бу барлык Хөкүмәт әгъзаларына да катгый тыела. Миңа эшкә килүчеләрнең барысы да биредә кешеләр өчен тир түгәргә кирәклеген аңлый. Минем принципларым шундый. Барысы да бу турыда белә.

Мин Интернет челтәреннән актив файдаланам. Көн саен бик күп хәбәрләрне укыйм, кызганычка каршы, күңел төшенкелеге сизәм, һәрхәлдә, Интернеттан кулланучы русиялеләрдә. Шулай да Интернетның безнең республика өлешендә уңай  чыгышлар күбрәк, хуплау тоябыз. Без кешеләргә өмет-ышаныч бирдек. Сез — махсуслаштырылган журнал һәм эшлекле планда уңышка ирешкән кешеләр белән эшлисез. Мин гади кешеләрнең дә эше уңышлы баруын телим. Алар өметсезлеккә бирелмәсен, үсеш алу өчен мөмкинлекләре күбрәк булсын.

— Минемчә, властьның көчен күбесенчә тирә-як мохит, мәдәният билгели...

— Мәдәният җәмгыятебезне формалаштыра. Мин мәдәният юнәлешенең үсеш алуын һәм күптөрле булуын телим. Бездә матур җырлыйлар һәм бииләр. Бездә талантлы рәссамнар, язучылар, шагыйрьләр бар. Мәдәни мохитне киңәйтүне үземнең бурычым дип исәплим. Быел республиканың Музыка йортын проектлый башлыйбыз. Аннан соң Рәссамнар йорты ачачакбыз. Талантлы кешеләр күп бездә. Башкортстан — гаҗәеп матур төбәк. Аның табигате кешеләрнең дөньяга карашын формалаштыра. Табигать, таулар, елгалар, далалар — шушы искиткеч матурлык, һичшиксез, кешенең күңелен кузгата, ул иҗат итә башлый. Шуңа күрә Татарстандагы күршеләребез дә бездән яхшы мәгънәдә көнләшә. “Сездә җырчылар, музыкантлар бик күп”, — диләр алар. Татарстан Республикасының күп кенә күренекле артистлары чыгышлары белән Башкортстаннан.

Мәскәүдә быел Чехия театр фестивале үтәчәк. Андагы ике-өч труппаны Уфага чакырабыз. Июнь-июльдә Уфада Бөтенрусия халыклар дуслыгы фестивале  үткәрергә ниятлибез. 2012 елны республикада “Мәдәният елы” дип игълан итүне планлаштырабыз. Идеяләр бик күп.

— Гаилә тормышыгызны эшегез белән ничек үреп алып барасыз? Ул да эшегез кебек үк ачыкмы?

— Хатыным җәмәгать, хәйрия эшчәнлеге алып бара, мәдәни проектлар белән шөгыльләнә. Бу безнең җәмгыятебез өчен бик кирәк. Баштарак, бу проектлар белән шөгыльләнү кирәкме икән дигән берникадәр шик бар иде. Хәзер аңлашыла — кирәк! Әгәр дә син — Президент, синең гаиләң театр ярата, концертларга йөри, хәйрия башлангычларын хуплый икән, болар җәмгыять өчен үзенчәлекле билгеләр. Кешеләр моны бик яхшы тоя. Минем һәм якыннарымның һәр уңай гамәле хуплау таба.

Әңгәмә тәмамланганда кул кысыштык. Башкортстанда властьның чынлап та халыкка хезмәт итәргә теләвенә ышаныч туды.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»