16.03.2011 - Көнүзәк

Торак төзелешенә — дәүләт ярдәме

Башкортстанда төзелеш тармагындагы катлаулы мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән чаралар торак төзелешенә ярдәм күрсәтү максатлы программалары кысаларында гамәлгә ашырылачак. Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышында ведомство рәисе Халит Мәхмүдов шул турыда белдерде. Аның сүзләренә караганда, бу программа гамәлдәге һәм әзерләнүче федераль һәм республика максатлы программаларын берләштерүгә юнәлтелгән.

— “2011-2015 елларда Башкортстанда торак төзелешен үстерүгә ярдәм күрсәтү” республика программасының төп максаты — халыкны арзан торак белән тәэмин итү. Бу дәүләт ярдәме торак төзелешен үстерү һәм торак базарында ихтыяҗны көчәйтү механизмнарын гамәлгә ашыру исәбенә башкарылырга тиеш, — дип ассызыклады комитет рәисе урынбасары Рамил Хәлимов. — Моңа ирешү өчен Башкортстан Хөкүмәте, министрлыклар, ведомстволар һәм финанс институтлары төбәктәге төзелеш комплексы куәтен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән сәясәт алып бара. Арзан торак төзү эшләре алып барыла, территорияләр комплекслы үзләштерелә һәм үстерелә, гражданнарның торак шартларын яхшыртуга бәйле  социаль гарантияләре һәм конституцион хокуклары саклана.

Программаны гамәлгә ашыру өчен — 457 миллиард сум, агымдагы елга 70 миллиард сум  акча таләп ителә.

Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты быелгы объектларны билгеләгән. Газ һәм инженер челтәрләре төзү буенча  Башкортстан Хөкүмәте карарлары проектлары әзерләнә. Республиканың максатлы инвестиция программасы объектлары исемлеген  булдыру буенча эш алып бару күп кенә шәһәрләр һәм районнарның төзелеш барган урыннарга инженер челтәрләрен сузу өчен бюджет акчасын  бүлү кирәклеген нигезле дәлилли алмавын күрсәтте.

Рәсүл Хәмидуллин.

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»