15.03.2011 - Көнүзәк

Заманына күрә законы

Безнең җәмгыятьтә кечкенә түрәнең дә вазыйфасыннан китүе зур бер вакыйга рәвешендә кабул ителә. Бу гамәлгә хәтта сәяси мәгънә салырга тырышу да күренеп кала. Шул ук вакытта Русия халкы үз илендә дәүләтчелек системасының үзгәрүен дә хуш күңел белән кабул итә, зур дәүләтне тотып торган сәяси фирканең хакимлектән китүенә дә ризасызлык белдерүче, яшь түгүче булмады. Бәлки, халык менталитетының сәеррәк үзенчәлеге законнар һәм фәрманнарның конкрет шәхескә турыдан-туры кагылмавыннан, ә әлеге түрәнең эшләү-эшләмәве күз алдында булудан киләдер?

Ни димә, илебездә законнар күп чыгарыла. Гүя Русия дәүләте, аннан алда — Советлар Союзы, законсыз дөньяда дини һәм халык традицияләре кануннарына таянып кына яшәгән. Әлбәттә, алай түгел. Русия Федерациясе үз законнарын яңарта, камилләштерә, аларны, янәсе дә, демократик дәүләтләрдә кабул ителгән стандартларга яраклаштырырга тели. Цивилизацияле дәүләтләр гаиләсенә омтылучы яшь ил өчен бу процесс табигыйдер дә. Ләкин Русиянең үзенең төрле сынаулар үткән законлылык, хокук, әхлакый тәртип традицияләре дә бар бит әле. Америка белән Бөек Британиягә яки Алман белән Франциягә якынаям дип, алардагы юридик системаны һәм хокукый инфраструктураны Русия җирлегенә күчерү үзен аклармы, яңалыкларны халыкның кабул итмәве, ачыктан-ачык ризасызлык рәвешен алмаганда да, сәяси гафиллык булып гәүдәләнмәсме?

Эчке эшләр идарәлекләрендә һәм бүлекләрендә, көнләшерлек дәрт белән, “милиция” дигән язуны алып ташлап, “полиция” дигәнен элеп маташкан көннәре. Алтактаны алмаштыру гына, иншалла, әләм алмаштыру түгел. Генетик хәтер тоныкланып өлгерсә дә, тарихи хәтер дигән нәрсә бар. Русия империясендә узган гасырның 1917 елына кадәр полиция дип аталган эчке тәртипне саклау хезмәте булган. Бу орган Русиядә 1718 елда кертелгән. Аңлашылуынча, бу — император Бөек Петрның эше. “Полиция” термины алман телендәге “роlizei” сүзеннән турыдан-туры күчерелгән. Милиция белән исә Советлар Союзы һәм яңа Русия 93 ел да дүрт ай яшәде. Инкыйлабка кадәрге полиция дә, аннан азаккы милиция дә үзләренең төп тәгаенләнеше итеп җәмәгать тәртибен саклау һәм җинаятьчелеккә каршы көрәшне исәпләде. Шушыннан чыгып караганда, алар арасында принципиаль аерма юк сыман. Ә инде төптәнрәк уйлаганда, милиция, структурасында сәяси органнар да булу сәбәпле, эшчәнлегендә идеологиягә артыграк урын бирде. Шул ук вакытта закон, хокукый өлкә сәясәттән ерак булырга тиеш.

Ил Президентының ныклы басымы астында Русия Дәүләт думасы һәм Федерация Советы “Полиция турында” Законны раслап та куйды, Президент култамгасыннан соң ул гамәлгә дә керде. Бу гамәлнең зарурлыгын ил халкының күпчелеге аңлап җитмәсә дә, хакимнән соң сүз куертуның мәгънәсе юк. Мин күренекле француз философы һәм җәмәгать эшлеклесе Шарль Монтескьеның: “Файдасыз законнар зарури законнарны көченнән мәхрүм итә”, — дигән раславын “Полиция турында” закон белән дә бәйләмим. Халык фикерен өйрәнү, аналитикларның искәртүләре соңгы карарга йогынты ясый алмагач, хакимнәрнең гадәттән тыш зирәклегенә һәм акылына ышанудан башка чара калмый.

Шаяртуга әвәс кешеләр элекке-хәзерге тәртип сакчыларын ничек дип атап йөртүне бер мәрәкә итеп алды. Милиционерлар үзләрен “мент” дип йөртүгә күнегеп тә беткән иде, полиция хезмәткәрләренә нинди кушамат тагарлар? Әлбәттә, олы буын кешеләренә “полиция”, “полицейский” дигән атамаларны ишетү психологик җәһәттән җиңел булмас, чөнки сугыш чоры белән бәйле дошманчыл бер хезмәтнең атамасы да шуның белән бер тамырдан. Бу — бер. Икенчедән, гади халык тәртип саклау ведомствосының исемен үзгәртүгә нинди зарури ихтыяҗ булуын барыбер аңламады. Әгәр полициягә, милиция хезмәткәрләрен кыскартканнан, аттестация үткәргәннән соң саф, Степа абый сыман киң күңелле һәм ярдәмчел кешеләр киләчәк дигән беркатлы ышану бар икән, ул гамәлдәге хәлне идеаллаштыру гына булачак. Нинди генә киемнәргә киендермә, күпме генә хезмәт хакы бирмә, вазыйфа кагыйдәләрен ничек кенә тәфсилләп язып аңлатма, кешенең табигать салган асылын, мохит тәрбияләгән гадәт-кылыкларын үзгәртә алмыйсың. Вазыйфалы кеше ипле, әдәпле, тырыш булып кылануы да ихтимал, әмма ул фундаменталь зыялылыкка ия булмаса, табигый асылы үзгәрешсез кала. Шушы фикердән чыгып, мин, гади гражданин буларак, полиция хезмәткәренең (бәлки, полицейскийдыр?) минем белән исем-шәрифен, званиесен, биләгән вазыйфасын әйтеп, сүзне “Гафу итегез” дип башлап сөйләшер дигән ышанычтан еракмын. Ялгышсам, бер куаныч булыр иде!

Кәгазьдә милиция белән бәхилләштек, ә полиция белән әлегә кул бирешмәгәнбез. Ул халыкның яклаучысы, киңәшчесе, ярдәмчесе, кирәк мәлдә — коткаручысы була алырмы? Яңа исем алган хезмәт әгъзаларының эш хакы, торак шартлары, киенүе һәм кораллануы турында, әйдә, дәүләт хәстәрлек күрсен. Миллионнан күбрәк яшь, көчле ир-егетләрне һәм байтак хатын-кызларны да җәлеп иткән оешма курку объекты булмасын. Гаепсез кешеләрне кулга алу, җәберләү, җәзалау, гарип ясау полиция арсеналында булырга тиеш түгел. Әлегә шушы органнар эчендәге законсызлык, бәгырьсезлек, гаделсезлек турында матбугатта басылган мәкаләләрнең уннан бер өлеше дөрескә чыкканда да, ул тәртип күзәтү хезмәтенә халык ышанмаячак. Полициядә, әлбәттә, Сергей Михалков идеаллаштырган “Степа абыйлар” тоташ эшли алмаган хәлдә дә, Евсюковларга да урын булмасын иде.

Кешенең йөрткән исем-шәрифе, күп җәһәттән, аның холкын, зәвыгын, тирә-яктагыларга мөнәсәбәтен билгели, дип раслаучылар бар. Метафизикага тартым, әлбәттә, әмма яхшыга юрыйсы килә.

Марсель КОТЛЫГАЛЛӘМОВ.


Вазыйфалы кеше ипле, әдәпле, тырыш булып кылануы да ихтимал, әмма ул фундаменталь зыялылыкка ия булмаса, табигый асылы үзгәрешсез кала.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»