12.03.2011 - Көнүзәк

Чиновниклар ваемсызлыгы шикаятьләр тудыра

Ветераннарның республика советы президиумы утырышында көнүзәк мәсьәләләр каралды. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм инвалидларын торак белән тәэмин итү мәсьәләсе игътибар үзәгендә булды. Утырышка хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары Н. Алмаева да чакырылган иде.

Русия Федерациясе Президенты указы һәм Башкортстан Хөкүмәте карары нигезендә республикада узган елда һәм агымдагы елның беренче айларында бу категория кешеләрен торак белән тәэмин итү буенча күп чаралар күрелүгә, бу максатта узган елда 3,3 миллиард сум акча юнәлтелүгә карамастан, бу мәсьәлә тулысынча хәл ителеп бетмәгән әле.

Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, район һәм шәһәр хакимиятләре мәгълүматлары буенча торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ һәм 2005 елның 1 мартыннан соң исәпкә баскан ветераннар һәм инвалидларның саны 1 февральгә 5492 кеше тәшкил итә. Бу чорда таныклык алган 3433 сугыш ветеранының 2852се торак шартларын яхшыртты. 545 фронтовикның сатып алынган торагы милек итеп рәсмиләштерелә. Аларның 400гә якыны — районнарда, 10ысы — республика шәһәрләрендә, 55е Уфада яши. 2005 елның мартыннан 2011 елның гыйнварына кадәр төрле сәбәпләр белән исәптән төшкән ветераннар саны 556 кеше тәш-кил итә.

Урыннарда ветераннарның йортын, каралтыларын ремонтлау, ихаталарын төзекләндерү буенча зур эш башкарыла.

Уфа шәһәре районнарында, Октябрьский шәһәрендә, Бакалы, Баймак, Архангель, Күгәрчен һәм Мәләвез районнарында ветераннарны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе яхшы хәл ителә. Кирәкле документлар тиешле срокта һәм тулысынча тапшырыла. Кызганычка каршы, Бөре, Уфа, Борай, Шаран һәм башка кайбер районнарда бу эш вакытында һәм тиешле дәрәҗәдә башкарылмый.

Кайбер чиновниклар ветераннарның чиратка кую турында гаризаларына формаль карый, торак сайлап алуда булышлык күрсәтми. Шул сәбәпле Башкортстан Хөкүмәтенә һәм прокуратура органнарына шикаятьләр языла.

Президиум утырышында шулай ук  ветераннар оешмаларының Башкортстанда милләтара татулыкны ныгыту буенча эштә катнашуы турында сүз барды. Башкортстан Президенты указы нигезендә 2011 ел “Милләтара татулыкны ныгыту елы” дип игълан ителде. 100дән артык милләт вәкиле яшәгән республикабыз өчен бу указ иҗтимагый-сәяси әһәмияткә ия. Башкортстан халыкара татулык үрнәге булып тора. Интернационализм принципларында тәрбияләнгән сугыш һәм хезмәт ветераннары бердәмлекне ныгытуга зур өлеш кертә. Тарихи вакыйгаларда катнашкан кешеләр буларак, ветераннар Советлар Союзы халыклары арасындагы какшамас дуслык немец илбасарларын җиңүдә, сугыштан соңгы елларда халык хуҗалыгын тергезүдә зур роль уйнаганын яхшы хәтерли. Комсомол төзелешләре, чирәм җирләрне үзләштерү дуслык һәм туганлык традицияләрен дәвам итү чагылышы булды.

Һәртөрле кризисларга карамастан, республикадагы милләтара мөнәсәбәтләр сакланды. Русия Федерациясе Президенты рәислегендә Дәүләт Советы Президиумының бу мәсьәләгә багышланган утырышы Уфада үтү моңа дәлил булып тора һәм ул, һичшиксез, Русия халыклары арасында милләтара татулыкны арытаба ныгытуны тәэмин итәр.

Ветераннарның республика советы президиумы Башкортстан Президентының 2011 елны “Милләтара татулыкны ныгыту елы” дип игълан итүен хуплады. Ветераннарның шәһәр, район һәм урындагы советларына, Башкортстанның Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитетына, хәрби хәрәкәтләр ветераннарының җәмәгать оешмаларының координацион советына бу указны үтәү буенча бурычларны карарга һәм башкарма власть органнары, милли-мәдәни берләшмәләр белән берлектә республика халыклары  дуслыгын арытаба ныгыту буенча, гасырлар буе тупланган тарихи тәҗрибәне, мәдәни-әхлакый кыйммәтләрне файдаланып, чаралар күрергә тәкъдим ителде.

Сергей Габриелов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»