12.03.2011 - Көнүзәк

Табигатьтән мәрхәмәт көтеп булмый

Табигатьнең уянырга ашыкмавы сизелә. Аның каравы, кышның икенче яртысында яуган кар катламы җитдирәк караш таләп итә. Язгы ташкынга әзерлекнең ни дәрәҗәдә алып барылуы Хөкүмәт Премьер-министры Юрий Пустовгаров рәислегендә  үткән республика комиссиясе утырышында каралды.

Быел элекке еллар белән чагыштырганда ташкын көчлерәк булмакчы. Әмма ул беренче карашка гына шулай тоела. “Росгидромет”ның Башкортстан территориаль подразделениесенең кар катламын тикшерү нәтиҗәләре буенча 5 мартка Агыйдел елгасы бассейнындагы карда су запасы уртача еллык күрсәткечнең 99 процентын тәшкил иткән.

— Элекке еллардагы тәҗрибәдән һәм узган елгы корылык сабакларыннан чыгып, ташкын көчен икътисади мәнфәгатьләрдә файдаланырга тиешбез. Максат — сусаклагычларда массаның максималь дәрәҗәсен саклап калуга ирешү. Республика биләмәләрендәге кар катламы бу бурычны үтәргә тулы мөмкинлек бирә, — диде Юрий Пустовгаров.

Язның быелгы үзенчәлекләрен исәпкә алып шуны да билгеләргә кирәк, кар суларының ныклап туфракка сеңүе дә көтелә. Быел Агыйдел бассейнында җир катламының туңу тирәнлеге 50-60 сантиметрдан артмаган. Бу элекке еллардагыдан  35-45 процентка түбәнрәк. Кыскасы, быел кар ничек кенә күп күренсә дә, аның туфракка яхшылап  сеңүе икътисади яктан караганда дә, хәвефсезлеге буенча да отышлы.

Шул ук вакытта, дип билгеләде Премьер-министр урынбасары, кар суларының җиргә сеңүе һич тә тынычланырга урын калдырмаска тиеш. Республика Хөкүмәте кабул иткән язгы ташкынга каршы көрәш чараларына ярашлы, су басу куркынычы янаган торак пунктлары, предприятие һәм корылмалар ныклы контрольгә алынырга һәм аларның һәркайсы буенча тәгаен эш планы билгеләнергә тиеш. Табигый каза куркынычы көтелгән халык яшәгән урыннарда матди-техник ресурслар туплау, ышанычлы элемтә чараларын булдыру бурычы куелды.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе начальнигы урынбасары Закир Хуҗиәхмәтов билгеләвенчә, быел ташкын чорында су басу ихтималы булган 15 муниципаль берләшмәгә караган 63 торак пункты булу ачыкланган. Биредә 10 мең чамасы кеше яши.

Киңәшмәдә шулай ук Уфа шәһәренең түбән өлешләрендәге йортларның, шулай ук Күгәрчен, Краснокама, Кушнаренко, Мишкә, Благовещен, Тәтешле, Дүртөйле, Кырмыскалы һәм тагын берничә районның кайбер авылларына ташкын суы керү ихтималлыгы һәм аңа каршы әзерлек чаралары билгеләнде. Юрий Пустовгаров үзенең чыгышында язгы ташкыннан файдаланып, кайбер предприятие һәм оешмаларның зур күләмдәге чүп-чар һәм производство калдыкларының агым елгаларга түгәргә тырышуын һәм шуның белән әйләнә-тирәгә зур зыян килүен ассызыклады. Премьер-министр урынбасары фикеренчә, мондый кыргый эшкә юл куйган җитәкчеләргә карата административ җәза бирү генә аз һәм аларны җинаять җаваплылыгына тарттыру турында сүз алып барылырга тиеш.

Очрашуда республикада хуҗасыз калган гидротехник корылмаларның да бихисап булуы ачыкланды. Йөзгә якын шундый объект өчен беркем дә җаваплы түгел. Милек хуҗасы яки аны тәртиптә тотучы юридик берәмлек булмау язгы ташкын чорында күңелсез хәлләргә китерүе мөмкин. Тиешле органнарга якын вакытта мондый корылмаларга контрольне көчәйтү бурычы куелды.

Республиканың өч төп елгасы — Агыйдел, Караидел һәм Дим бассейннарында су запасының гадәттәге уртача еллык  күләмендә булуыннан чыгып шуны әйтергә була: суның максималь биеклеккә күтәрелүе уртача күрсәткечтән бер метрга түбәнрәк көтелә. Ташкынның иң югары ноктага җитүе апрельнең соңгы декадасы — май башларында көтелә. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлек мониторингы идарәсе начальнигы Юрий Ферапонтов сүзләренә караганда, Башкортстанда март аенда көндез һава температурасы плюс 3-8 градуска кадәр күтәрелсә, төнлә минус 5-10 градус булачак.

Алдагы ярты еллыкка да һава торышында сюрпризлар аз көтелми. Апрель гадәттәге еллардан бераз салкынрак булса, май аенда җылырак көтелә. Явым-төшем апрель-майда нормадагыдан 8-20 процентка күбрәк булмакчы. Июньдә яңгырларның нормадан 15-25 процентка азрак булуы бераз сагайта. Июль һәм август айларында аномаль хәлләр көтелми, җылы көннәре дә, явым-төшем дә нәкъ кирәк кадәр булачак. Сентябрь җылы һәм коры килә, дип кисәтә белгечләр. Җылылык гадәттәгедән 1,5-2 градуска югары, дип фаразлый синоптиклар. Явым-төшем 15-20 процентка кимрәк көтелә.

Әлегә болар фаразлар гына. Язның яңа гына ишек кагуын һәм алда карлы ике ай көткәнен исәпкә алганда, белгечләрнең дә ялгышуы ихтимал. Табигать белән килешеп тә, аңлашып та булмавын Юрий Пустовгаров үзе дә ачыктан-ачык әйтте. Димәк, табигать мәрхәмәтлелегенә түгел, үзебезнең көчебезгә ныграк ышанырга кирәк булачак.

Олег ТӨХВӘТУЛЛИН.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»