11.03.2011 - Көнүзәк

Сайлау — мөһим чара

13 мартта үтәчәк сайлауларга әзерлек кысаларында Туймазы районында авыл китапханәләре дә күләмле мәгълүмати-аңлату эше алып бара. Әйтик, Нөркәй авылы китапханәсендә “Сайлаучыга ярдәмгә” стенды, “Авыл сайлаулардан сайлауларга” папкасы, фотокүргәзмәләр, альбомнар, башка күргәзмә материаллар булдырылган. Шушы рәвешле китапханәгә килүчеләрнең алда торган сайлаулар турында да тулы мәгълүмат алу мөмкинлеге бар. Һәм бу эш барлык китапханәләрдә дә диярлек оештырылган.

— Бу очраклы түгел. Авыл китапханәләре хезмәткәрләренең күпчелеге үзләре дә участок сайлау комиссияләре эшендә катнаша. Димәк, халык белән эшчәнлекне нәтиҗәле оештыру өчен, тәү чиратта алар үзләре әлеге өлкәдә ныклы әзерлекле булырга, шәхси үрнәк күрсәтергә тиеш, — ди бу уңайдан Туймазы районының үзәкләштерелгән китапханә челтәре директоры Әлфия Шәйдуллина.

Нөркәй мәктәбенең тарих һәм җәмгыятьне өйрәнү дәресләре укытучысы Римма Якупова урындагы китапханә мөдире Гөлйөзем Сафиуллина белән берлектә яшьләр арасында “Синең сайлау — синең хокукың” дигән темага тест та үткәргән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, җаваплардан күренүенчә, күпчелек яшьләр сайлауларга уңай карашта һәм, мотлак, тавыш бирүдә катнашачаклары турында белдергән.

Гөлйөзем Сибәгатулла кызы башлангычы белән китапханәдә шулай ук яшь сайлаучы көне үткән. Анда Собханкул авыл хакимиятеннән вәкилләр яшьләргә сайлауларның тарихы, аның яшәештәге урыны, 13 мартта сайланачак депутатлар алдында торган бурычлар, хәл итәсе мәсьәләләр турында җиткергән. Бер үк вакытта гамәлдәге депутатлар корпусы эшчәнлегенә дә эзлекле анализ ясалган.

Билгеле, урындагы башкарма органнарның шушы рәвешле эшчәнлеге халыкның сайлау активлыгын күтәрүгә булышлык итә. Бу җәһәттән Туймазы районында Бердәм тавыш бирү көненең гадәттәгечә оешканлык белән үтәчәгенә зур өмет баглыйлар.

Рим ГӘРӘЕВ.

Туймазы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»