11.03.2011 - Көнүзәк

Авыр проблеманы җиңел законнар хәл итә алмый

 

Моннан сигез ел элек Русия Президенты Указы нигезендә наркотик һәм психотроп матдәләр әйләнешенә контрольлек итүче органнар оештырылган иде. 2008 елдан бу көн рәсми рәвештә наркоконтроль хезмәткәрләре көне буларак билгеләнә.

Сигез ел дәвамында РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 14 мең җинаять ачыклаган, шуларның 10,8 меңе авыр һәм аеруча авыр дип билгеләнгән. Өч мең җинаятьне оешкан төркемнәр кылган, наркополицейскийлар 527 притонны юкка чыгарган. Бу саннарны журналистлар белән очрашу вакытында республика наркоконтроле җитәкчесе урынбасары Виталий Мартынов җиткерде.

— Шушы хезмәт оештырылганнан бирле республикада наркотиклар белән эш итүчеләргә карата тугыз меңнән артык җинаять эше ачылган, 5500гә якын граждан җаваплылыкка тарттырылган, 2600дән артык кеше хөкем ителгән, — дип белдерде ул. — Законсыз әйләнештән 1520 килограмм наркотик алынган, исәпләүләр буенча бу 350 миллион бер тапкыр кулланучы дозага туры килә. “Кара базар”да ул кәсепчеләргә бер миллиард сум табыш бирер иде.

Виталий Васильевич җәй көне үткәрелгән киңкүләмле операцияне мисалга китерде. Сигез төркемне берләштергән оешмада исәпләнүче 200 кеше наркотиклар ташу һәм сату белән шөгыльләнгән. Әфганстан, Кыргызстан, Таҗикстандагы әшнәләре белән “дуслык күпере” булдырган бу эшем ияләреннән 60 миллион сумлык 40 килограмм наркотик алынган. Оешманың 90 кешесе җинаять җаваплылыгына тарттырылган.

Республикада биш меңнән артык наркоман рәсми теркәлгән, кайбер мәгълүматлар буенча 80 мең тирәсе кеше наркотик куллана. Былтыр шушы зәхмәт 215 кешене кара гүргә керткән.

— Бигрәк тә дезоморфин дигән афәт ябырылгач хәлләр кискенләнде, — ди Виталий Мартынов. — Аптекаларда бик арзан хакка гына сатылган составында кодеин булган даруларны наркоманнар гына ала. Аларны рецепт белән сатуны җайга салу өчен озак көрәштек, ниһаять, тиздән шундый карар көченә керәчәк.

Русиядә наркоманнарны дәвалау һәм тернәкләндерү дә тиешле дәрәҗәдә башкарылмый. Ил буенча нибары 10 дәүләт һәм 600 коммерция нигезендә дәвалаучы учреждение исәпләнә. Әфьюнчыны мәҗбүри дәваларга ярамый, кесәсендә биш грамм героин табылу да закон бозуга керми. Үзе өчен бит, әйдә агулансын, янәсе. Әле Җинаять кодексында алтмыштан артык мәддә буенча җәзаны йомшарттылар, дәүләтнең хәзер җинаятьчеләр алдында да яхшы булып күренәсе килә.

Ә менә Виталий Мартынов наркотик сатучыларга җәзаны катылату ягында. Алай гына да түгел, ул гомумән үлем җәзасын кертү яклы.

— Наркотик сатучы үзе аны кулланмый, ул безнең балаларны гына агулый һәм шуннан табыш ала. Тотыла икән я шартлы, я бик җиңел хөкем карары белән котыла да, янә шул эшенә тотына. Ул аңлы рәвештә безнең балаларны үтерә икән, ни өчен без аны кызганырга тиеш? Әгәр дә аңа үлем җәзасы бирсәң, яисә гомерлеккә төрмәгә япсаң, биш-алты елдан утыртырга кеше дә калмас иде. Башкалар куркуларыннан бу кәсепкә тотынмас иде, — дип фикер йөртә полициянең генерал-майоры.

Уфада наркотиклар сату белән шөгыльләнгән атаклы чегән ихаталары мәсьәләсендә хәлләр бераз тотрыкланган. Бу милиция белән наркоконтрольнең актив һәм бердәм эш итүе аркасында мөмкин булган. Полициягә гади халык та ярдәм итә. Ышаныч телефонына былтыр 1600дән артык кеше шалтыраткан, шуларның яртысының сүзләре расланган.

Наркотик сатучыларны ачыклау, эзләү, тоту белән шөгыльләнүчеләрнең эше ифрат авыр һәм хәвефле. Ләкин, Виталий Мартынов әйтүенчә, республика наркополициясе үз эшенә бирелгән һәм аны намус белән башкаручы, сатылмаган һәм бервакытта да дусларын сатмаган хезмәткәрләре белән дан тота һәм уңышка ирешә.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»